Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 февраль 2022, 12:42

«Биш елмы ул, яки 6 аймы — сүз кеше гомере турында бара»

Русиядә, бөтен дөньядагы кебек үк йөрәк-кан системасы авырулары үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булса, «икенче урында» онкология килә.  

«Биш елмы ул, яки 6 аймы — сүз кеше гомере турында бара»
«Биш елмы ул, яки 6 аймы — сүз кеше гомере турында бара»

Яман шеш ел саен планетаның һәр алтынчы кешесенең гомерен өзә. Галимнәр фаразлавынча, киләчәктә тиешле чаралар күрелмәсә ракның күңелсез статистикада «беренчелеккә» чыгуы да ихтимал. «Яман шеш» диагнозын кешеләр гадәттә хөкем карары кебек кабул итә. Ләкин бүгенге көндә әлеге авыру һәр очракта да үлемгә китерми, чөнки аның күп төрләре уңышлы дәвалана. Хөкүмәт белән берлектә медицина белгечләре онкологик чирләргә бәйле вәзгыятьне яхшырту өстендә даими эшли, махсус программаларны гамәлгә ашыра. Беренче чиратта бу — яман шештән үлү очракларын киметү, моның өчен авыруны башлангыч чорында ачыклау.

Башкортстанда яман шеш чире белән көрәшкә юнәлтелгән «Онкоконтроль» проекты эшләп килә. «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән чараларны гамәлгә ашыруга Русия Президенты В. Путин зур игътибар бирә. Әлеге проект чикләрендә онкология бүлекләре заманча җиһазландырыла, шулай ук амбулатор ярдәм үзәкләре (ЦАОП) оештырыла. 2012 елдан Октябрьскийда 2нче поликлиника нигезендә муниципальара онкоүзәк эшли, ул 2019 елдан ЦАОП итеп үзгәртелде. Авыруларга биредә тикшерү узарга һәм амбулатор шартларда дәваланырга мөмкин. Беренчел онкологик кабинетта Октябрьский шәһәре һәм Бакалы, Шаран, Ярмәкәй, Туймазы районнарында яшәүчеләр кабул ителә. 2021 елдан үзәк мөдире вазыйфасын табиб-онколог Царьков Евгений Александрович башкара. Яман шеш ачыкланганда пациентларның маршрутын оештыру, шулай ук медицина ярдәмен камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар турындагы мәгълүматны тапшыру өчен штаттан тыш баш онколог, онкология бүлеге мөдире Таһир Галиевич Ишморатов җаваплы.

Сәламәтлек сагына багышланган гомер

Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне уңаеннан 1нче шәһәр дәваханәсенең 1нче стационарының онкология бүлеге табиб-онкологы, югары квалификацияле белгеч Азат Гафурович Заһидуллин белән (фотода) әңгәмәләшеп алдык. 30 еллык хезмәт стажына ия медицина белгече яман шеш авыруларына кемнәрнең күбрәк дучар булуы, онкологияне башлангычында ачыклау өчен нинди тикшерүләр узарга кирәклеге, хезмәт тәҗрибәсендәге очраклар һәм башкалар турында сөйләде.

— Азат Гафурович, гәзит укучыларын үзегез белән таныштырып үтегезче.

— 1989 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, Октябрьскийга интернатура үтәргә кайттым. Яман шеш авырулары буенча специализация уздым. Остазым — Владимир Михайлович Садовников чакыруы буенча онкология бүлегендә эшли башладым. Ул вакытта ике иң авыр төркемгә кергән пациентлар безнең карамакта булды. Яман шеш һәм үлекле яралар бүлекләре иде ул. Ягъни онкология чирләреннән тыш, аяк-куллардагы эренләгән җәрәхәтләр, флегмона (үлекле ялкынсыну), зарарланган түбән очлыкларны ампутацияләү, перитонит (корсак ярысы ялкынсыну авыруы) очраклары белән эшләдек.

— Бүгенге көндә онкология бүлеге эшчәнлеге турында сөйләп үтегезче. Авырулар буенча статистика ни хәлдә?

— Яңа хирургия корпусы ачылган вакыттан онкология бүлеге анда урнашты. Пациентларга дәвалану-тикшерелү, табибларга эшләү өчен биредә уңайлы шартлар булдырылган. Бүлектә 5 табиб-онколог хезмәт куя, алар пациентларга тулы медицина хезмәтләндерүе күрсәтә.

2021 ел ахырына диспансер учетында 2402 кеше тора, диагноз куелганнан алып 5 ел һәм аннан да озаграк исәптә торучы пациентлар саны — 1369 (57%). Яман шеш диагнозы белән учетка 366 очрак (шәһәр буенча — 332) алынды. Үлүчеләр саны (исәпкә алынганнардан) — 213 кеше (яман шештән — 127, башка сәбәпләрдән — 86). Узган елда иң еш ачыкланган очраклар түбәндәгеләр булды: сөт бизләре һәм үпкә яман шеше (36-шар очрак), туры һәм кайма эчәк рагы (54 очрак), тире рагы (28 очрак), ашказаны яман шеше (26 очрак), мәни бизе (18 очрак). Авыруның 3-4нче стадиягә күчү очраклары аеруча үпкә, авыз куышлыгы, ашказаны, мәни бизе, эчәкләр рагы белән авыручыларда билгеләнә. Бу башлыча чирнең билгеләрсез үтүенә (37 очрак), табибка вакытында мөрәҗәгать итмәүгә (13 очрак) бәйле. Хисап елында диспансерлаштыру барышында 16 яман шеш очрагы ачыкланды.

2021 елда онкология бүлегендә 317, паллиатив койкаларда 21 операция үткәрелде. 282 курс химиотерапия, иммунотерапия, гормонотерапия һәм таргет терапиясе эшләнде. Узган елда 2020 ел белән чагыштырганда операциядән соң үлү очраклары кимеде (5,6 урынына 1,0).

— Нинди дәвалау чаралары кулланыла?

— Онкологияне дәвалау өч «кит»ка нигезләнә: хирургия, дарулар белән сәламәтләндерү (химиотерапия) һәм нурланыш терапиясе. Ракның яман күзәнәкләрдән гыйбарәт булуын беләбез. Бу күп төрле сәбәпләргә бәйле. Бүген яман шеш күзәнәкләрен диагностикалау дәрәҗәсе үсешә. Фән бер урында тормый, күп сандагы тикшеренүләр нәтиҗәсендә, галимнәр яман күзәнәкләргә генә тәэсир итүче яңа иммунопрепаратлар уйлап табуга иреште. Алар сөт бизләре, эчәкләр, үпкә рагы белән көрәштә яхшы нәтиҗә бирә.

Безнең бүлектә өлешчә химиотерапия һәм бихисап операцияләр эшләнә: ашказаны, эчәклек, тән тиресе, сөт бизләрендә һ. б. Яман шеш авыруы метастазлар бирә, алар башка органнарны да зарарлый, нәтиҗәдә кеше тиз үлә. Химия препаратлары аларның үсешен тоткарларга булыша. Бүлектә 4нче стадиядәге авырулар да бар, бавыр, сөякләр, баш мие метастазлар белән зарарланган булса да дәвалау нәтиҗәсендә алар 3-5 елга кадәр яши. Бу бик мөһим. Биш елмы ул, яки 6 аймы — сүз кеше гомере турында бара.

Планда — лапароскопик операцияләр үткәрә башлау.

Начар гадәтләрдән ерак тор!

— Яман шешкә китерүче сәбәпләр нинди? Онкология күпчелектә аерым билгеләрсез була дисәләр дә, организмдагы нинди үзгәрешләргә игътибар итү зарур?

— Яман шешнең барлыкка килү сәбәпләре күптөрле. Төп факторларның берсе булып яшь үзенчәлекләре тора. Олыгайган саен онкологик чиргә дучар булу ихтималы арта. Башка сәбәпләрдән тәмәке тартуны билгеләп үтәсе килә. Русиядә яман шештән үлү очракларының дүрттән бере нәкъ шушы начар гадәткә бәйле. Тагы да шундый факторлар: зарарлы шартларда эшләү, алкоголь куллану, аз хәрәкәт итү, дөрес тукланмау, кояшта озак вакыт саклагыч чараларсыз кызыну, начар экология.

Сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган, тән авырлыгы артык булган, начар гадәтләргә ия, билгеле бер авырулары булган кешеләр (гепатит, бавыр циррозы, бавырның паразитлар белән зарарлануы һ. б.) хәвеф төркемендә. Шулай ук хәвеф чыганагына инсоляция (ультрашәмәхә нурлар астында булу) керә. Кояшта артык кызыну кешенең тиресенә зыян салудан тыш, ракның иң агрессив төрләренә кергән меланоманың барлыкка килү ихтималы белән куркыныч.

Мин эшли башлаган чор белән чагыштырганда, ашказаны асты бизе рагы очраклары артты. Монда инде башлыча диета, туклану үзенчәлекләре, начар экологиягә бәйле факторлар турында сүз бара. Артык тазалык колоректаль рак, полиплар булуы эчәкләр яман шеше үсү куркынычын тудыра. Аларның билгеләре кан агу яки эчәклек функцияләре үзгәрү (эч кибү яки йомшару) рәвешендә күзәтелергә мөмкин. Моннан тыш, нәселдән килүче факторлар бар. Бу аеруча эчәклек һәм сөт бизенең яман шеше өчен хас. Гаиләләрендә онкологик авырулар булган пациентларга аерым игътибар бирергә кирәк.

Хатын-кызда иң еш очраучы авыруның бер төре — аналыктагы яман шеш. Сәбәпләре: тәртипсез җенси тормыш, еш аборт ясату, партнердан вирус күчүе, йөккә узудан саклаучы дарулар куллану, стресслар, нәселдәнлек, шулай ук бала тудырганда алган җәрәхәтләр. Әйткәндәй, кеше папилломасы вирусы аналык муентыгыннан тыш, баш һәм муен рагы сәбәбе дә булып тора. Чит илләрдә папилломадан вакциналау электән үк кулланыла, ә бездә ул әле һаман да прививкалар календаренә кертелмәгән.

Цервикаль каналдан ягымга (мазок) цитологик тикшеренү үткәрү һәм чирне вакытында дәвалау аналык муентыгы рагыннан үлү очракларын 70 процентка кадәр киметә.

Хатын-кызлар өчен табибка һәм маммографиягә мөрәҗәгать итү өчен сөт бизләрендә төеннәр хасил булу, тиредәге үзгәрешләр яки имчәкләрдән бүлендекләр килү, култык астындагы лимфатик төеннәрнең үсүе сәбәпче булырга мөмкин. Сөт бизләре рагы еш кына гормональ үзгәрешләргә (күрем килүнең яки менопаузаның соң башлануы, 30яшьтән соң бала табу, яшь булу, матурлыкны арттыру ниятендә гормональ препаратлар куллану), шулай ук югары технологияләр заманына хас психологик факторлар, стресслар кичерүгә бәйле була. Тагын бер мөһим фактор — нәселдәнлек. Мисалга, Америка актрисасы Анджелина Джоли 56 яшендә яман шештән үлеп киткән әнисенең язмышын кабатламас өчен мастоэктомия (сөт бизләрен алдыру буенча операция) эшләткән. Илебездә әлегә мондый чараларны кулланырга рөхсәт ителми. Күкрәк бизләрен даими тикшереп тору, вакытында маммография ясату бу авыруны башлангыч чорында ачыкларга яисә кисәтергә булыша.

Даими борчыган һәм үзаллы рәвештә үтмәгән симптомнар белгечкә мөрәҗәгать итүне сорый. Сәбәпсез ябыгу яки, киресенчә, тазару, хәлсезлек, тиредә төеннәр, шешләр барлыкка килү, даими ютәлләү, тәрәттә яки бәвелдә кан булу, гемоглобин күләме төшү, пигмент тапларының, миңнәрнең зураюы, төсен үзгәртүе, кычытуы — болар барысы да кичектергесез табиб белешмәсен таләп итә.

Вакытында тикшерелү — авыруны кисәтү

— Профилактик чаралар турында да сөйләшеп алыйк.

— Яман шешне дәвалаганчы аны кисәтү яхшырак, диләр. Бик дөрес сүзләр бу. Монда дәүләт күләмендә гамәлгә ашырылучы программалар әһәмиятле — начар гадәтләргә каршы көрәш (тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану), папиллома (ВПЧ) һәм В гепатиты вирусына каршы вакциналау, сәламәт тормыш алып бару өчен шартлар тудыру. Әлбәттә, һәр кеше үзенең һәм якыннарының сәламәтлек торышын кайгыртып торырга тиеш. Бу яшәү рәвешеннән алып фикерләү үзенчәлекләренә кадәр кагыла. Профилактик тикшеренүләргә җаваплы карау кирәк. Әлеге юнәлештә беренчел буын белгечләрнең эше мөһим. Статистикага ярашлы, башлангыч чорында ачыкланган 85-95 процент онкологияне тулысынча дәвалап була. Яман шешне диагностикалау кысаларында үткәрелүче тикшеренүләргә түбәндәгеләр керә. 50 яшькә кадәрге ир-атларга елына бер тапкыр күкрәк читлеге рентгены яки компьютер томографиясе (КТ), корсак куышлыгы УЗИ-е һәм ЭГДС (гастроскопия) эшләтергә кирәк, бу яшьтән өлкәннәргә ПСАга (простатик үзенчәлекле антиген) кан анализы һәм колоноскопия өстәлә.

45 яшькә кадәр хатын-кызларга ярты елга бер тапкыр гинеколог кабул итүе һәм оча сөяге УЗИ-е, ел саен күкрәк читлеге органнарына компьютер томографиясе яки рентген, маммолог тикшерүе, корсак куышлыгы УЗИ-е. 45тән олыракларга елына бер тапкыр маммография, ә 50 яшь тулгач колоноскопия ясарга киңәш ителә. Медицина тикшеренүләренә ярашлы, вакытында эшләнгән гастроскопия иртә стадиядә ашказаны рагын ачыкларга булыша, ә компьютер томографиясе үпкә яман шешеннән үлүне 20% ка киметә.

Яшәүгә өмет бар

— Ни өчен илебездә онкология белән авыручылар саны арта?

— Беренчедән, соңгы елларда гомер озынлыгы артты, моңа бәйле авырулар да күбәя. Икенчедән, диагностиканың яңа төрләрен, скрининг программаларын куллану, профилактик тикшерүләр үткәрү исәбенә онкология ешрак ачыклана башлады. Соңгы елларда Октябрьский хастаханәләренә «Онкологик авырулар белән көрәш» федераль проекты кысаларында яңа заманча җиһазлар кайтарылды: магнит-резонанс томографы, үпкәләрнең һәм ашказаны-эчәк трактының эндовидеоскопиясе өчен комплекслар һ. б. Моннан тыш фиброгастроскоплар, санлы маммограф һәм флюорограф, эксперт класслы УЗД аппаратлары бар. Бу күп кенә тикшерүләрне (ФГС, ФКС, бронхоскопия, УЗИ) бер урында узарга һәм авыруны башлангычында ачыкларга мөмкин дигән сүз.

Сүз уңаеннан, ковид пандемиясе чорында читтән торып белешмәләр бирү үзәге эшчәнлеге үсеш алды. Шушы үзәккә авыру буенча барлык мәгълүматларны юллап, арытаба тикшеренү, дәвалау буенча җавап алабыз. Бу табиблар һәм пациентлар өчен дә уңайлы, төгәл диагноз куярга булыша, озак вакытны да алмый.

— Коронавирус инфекциясенә бәйле көнүзәк темага да кагылып үтмичә булмый. Яман шеш авыруы булган пациентларга прививка ясатырга кирәкме?

— Ремиссия чорындагы онкология вакциналауга каршылык булып тормый. Кагыйдә буларак, мондый авыруларның иммунитеты какшаган була, бу үз чиратында коронавирус йоктырган очракта начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Химиотерапия вакытында вакциналау киңәш ителми, чөнки организмның көтелмәгән иммун җавап бирүе ихтимал. Прививканы дәвалауга кадәр, яки химиотерапия курсы тәмамлангач, шулай ук операциядән соң ким дигәндә ике атнадан ясарга була. Һәрхәлдә, табиб вакциналау турындагы карарны авыруның сәламәтлек торышы һәм анализлар нәтиҗәсе буенча кабул итә.

Интернетта прививка яман шеш үсешенә китерергә мөмкин дигән фаразлар да йөри. Алар дөреслеккә туры килми. Бер генә тикшеренү дә бу бәйләнешне расламый. Ковид белән чирләү күпкә куркынычрак, чөнки әйтеп үтүемчә, онкология белән авыручыларның иммунитеты начар була. Прививка исә инфекция йоктырганда да авыруны җиңелрәк кичерергә булыша.

8 сәгать операция өстәле артында

— Хезмәт тәҗрибәсендә аеруча хәтердә калган очраклар?

— Бервакыт шулай корсагы үсүенә зарланып, шәһәрдәш хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул аңа эшләргә дә комачаулык итә башлагач хастаханәгә килгән. Тикшерү эчтә зур шеш барлыгын күрсәтте. Операция барышында (аны Е. Царьков белән үткәрдек) бөергә берегеп үскән 12 килограммга! якын авырлыктагы шешне кисеп алдык. Бу очракта бөерне саклап калу мөмкин түгел иде. Бәхеткә, шеш зарарсыз, ягъни ракка әйләнмәгән булып чыкты.

Икенче очракта Бакалыдан 24 яшьләрдәге егетне кабул иттем. Ул эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге белән килгән иде. Эчәгендә 3нче стадиядәге яман шеш, ул сидек куыгы һәм сидек юлларына үрелеп үскән. 8 сәгатьлек операция барышында бу шешне миллиметрлап кисеп алдык, сидек куыгының яртысын диярлек алып ташлап, трубка куйдык, эчәклекне корсакка чыгардык, сидек юлларын саклап кала алдык. Бер елдан эчәкне кире ялгадык, сидек куыгы төзәлгән иде. Химиотерапия үткәрдек. Бу очрак биш еллап элек булды, бүгенге көндә ул егет исән.

— Онколог һөнәрен сайлаучыларга нинди сыйфатлар хас?

— Бу өлкәдә эшләүче табиб кына түгел, психолог та булырга тиеш. Чөнки яман шеш авыруы турындагы хәбәрне пациентка җиткерү җиңел түгел. Кешене шок хәленнән саклау, аның үз-үзенә бикләнүен, төшенкелеккә бирелүен кисәтү мөһим. Әлбәттә, авыруның гаиләсе, балалары, дуслары янында булуы, теләктәшлек күрсәтүе дә зур әһәмияткә ия.

Табиб-онколог эшенең үзенчәлекләренә бәйле, әлеге һөнәрне авыруларның хәленә керә белүче, аларны ихластан кайгыртучы кешеләр сайлыйдыр. Бер сүз белән әйткәндә, битараф җанлылар биредә эшли алмас иде. 3-4нче стадияләрдәге яман шеш, ягъни паллиатив пациентлар белән эшләве аеруча кыен. Бу башлыча рухи халәткә кагыла, чөнки әлеге стадиядә сүз инде савыгу турында түгел, ә бәлки авыруга гомеренең соңгы этапларын мөмкин кадәр җиңелрәк, көчле авыртынуларсыз кичерү өчен кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү хакында бара. Табиб өчен иң авыры — пациентны үлемнән йолып калу мөмкин булмавын аңлау. Әлеге чирнең олылар белән беррәттән яшьләрне дә читләтеп үтмәве аеруча аянычлы хәл. Кызганычка каршы, яшьләрдә яман шеш аеруча тиз үсеш ала, метастазлар бирә. Бу яшь организм үзенчәлекләренә бәйле. Ашказаны рагының агрессив чагылышы, йөклелек чорында сөт бизләре яман шешенә дучар булган пациентлар белән дә очрашырга туры килде. Мәкерле авыру аркасында сабыйларын калдырып китеп барган әниләрне, онкологиядән иза чигүче балаларны күрү күңелне сыкрандырмыйча калалмый…

«Медицинасыз тормышымны күзаллый алмыйм»

— Сезнең өчен онколог һөнәре — күңел чакыруы буенча сайлаган эшме?

— Әйе. Мин кечкенәдән әлеге мохиттә тәрбияләндем дияргә була, әнием шәфкать туташы һөнәренә ия, аның кыз туганнары да сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйле. Мәктәпне тәмамлагач та БДМУга юл алдым, әмма балл җитмәү сәбәпле укырга керәлмәдем һәм армиягә киттем. Хәрби бурычны үтәп кайткач янәдән бәхетне сынап карадым һәм бу юлы миңа уңыш елмайды, медицина университеты студенты булдым. Хирургия — тормыштагы максатым. Бу өлкә минем өчен бик якын, аңлаешлы. Операция эшлисең, аның нәтиҗәсен шунда ук күрәсең, кеше дәваланып кайтып китә, дигәндәй. Ә менә онкология бүлегендә эшли башлагач, аеруча паллиатив пациентлар белән очрашкач, беренче мәлләрдә бераз шок кичердем. Биредә пациент турында һәрчак хәстәрлек күрү зарур, аның торышы операция, дәвалау чараларыннан соң да гел күзәтүдә тотыла.

Ничек кенә булса да, шушы һөнәрне сайлавыма үкенмим. Алай гына да түгел, үземне медицинадан башка күз алдына да китерә алмыйм. Танышларым: «Эшкә йөрү сиңа кызыклымы?», дип сораганнары бар. Моңа уңай җаваплыйм, чөнки кешеләрне дәвалау, аларга яшәү өмете бирү, үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү, әлбәттә, тормышка ямь өсти. Бүлектә дәваланып, мәкерле чирне җиңгән пациентларның ихлас күңелдән әйткән рәхмәт сүзләре исә табиблар өчен иң зур бүләк. Мәсәлән, узган атнада 83 яшьлек әбекәйгә операция үткәрдек. Эчәгендә яман шеш иде. Балалары һәм үзе белән башта сөйләштек, операция эшләмәүнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген, эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге булуы мөмкинлеген аңлаттык. Һәм ул тәвәккәлләде. Шөкер, барысы да уңышлы үтте, әбекәй инде хастахәнәдән чыкты. Аның: «Әй, улым, рәхмәт сиңа!», дип чын күңелдән әйткән сүзләре, изге теләкләре җанга чиксез рәхәтлек китерә, арытаба тагы да илһамланыбрак эшләргә этәргеч бирә…

Сүз ахырында. 1 февральдә Азат Гафурович матур гомер бәйрәмен — туган көнен билгеләде. Хөрмәтле шәһәрдәшкә шушы уңайдан ихлас тәбрикләүләрне җиткерәбез, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, хәерле озын гомер телибез. Сезнең кайгыртучан, җылы карашыгыз, сайлаган һөнәргә тугры булуыгыз зур хөрмәткә лаек. Кешеләр сәламәтлеге сагындагы фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт хисләребезне кабул итегез!

 

Лилия ГАБИТОВА,

Аида ХАННАНОВА фотосы.

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: