Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 гыйнвар 2022, 13:20

Йөрәк өчен файдалы 10 ризык

Безнең йөрәк көнгә 24 сәгать, атнага 7 көн эшләп тора, без аңа һәр сулышыбыз өчен бурычлы. Иң мөһим әгъза беркайчан да туктамый! Ә нинди ризыклар «мәхәббәт символы»н саклап тора?

  1. Исемлектә балык лаеклы рәвештә беренче урында. Йөрәк эшчәнлегендә ул иң әһәмиятле булышчы. Кызыл балык йөрәк ритмындагы сикерешләрне киметүче, триглицерид дәрәҗәсен төшерүче Омега-3 май кислоталарына бай. Бу очракта сёмга балыгы бик яхшы. Тунец та аннан калышмый (ләкин филе яки майсыз консерва рәвешендә әйбәтрәк). Болардан тыш, Омега-3 скумбрия, сельд, күл фореле, сардина, анчоус балыкларында бар. Балык белән маташырга вакытыгыз һәм теләгегез булмаса, йөрәк өчен кирәк булган майлы кислоталарны һәм витаминнарны витамин комплексларыннан алыгыз.
  2. Чикләвекләр (әстерхан, эрбет, миндаль чикләвеге) кан тамырларын саклаучы һәм кеше организмына уңай тәэсир итүче аргинин аминокислотасына бай. Чикләвекне көнгә берничә тапкыр куллану йөрәк өянәген 30-50%ка киметергә мөмкин. Аргининны кеше организмы эшләп чыгара, ләкин күп очракта җитми ул безгә.
  3. Кызыл шәраб кына түгел, агы да йөрәк өчен файдалы антиоксидантларга бай. Күпләргә таныш ресвератрол исә виноградның барлык сортлары кабыгында бар. Билгеле, алкогольле эчемлекләрне чама белән генә кулланырга кирәк. Ә иң яхшысы — виноград ашагыз: анда полифенол да, йөрәк өчен файдалы витаминнар да җитәрлек.
  4. Йөрәк һәм кан тамырлары өчен беренчел салкын сыгылыштан соңгы зәйтүн мае бик файдалы. Ак май урынына зәйтүн мае куллана башласагыз, холестерин төшәчәк. Бу май составындагы полифенол исә кан тамырлары өчен файдалы.
  5. Томат — йөрәк ритмын (сикерешле аритмия, тахикардия) яхшырту өчен кулай. Ул гипертоник авыруларны, ишемияне кисәтә. Нерв системасы тотрыклы булмаган, ярсып, кызып китә торган кешеләргә помидорны ешрак ашарга киңәш итәләр. Томатның төп өстенлеге — атеросклероздан саклаучы ликопин антиоксиданты. Парда эшкәртелгән помидорда ликопин концентрациясе арта.
  6. Цитрусларга аллергия булмаса, апельсин ашагыз. Аның составында организмдагы артык холестеринны чыгаручы пектин бар. Апельсинда кан басымын көйләп торучы калий күп.
  7. Чөгендер сабак-яфраклары яки башкача аны мангольд дип йөртәләр. Бу «салат» калий белән магнийга, кан басымын җайлый торган минералларга

бай. Клетчатка, В группасы витаминнары, антиоксидантлар, лютеин, зеаксантин — йөрәк өчен барсы да файдалы.

  1. Күрәгә — киптерелгән абрикос йөрәкне холестериннан саклый. Калий, антиоксидантлар йөрәкне һәм кан тамырларын ирекле радикаллардан сакларга булыша. Табиблар, көнгә берничә күрәгә кабат инфаркт булудан саклый, ди.
  2. Солы боткасын дөрес пешерергә өйрәнегез. Консервантлы әзер боткалар алмагыз, бу очракта «Геркулес» иң яхшысы. Мультиварка эшегезне җиңеләйтер. Солыда йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә торган клетчатка күп, флавонидлар һәм калий бар. Боткага чикләвек, җиләк һәм күрәгә дә салыгыз.
  3. Һәм тагын бер файдалы продукт — кара шоколад. Ул кан басымы югары булганда файдалы. Составындагы флавонидлар кан тамырларын киңәйтә. Кан басымы нормада булган кешеләргә кара шоколад берничек тә тәэсир итми.

Йөрәк өчен файдалы продуктлар белән бергә, зарарлылары да бар. Йөрәк, кан тамырлары белән проблема булса, ярымфабрикатлар, ысланган ризыклар, гамбургерлар, колбаса, әзер соуслар, тозлы азыклар ашаудан тыелырга кирәк. Терлек мае күп булган ит урынына бозау, кролик, тавык, күркә ите кулланыгыз. Яңа пешкән ипи, камыр ризыклары да файдага түгел. Кофе, каты чәй эчү белән дә мавыкмагыз.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: