Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 гыйнвар 2022, 13:30

«Иремнең үпкәләре 90 процентка зарарланган иде…»

Гөлчирә ханым (исеме үзгәртеп алынды) һәм аның тормыш иптәше өчен коронавирус авыруын йоктырган көннәр бик куркыныч булып истә калган.

Бер ай ярым элек ковид-госпитальдән дәваланып чыккан шәһәрдәш белән әңгәмәне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. Бәлки, кемгәдер уйланырга, сабак алырга этәргеч булыр ул…

— Гөлчирә ханым, гаиләгез белән коронавирус чирен йоктыру тарихын сөйләп китегезче?

— Тормыш иптәшем белән икебез дә пенсионерлар. Моңа бәйле, күбрәк вакытны өйдә үткәрәбез. Коронавирус пандемиясе башлангач аеруча сакланырга, кешеләр күп йөри торган урыннарда булмаска тырыштык. Шуңа күрә инфекция эләкмәс дип өметләндек. Әмма, кызганычка каршы, куркыныч чир безне дә эзләп тапты…Башта көчле хәлсезлек тойдык, тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелде. Ис-тәм сизүләр югалды (әйткәндәй, алар бүген — тернәкләндерү чорында да тулысынча элеккеге рәвешенә кайтмады). Ютәл булмады, әмма сулыш алуы кыенлашты, тын кысылды. Боларның барысын да сүзләр белән аңлатып бетерерлек түгел. Тоташ бөтен тән сызлый, давление «сикерә», күңелне чарасызлык, курку хисе биләп ала…

— Кайда дәваландыгыз, хастаханәдә урыннар бар идеме?

— Безне шәһәрдәге ковид-госпитальгә яткырдылар. Бу инде прививка эшләтүчеләр саны арткан, шул рәвешле авыручылар да бераз кимегән вакыт булгангамы, буш урыннар күп иде. Ярый, ирем белән икебез бергә эләгеп кереп киттек, куркыныч көннәрдә бер-беребезгә бик нык терәк булдык.

— Госпитальдә үзегезне ничек хис иттегез? Туганнарыгыз белән элемтәгә керә алдыгызмы?

— Туганнар белән тәүлек әйләнәсенә дигәндәй телефон аша сөйләшеп тордык. Бу көннәрдә нинди хисләр кичергәнне үзебез генә беләбез. Чирне бик авыр үткәрдек. Реанимациядә нинди хәлләр булгандыр, аны күз алдына да китерүе кыен. Иремнең хәле аеруча кискен булды. Үпкәләренең зарарлану дәрәҗәсе 90 процент иде. Сулыш алу органнарына тулысынча диярлек зыян килгән дигән сүз бу. Үземнең үпкәләр 15 процент зарарланган иде.

— Сезне ничек дәваладылар? Табиблар, шәфкать туташларының мөнәсәбәте нинди булды?

— Хастаханәгә эләгүчеләрдән тиз арада анализ өчен кан, мазок алалар, кан басымын, сатурацияне үлчиләр. Кислородлы махсус битлек бирәләр.

Дарулардан антибиотиклар, гормоннар, витаминнар билгелиләр, канны сыеклата торган дару ясыйлар. Үпкәләр зарарлануы шундый зур булса да, аллага шөкер, дәваланып больницадан чыктык. Врачларга, медсестраларга, техник хезмәткәрләргә бик рәхмәтлебез, алар һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер, гел йөгереп кенә тордылар, барлык кирәкле гамәлләрне югары һөнәри осталык белән башкардылар.

— Хастаханәдән чыкканда үзегезне ничек хис иттегез, бүген хәлегез ничек?

— Ковидның зәһәре бик көчле булганга, госпитальдән чыккач та хәлләр бик әйбәт түгел иде. Авыруның иң куркыныч нәтиҗәсе — ул канны куерта, тромбоз китереп чыгара, нәтиҗәдә организмга кислород килми башлый. Сулыш алуы авыр булгач, кислород аппараты белән озак кына кулланырга туры килде. Бер сүз белән әйткәндә, инфекциянең последствиеләре шаккаткыч! Постковидный синдром бүген дә үзен нык сиздерә, бу физик һәм рухи яклап та чагылыш таба. Коронавирус авыруы төрле органнарны зарарлаудан тыш нервларга да зыян сала. Күп дарулар сатып алып, капельницаларны дәвам итәбез. Юллама алып, тернәкләндерү үзәгенә барырга ниятлибез. Бәлки шуннан хәлләр бераз аруланыр дигән өмет бар…

— Коронавирус белән чирләү кыйммәткә төштеме?

— Дәваханәгә ятканчы да, аннан чыккач та бик күп акчалар сарыф ителде. Әле һаман реабилитация дәвам итә, ул озакка бармаса ярый инде.

— Авырганнан соң курку калдымы?

— Ковид — бик зәһәр чир. Моны үзебездә тоеп карагач кына аңладык. Икенче тапкыр мондый авыру белән очрашасы килми. Хәзер бүтән чирләмәскә язсын дип яшибез. Барлык кешеләргә дә сәламәтлек телибез. Үзегезне һәм якыннарыгызны берүк саклагыз, халык күп булган урыннарны читләтеп үтегез, иминлек чараларын күрегез. Ә иң мөһиме, коронавирустан саклануда беренчел ысул — вакцина ясату икәнлеген онытмагыз. Дөрестән дә кирәкле әйбер бу. Авырый башлаганда: «Ярар, үзе үтәр әле», дип уйлыйсың, әмма бу алай булып чыкмый. Коронавирус гомерлек сабак бирә, тормышны бөтен булмышы белән яратырга, сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтә…

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: