Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 март 2022, 10:18

Туймазы госпитале пациентларны кабул итә башлады

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.  

Туймазы госпитале пациентларны кабул итә башлады
Туймазы госпитале пациентларны кабул итә башлады

«Килешенгәнчә, Туймазыда безнең яңа клиник-диагностика йогышлы авырулар үзәге беренче пациентларны кабул итте. Сүзебездә торабыз.

Госпитальдә пациентлар һәм табиблар өчен уңайлы шартлар тудыру өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Анда кирәкле дәвалау һәм диагностика җиһазлары — КТ, УЗИ, рентген-аппаратлар бар. Һәр койка-урынга кислород тоташтырылган. Бокслар якты һәм иркен.

Госпитальдә югары квалификацияле һәм коронавирусны дәвалауда зур тәҗрибә туплаган табиблар эшли.

Пациентларга ковидтан тизрәк дәваланырна һәм республиканың барлык халкына сәламәтлек телим», — дип язган ул.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: