Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 март 2022, 17:14

180 кеше тонометрлы булды

28 февральдә Яшьләр сараенда коронавирус авыруына каршы вакциналау һәм ревакцинация үткән шәһәрдәшләр арасында Omron автомат тонометрлары уйнатылды.

180 кеше тонометрлы булды
180 кеше тонометрлы булды

Отыш шартлары буенча, прививка 2022 елның 17 гыйнварыннан 15 февральгә кадәр шәһәр биләмәсендәге поликлиникаларда, «Аструм» сәүдә үзәгендә һәм мобиль вакциналаштыру пунктында ясалган булырга тиеш иде. Җиңүчеләр очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайланды.

Кан басымын үлчәү җиһазын уйнату буенча комиссиягә Октябрьский шәһәр округының социаль үсешкә ярдәм итү хәйрия фонды директоры Александр Васильевич Малахов, Яшьләр сарае директоры вазыйфасын башкаручы Лариса Евгеньевна Скачкова, учреждение белгече Екатерина Алексеевна Селютина керде.

— Коронавирустан прививка эшләтүне стимуллаштыру максатыннан Фонд тарафыннан 180 тонометр сатып алынды, — дип билгеләде Александр Васильевич. — Бүген алар отыш шартларын үтәгән октябрьскийлылар арасында уйнатыла.

Мәгълүматларга ярашлы, акциядә барлыгы 4341 кеше катнашкан. Тәртип саннары бердәм дәүләт сәламәтлек саклау мәгълүмат системасында вакцинацияләнгән һәм ревакцинацияләнгәннәрне теркәү буенча бирелгән.

Отышның турыдан-туры трансляциясе хакимиятнең ютуб-каналында https://www.youtube.com/watch?v=i7IP gwoOzs алып барылды.

Тонометр отучылар бүләкләрен Яшьләр сараеннан барып алалар. Җиңүчеләрне котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек телибез!

Сүз ахырында. 2022 елның 28 февраленә алынган мәгълүматлар буенча Октябрьскийда 55679 кеше беренче компонент белән вакциналаштырылган. Өч көн эчендә 213 кеше прививка эшләткән. Вакциналауны 43742 кеше тәмамлаган. 7563 доза вакцина калган.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: