Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 гыйнвар 2022, 14:09

«Спутник М» вакцинасын кадый башладылар

Октябрьcкий шәһәрендә 12 яшьтән алып балаларга коронавирус авыруына каршы прививка эшли башладылар.

«Спутник М» вакцинасын кадый башладылар
«Спутник М» вакцинасын кадый башладылар
📌15 яше тулмаганнарга вакцинаны ата-анасы яки аны тәрбияләүче законлы вәкил рөхсәте белән кадыйлар. 15 яше тулган һәм аннан өлкәнрәкләргә исә ул үзләре риза булу шарты белән генә ясала. Әмма бу очракта да ата-ана фикере исәпкә алына.
📌Шәһәребездә вакциналау барышы турында белем бирү учреждениеләрендә балаларга һәм үсмерләргә медицина ярдәмен оештыру бүлеге фельдшеры Лилия Анузовна Зәйдуллина мәгълүмат бирде:
— Төбәктә «Спутник М» вакцинасы белән беренче иммунлаштыру узган атнада Октябрьский нефть көллияте нигезендә үткәрелде. Аның барышында 18 яшькәчә 40 студент беренче компонент белән прививка ясатты. Икенче компонент 3 атнадан эшләнәчәк. Бүген исә 8нче мәктәптә вакциналау гамәлләре башкарыла. Барысы 9 укучы иммунлаштырыла, бу — сәламәтлек торышлары яхшы булган, ата-аналары һәм үзләренең ризалыгы алынган үсмерләр. Мондый бәләкәй сан нәрсә белән аңлатыла? Эш шунда, хәзерге вакытта күп мәктәпләрдә вируслы авырулар саны артуы күзәтелә, күп сыйныфлар карантинда. Инфекция билгеләре булган, хроник чирләре кискенләшкән балаларга прививка ясау кичектерелеп тора.
Шәһәргә әлегә 60 доза «Спутник М» вакцинасы кайтарылды. Иммунлаштыру алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Шунысын билгелисе килә: укучылар прививка ясатуга уңай караш күрсәтә, моның куркыныч инфекция йоктыруны кисәтү чарасы булуын аңлый. Әти-әниләр дә балаларының фикерен хуплый, үз ризалыгын бирә. Әйткәндәй, бүген прививкага күп кеше язылган иде, әмма алда билгеләп үтүемчә авыру таралу нәтиҗәсендә шактый укучылар дистанцион укуга күчте.
Вакциналаштырылган балалар ике көнгә укудан азат ителә. Алар бу вакытны өйдә үткәрергә, җәмәгать урыннарына, кибетләргә, күңел ачу урыннарына йөрергә тиеш түгел. Бу авырулар белән бәйләнешкә керү, чир йоктыру ихтималын кисәтү өчен мөһим. Ата-аналар балаларының сәламәтлек торышын күзәтүдә тотарга, температурасын үлчәп торырга тиеш, таләп ителгән очракта температураны төшерүче дарулар кулланырга киңәш ителә. Әйткәндәй, моңарчы прививка эшләткән 40 студент арасыннан 1-2се генә температурасы 38 градускача күтәрелүен билгеләде. Бу инде гадәти күренеш санала.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.
 
Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: