Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 гыйнвар 2022, 13:17

Вакцина ясату — авыруны җиңү

Октябрьскийда 20 гыйнвардан мобиль вакциналау пункты эшли башлавы турында гәзиттә дә, социаль челтәрләрдә дә язып чыккан идек.

Вакцина ясату — авыруны җиңү
Вакцина ясату — авыруны җиңү

Фельдшерлар махсус җиһазландырылган машинада шәһәр микрорайоннары буенча хәрәкәт итә. Шул рәвешле, кешеләргә прививканы үзләре яшәгән төбәккә якын урында ясату мөмкинлеге булдырыла. Моннан тыш, күчмә мобиль пунктта коронавирустан вакциналауга бәйле сораулар буенча медицина белгече белешмәләрен алырга мөмкин. Прививка ясатучыларның барысына да кызыксындыру сыйфатында иреклеләр һәм химаячылар ярдәмендә әзерләнгән азык-төлек җыелмасы тапшырыла.

24 гыйнварда мобиль вакциналау пункты 7нче микрорайондагы (Комсомол урамы) «Апельсин-Сити» кибетләр челтәре биләмәсендә эшләде. Иртәнге сәгать уннан инде биредә күп кенә кеше җыелды. Прививка ясатырга башлыча олырак яшьтәгеләр килгән иде. Чиратта торучылар белән бераз әңгәмәләшеп алдык.

— Җәй көнне ковид йоктырдым, — дип сөйләп китте 60 яшьләрдәге ханым. — Бик каты чирләдем, моңарчы андый авыртуларны, тән сызлауларын, хәлсезлекне тойганым юк иде. Хастаханәдән чыккач та әле озак кына аякларны чак өстерәп йөрдем. Инфекциянең тискәре тәэсире озак айлар үткәч тә үзен сиздерә икән. Күкрәк кыса, кан басымы төшә, тир бәреп чыга, чәчләр коела, күзләр начар күрә башлады… Вакыты җиткәч тә вакцина кадатырга килдем. Мондый авыруны башкача эләктерергә язмасын, прививка аңардан саклар дип өметләнәм.

Икенче шәһәрдәш вакциналауга беренче тапкыр килгән.

— Бераз дулкынланам, әлбәттә, организм ничек кабул итәр. Туганнарым прививка ясатты, салкын тия башлагандагы кебек җиңелчә хәлсезлек тойганнарын сөйләделәр, аннары барысы да үткән, хәзер үзләрен яхшы хис итәләр. Шуңа күрә мин дә барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Куркыныч чирдән нәтиҗәле саклый диләр, шулай була күрсен. Азык-төлек җыелмасы да бирәләр, бусы безнең кебек пенсиядәгеләргә кулай инде, бүгенге кыйммәтчелек заманда әз булса да ярдәм була, — ди ул.

Әңгәмәдәшләргә сәламәтлек теләп, мобиль пунктта эшләүче фельдшерлар янына үттем.

— Без — 3нче поликлиника хезмәткәрләре. Көн саен график буенча шәһәрнең төрле төбәкләрендә булып, вакциналауны үткәрәбез. Килүчеләр шактый күп, халыкның аңлаешлы караш күрсәтүе куандыра, әлбәттә. Әйткәндәй, вакциналау барышында медицина белгече киңәшләре дә бирелә. Мәсәлән, прививка ясаткан көнне өйгә кайтып җылы чәй эчәргә, ял итеп алырга, авыр эш эшләмәскә, 3 көн ванна кермәскә (укол кадаган урынны суда чылатырга ярамый). Тән температурасы күтәрелсә парацетамол, шулай ук канны сыеклата торган дарулар (1 таблетка кардиомагнил, аспиринның дүрттән бер өлешен) эчәргә.

Фельдшерлар сүзләренчә, мобиль пунктка килүчеләрне шулай ук ярты елдан ревакцинация эшләтүгә кагылышлы сораулар да борчый. «Беренче иммунлаштырудан 6 ай узгач яңадан прививка ясату зарур, чөнки антитәнчекләр күләме кими, шул рәвешле аларның чирдән саклагыч көче күпкә түбәнәя», — дип ассызыклый белгечләр.

Шәһәрдә мобиль вакциналау пункты эше 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Актуль эш графигы белән түбәндәге язма аша таныша аласыз:

27 гыйнвар, 15.00-19.00 сәгатьтә, 28 гыйнвар 10.00-14.00 сәгатьтә — Мулла микрорайонында, «Апельсин-Сити» магазины биләмәсендә.

29 һәм 30 гыйнвар (10.00-14.00) — 21нче микрорайон, 4/5 йорт, тарих-туган якны өйрәнү музее филиалы янында.

31 гыйнвар һәм 2 февраль (15.00-19.00), 1 һәм 3 февраль (10.00-14.00) — 25нче микрорайонда, «Әкият» скверы территориясендә.

4 февраль (15.00-19.00), 5, 6 һәм 7 февраль (10.00-14.00) — 34нче микрорайонда, 5нче санлы балалар бакчасы янында (2нче корпус).

8 һәм 10 февраль (15.00-19.00), 9 һәм 11 февраль (10.00-14.00) — 35нче микрорайонда, 37нче санлы балалар бакчасы янында.

12 һәм 13 февраль (10.00-14.00) — Зает микрорайонында, 4нче башкорт гимназиясе биләмәсендә.

14 февраль (15.00-19.00), 15 февраль (10.00-14.00) — Нарыш микрорайонында, «Магнит» кибете янында, мәктәп каршында.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: