Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 декабрь 2021, 14:11

Вакцина: уйдырма һәм чынбарлык

COVID-19 авыруына каршы вакцина кадатуга бәйле сораулар әледән-әле туып кына тора.

Вакцина: уйдырма һәм чынбарлык
Вакцина: уйдырма һәм чынбарлык

Кайсын ясатырга дип икеләнү, ясаткач та, организмның үз-үзен ничек тотышы, имеш-мимешләр – кешеләрне менә шулар борчый. Сезнең игътибарга прививкага бәйле иң популяр сорауларга җаваплар тәкъдим итәбез.

Прививкага ничек әзерләнергә?

Вакцина ясатырга бер көн кала спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга, прививка көнендә мунча, бассейн һәм саунага барудан тыелырга, өшүдән, физик хезмәтләрдән, шул исәптән берничә көн дәвамында күнекмәләрдән сакланырга киңәш ителә. Прививка ясатканнан соң кеше күп йөргән урыннардан һәм чирле кешеләр белән аралашудан тыелып тору хәерле.

Организм вакцинага ничек җавап бирәчәк, нинди реакция күрсәтәчәк?

Прививка кадатканнан соң беренче көннәрдә ОРВИ вакытындагы кебек билгеләр булуы ихтимал. Болар – баш авырту, тән температурасының 38 градуска кадәр күтәрелүе, күңел болгану, йокымсырау һәм хәлсезлек. Бик сирәк очракта диспепсия, ашыйсы килмәү кебек билгеләр күзәтелә. Хәл начар, температура бик югары булган очракта, стероидлы булмаган ялкынсынуга каршы препаратлар кулланырга киңәш ителә. Бу билгеләр 7 көннән артык дәвам итсә, табибка күренү шарт.

Прививканы сайлау мөмкинлеге бармы?

Вакцинаны сайлау турында киңәшне табиб кына бирергә мөмкин.

Вакцинаны кемгә ясыйлар?

COVID-19 инфекциясеннән прививканы 18 яшьтән башлап өлкәнрәк, прививка ясату вакытына кискен йогышлы авыруы булмаган кешеләргә генә ясыйлар. Шулай ук 60 яшьтән узганнарга, хроник авырулары булганнарга да вакцина кадату зарур.

Йөкле хатын-кызларга нишләргә?

Вакцина хатын-кызларның репродуктив функцияләренә тәэсир итми. Йөкле хатын-кызларга үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга һәм коронавируска каршы кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Аналык һәм яралгы зурайган саен, аналыкның диафрагмага булган басымы да артачак. Бу вакытта кислород җитми, моңа үпкәләргә үтеп кергән вирусны да өстәсәк, ана кеше өчен куркыныч күпкә арта дияргә мөмкин. Шуңа да вакцина ясатып, алдан сакланырга кирәк. Шулай ук гаилә әгъзаларының барысының да прививка ясатуы хәерле.

Ни өчен прививка кадатканнан соң да битлек киеп йөрергә киңәш ителә? Прививкадан соң да авырырга мөмкинме, алайса чирне кичерсәң яхшырак түгелме?

Вакцинадан соң прививкага кадәрге кебек үк профилактика чараларын үтәргә кирәк: битлек киеп йөрергә, кулларны ешрак юарга һәм социаль дистанцияне сакларга. Бернинди вакцина да авырудан 100 процентка сакламый. Прививка ясаткан кешеләрдә дә чир йоктыру куркынычы кала. Шул ук вакытта иммунлаштыру өзлегүләрне, үлемне кисәтә алганын онытмаска кирәк.  

Әгәр кеше прививканың беренче дозасын алгач та, коронавирус йоктырса, аңа икенче дозаны алырга ярыймы?

Бу очракта вакцинаның икенче дозасын алу каралмаган. Вакцинаның беренче һәм икенче компоненты арасында кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар табылган, хроник авыруларның кискенләшкән очрагында, вакцинацияне сәламәтләнү яки ремиссиядән соң 2–4 атна узгач үткәрәләр.

Вакциналарда куркыныч матдәләр бар һәм алар сыйфатсыз, диләр...

Бусы — уйдырма. Вакцина һәрвакыт күп баскычлы контроль уза, бу инде күптән сыналган вакциналар моделе, аңа яңа антиген гына утыртылан. Бөтенләй өр-яңа вакцина дип әйтеп булмый.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: