Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 декабрь 2021, 14:09

Яшәүне сайлыйк

Уфада, Республика белән идарә итү үзәгендә «COVID-19: яңа чакыру» Бөтенрусия медицина форумы үтте. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада ике яңа йогышлы авырулар госпитале төзелешенә старт бирде.

Яшәүне сайлыйк
Яшәүне сайлыйк

Кунаклар иң башта Республика белән идарә итү үзәге эшчәнлеге белән танышып, кыскача экскурсия үтте һәм үзәк турында уңай фикерләрен белдерде.
Бөтенрусия форумын Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары, республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин алып барды. Чарада видеоэлемтә аша Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашты. Ул форумда катнашучыларны сәламләде һәм коронавирус белән көрәштә оператив эшләүләре һәм үз вакытында дөрес карарлар кабул итүләре өчен Башкортстанга рәхмәт белдерде. Министр безнең республиканың тиз арада ике ковид-госпиталь булдырып, яхшы үрнәк күрсәтүен билгеләде. Үз чыгышында ул пандемиянең сәламәтлек саклау системасын санлаштыру катализаторы булуын да ассызыклады. Михаил Мурашко ковидка каршы иң нәтиҗәле җавапның вакциналау булуын әйтте һәм һәркемне инфекциягә каршы прививка ясатырга өндәде. «Яшәүне сайлагыз! Без җиңәргә тиеш», — диде ул.
Русия Федерациясе Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов Уфадагы пленар утырышта Башкортстан пандемиянең беренче айларында яңа инфекцион инфраструктура булдыруның бик яхшы үрнәген күрсәтте, дип белдерде. Кыска вакыт эчендә республикада Уфа районында һәм Стәрлетамакта ике ковид-үзәк төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Бу күп кенә төбәкләргә үрнәк булды һәм хәвефне киметергә мөмкинлек булдырды, авыруга каршы көрәштә үз нәтиҗәләрен бирде.
Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, төбәкнең сәламәтлек саклау системасына яңача эшләргә, билгесезлек шартларында карарлар кабул итәргә, идарә итү мәсьәләләрендә җавап бирү тизлеген арттырырга туры килгән. Премьер-министр пандемия чорында бихисап медицина җиһазлары алынуын да билгеләде. Мәсәлән, башта үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппараты 90 данә булса, соңыннан тиз арада алар саны 712гә җиткерелгән. Андрей Назаров табибларыбызның пандемия шартларында бәясез тәҗрибә алуын да билгеләде, авыруларны кислород белән тәэмин итүгә зур игътибар булуын ассызыклады. Мәсәлән, башта тәүлегенә 20 тонна кислород кулланылса, инфекция көчле таралган вакытларда, ковидның 4нче дулкынында бу сан тәүлегенә 80 тоннага кадәр җиткерелгән. Бүгенге көнгә 23 меңнән артык пациент дәвалау алган. Премьер-министр чыгышында республикада медицина өлкәсе белән беррәттән икътисад тармагына да зур игътибар бүленүе ассызыкланды, дәүләт ярдәме чараларының ике пакеты кабул ителүе билгеләнде. Ел башында өченче пакет әзерләнә.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус белән бәйле хәл медицина ярдәменең өр-яңа, стандарт булмаган һәм тиз җайлаша торган технологияләрен оператив рәвештә төзүне таләп итте, дип өстәде. Бу яңа юнәлешләр дәвалау тизлеген сыйфатны үзгәртмичә арттырырга мөмкинлек биргән.
Форумда катнашучылар «Йогышлы авырулар» профиле буенча медицина ярдәме күрсәтү өчен матди-техник базаны һәм инфраструктураны ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты. Онлайн-тоташтыру аша иң яхшы тәҗрибәләр белән Беларусь, Казахстан, Израиль һәм Русия төбәкләре - Чиләбе, Белгород һәм Ырынбур бүлеште. Кайбер төбәкләр Башкортстан үрнәгендә ковид-госпитальләр булдырган, кайберләре безнең үрнәктә төзелеш эшләренә тотынган. Мәсәлән, Чиләбедә безнең курай чәчәге формасындагы госпитальне ромашка чәчәгенә охшатып төзегәннәр, ә Ырынбурдагы госпиталь керфекләрен ачкан күзне хәтерләтәчәк.
Медицина форумында сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итүнең роле турында аерым фикер алыштылар. Бу хакта үзенең сәламләү сүзендә Милли медицина палатасы президенты Леонид Рошаль, шулай ук Мәскәү ковид-госпитальләренең баш табиблары Валерий Вечерко һәм Денис Проценко басым ясадылар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың актив үсеш юлында булуын һәм пандемия белән лаеклы көрәш алып баруын билгеләде. Радий Фәрит улы табибларга олы рәхмәтен белдерде, аларның үзләрен саклауларын үтенде. “Без пандемиядән көчле булып чыгарга тиешбез!” — диде Радий Хәбиров.
Форумда Туймазы һәм Сибай шәһәрләре видеоэлемтә аша туры бәйләнешкә чыкты. Чара кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Туймазы һәм Сибай шәһәрләрендә яңа тиз төзелә торган йогышлы авырулар госпитальләре төзелешен башлау турында игълан итте.
Форумнан соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тантаналы шартларда республиканың коронавирус пандемиясе белән көрәштә аерылып торган медицина хезмәткәрләрен бүләкләде.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: