Туган як
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 март 2022, 15:44

Авыруны йөгәнләү зарур!

Ел саен 24 март — Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләнә. Аны икенче төрле ак ромашка көне дип тә әйтәләр.

Авыруны йөгәнләү зарур!
Авыруны йөгәнләү зарур!

Үлемгә иң еш китерүче авырулар исемлегендә булган афәттән ничек сакланырга, аның белән көрәшү юллары нинди, төбәктә әлеге чиргә бәйле статистика ни сөйли? Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының Октябрьский филиалы сулыш органнары туберкулезы белән авыручылар өчен бүлек мөдире, табиб-ординатор, сәламәтлек саклау өлкәсендә 38 ел эш стажына ия белгеч — Хәлимә Шәймәрданова белән бүгенге әңгәмәбез шул хакта.

— Хәлимә Фарраховна, туберкулез нинди авыру ул?

— Туберкулез — социаль бәйлелекле йогышлы чир. Авыруның барлыкка килүенә бактерияләр (Mycobacterium tuberculosis) сәбәпче була. Ул кешенең теләсә кайсы органына зыян салырга мөмкин. Аның иң еш таралган, куркыныч төре — үпкә туберкулезы. Аңа дучар булучылар ютәлләү, какрык аша туберкулез микобактерияләрен һавага чыгара һәм тирә-юньдәгеләр өчен авыруны йоктыру хәвефе тудыра. Кызганычка каршы, чирнең аерым билгеләре юк. Аеруча башлангыч мәлләрдә аны сизми калырга мөмкин. Чөнки коры ютәл, зур булмаган температура, ябыгу, тиз ару кебек билгеләр туберкулезга гына түгел, ОРВИ, ОРЗ, грипп кебек авыруларга да хас булырга мөмкин.

— Туберкулез ничек йога, хәвеф төркеменә кемнәр керә?

— Авыру һава-тамчы юлы белән (мисалга, ютәлләгәндә) кешедән кешегә йогарга мөмкин. Ел саен әлеге чиргә дучар булу очракларының 90%-ка якыны 30 ил өлешенә туры килә. Күпчелектә ул өлкәннәр арасында тарала. 2020 елда туберкулез белән авыручыларның 56%-ын ир-атлар, 33%-ын хатын-кызлар, ә 11%-ын балалар тәшкил иткән. Чирнең күп кенә яңа очраклары биш риск факторына бәйле: ачлы-туклы яшәү, ВИЧ-инфекция, алкоголь куллану, тәмәке тарту һәм диабет.

— Әлеге авыруны тулысынча дәвалап буламы?

— Туберкулезны булдырмый калырга һәм дәваларга мөмкин. Моның өчен аны вакытында ачыклау мөһим. Ел саен узарга тиешле флюорография тикшеренүе чирнең кече формаларын күрсәтә, аларның азып китүен искәртә. Алты айлык сәламәтләндерү курслары якынча 85% кешегә авыруны җиңәргә булыша. Бары тик түземлек һәм даруларны вакытында кабул итү сорала. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, тугач БЦЖ-вакцинация һәм 6-7 яшьтә ревакциналау үткәрү, даими тикшерелеп тору туберкулезны кисәтү чаралары булып тора.

— СОVІD-19 пандемиясе нәтиҗәсендә 10 елдан артык вакыт эчендә беренче тапкыр туберкулездан үлүчеләр саны арткан, бу нәрсәгә бәйле?

— Дөрестән дә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) куркыныч чиргә каршы глобаль көрәш турындагы докладында шундый мәгълүмат китерелә. 2020 елда туберкулездан үлүчеләр саны 2019 елга карата артты, авыруны диагностикалау, дәвалау яки профилактика терапиясе узучы кешеләр саны һәм дә ярдәм чараларын финанслау параметрлары шактый кимеде. Бу тәү чиратта фтизиатрия хезмәтләренең үтемлелеге һәм капитал кертемнәр күләме азаюга бәйле. Күп кенә илләрдә кадрлар, финанс һәм башка ресурслар коронавируска каршы көрәшкә юнәлтелде. Ягъни, туберкулез авырулыларга үзизоляция шартларында дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итү һәм хезмәтләрне тулы күләмдә алу мөмкинлеге чикләнде. Боларның барысы да җитди нәтиҗәләргә китерде. Әйтик, 2020 елда туберкулездан 1,5 млн кеше (шул исәптән 214 мең ВИЧ-инфекцияле) вафат булган. Авырудан үлү очракларының артуы 30лап илгә туры килде. 2021 һәм 2022 елларда инфекция йоктыру нәтиҗәсендә авыручылар һәм үлүчеләр саны күпкә югарырак булачак.

Өстә әйтеп үтелгән сәбәпләргә бәйле, 2020 елда күп авыруларга туберкулез диагнозы куелмаган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләмәсе буенча, хәзерге вакытта туберкулез белән авыручы якынча 4,1 млн. кеше (2019да — 2,9 млн.) диагностика узмаган яки илләрнең рәсми статистикасына эләкмәгән. Белгечләр туберкулезга каршы ярдәмнең бар төрләрен дә алу мөмкинлеген тергезү буенча кичекмәстән чаралар күрергә чакыра. Алар шулай ук медицина тикшеренүләренә һәм инновацион эшләнмәләргә юнәлтелүче акчалар күләмен ике тапкыр арттыру зарурлыгын искәртә. ВОЗның туберкулезны бетерүгә бәйле стратегиясе 2030 елга кадәр авырудан үлем очракларын 90%-ка һәм чирлеләр санын 80%-ка киметүне күз уңында тота. 2020 елга контроль күрсәткечләр туберкулез белән авыручыларның 20%-ка, үлүчеләрнең саны 35%-ка түбәнәюен үз эченә ала.

— Төбәктә туберкулезга бәйле статистика нинди?

— 2021 елда бүлек 65 ятакка исәпләнде. Медицина персоналы белән тәэминат дәрәҗәсе 98% тәшкил итә. Белгечләр квалификациясен өзлексез медицина белеме (НМО) системасында даими камилләштерә. Сулыш органнары туберкулезы белән авыручылар өчен бүлектә 26 урта һәм 7 кече медицина персоналы эшли. Хисап елында  стационарда 257 кеше дәваланды. Үлүчеләр саны — 6 кеше (2 ир-ат һәм 4 хатын-кыз), аларның өчесе туберкулездан, икесе ВИЧ-инфекциядән һәм берсе нерв системасының расланган дегенератив авыруларыннан. Вафат булучылар арасында 30-45 яшьлекләр 2 кеше (33,3%); 45-50, 50-55, 70-75 һәм 85-90 яшьтәгеләр берәр кеше (16,6%). Шул исәптән, дүртесе Октябрьскийдан, икесе Туймазы районыннан. Социаль күрсәткечләргә килгәндә, үлүчеләр арасында 4 кеше эшсез, 2 кеше туберкулез буенча инвалидлыкта булган.

2021 елда туберкулез чире беренче тапкыр ачыкланган 94 кеше, 15 рецидивлы һәм хроник төрләр белән авыручы 121 пациент дәваланып чыкты. Дәва алучылар арасында 112 кеше Октябрьскийдан, 145 кеше районнардан (Бакалы — 15, Ярмәкәй —13, Туймазы — 87, Шаран — 30 кеше). Туберкулез һәм

ВИЧ-инфекция белән берьюлы авыручылар саны — 22 кеше (18,18%), хроник гепатитлы — 28 (23%), үпкәләрнең хроник обструктив авыруына дучар булучылар (ХОБЛ) — 20 (16,5%), хроник бронхитлы — 57 (47%), шикәр диабетлы һәм ашказаны җәрәхәтлеләр — 2-әр кеше (1,6-ар %). Үпкә туберкулезы белән ешрак хезмәткә яраклы яшьтәге ир-атлар авырый.

— Туберкулездан нинди дәвалау чаралары кулланыла?

— Авыруларны тикшерү һәм дәвалау Русия сәламәтлек саклау Министрлыгы боерыклары нигезендә үткәрелә. Бактерияләргә каршы (АБП) химиотерапиясеннән тыш физиотерапевтик ысуллар да кулланыла. Бу — ингаляция, электрофорез, ультратавышлы терапия, пневмоперитонеум үткәрү. Моннан тыш патогенетик дәвалау алымнары да мәҗбүри: гормоннар, витаминнар, антиоксидантлар терапияләре, тукымаларның үткәрүчәнлеген яхшыртучы, артык фиброзны киметүгә булышучы препаратлар куллану, гепатопротекторлар. Бактериягә каршы препаратлар һәм йогышсызландыру чаралары белән тәэмин итү вакытында башкарыла.

2021 елда туберкулез үпкә-хирургия бүлегенә (ТЛХО) 15 кеше җибәрелде, аларның бишесенә операция үткәрелде, калганнарына махсуслаштырылган ярдәм күрсәтелде. Соңгы вакытларда пациентларга белешмә бирү телемедицина консультациясе (TMK) аша башкарыла. Стационар бүлектән санатор-курорт дәвалануына 14 кешегә юллама бирелде («Аксаково» шифаханәсенә — 9, «Шафраново»га — 3, «Голубая бухта» һәм «Лесное»га — 1-әр кеше).

— Көн үзәгендәге мәсьәләләр һәм эш планнары турында да сөйләп үтсәгез иде.

— 2021 елда даруларга бирешми торган чирлеләрнең артуы күзәтелде, беренче тапкыр ачыкланган авырулар арасында авыр патологияле туберкулезның еш очрый торган формалары билгеләнде. Бүгенге көндә төп проблемаларның берсе — авыруларның тәртип дәрәҗәсе түбән булуы, алкогольле эчемлекләр, наркотиклар куллануы, санитар таләпләрне үтәмәве.

Киләчәк планнарга килгәндә, 2022 елга куелган төп бурычлар ул — медицина документлары белән эшләү сыйфатын аерым игътибарда тоту, ТМК аша белешмәләр бирүне дәвам итү, ФРБТ һәм РМИАС программаларында нәтиҗәле эшчәнлек алып бару.

— Гамьле әңгәмә өчен зур рәхмәт, Хәлимә Фарраховна! Сезгә һәм хезмәттәшләрегезгә бик җаваплы, авыр эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләп калабыз!

… Вакытында ачыкланган туберкулез тулысынча дәвалана, бу максаттан клиник хастаханәләр даими эшчәнлек алып бара, бактерияләргә каршы бушлай заманча препаратлар бирелә. Бар кеше дә елына бер тапкыр флюорография тикшеренүе узса, туберкулезның азган формаларын да кисәтеп булыр иде. Моның өчен күп тә таләп ителми: бары үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлегенә игътибарлы булырга, әйләнә-тирәдәге кешеләрне хөрмәт итәргә генә кирәк.

 

Лилия ГАБИТОВА

Аида ХАННАНОВА фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: