Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 декабрь 2021, 16:40

Коронавирустан прививкаң бармы? Юк икән, эштән китәсең

Роспотребнадзор оешмалардан коронавируска каршы прививка эшләтмәгән хезмәткәрләрнең исәбен ала башлый.

Башкортстан буенча «Роспотребнадзор» идарәсе башлыгы Анна Казак хәбәр иткәнчә, мәҗбүри вакциналау исемлегенә керүче оешмаларга таләпләрне бозган өчен 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктату чарасы яный. Тикшерүләр Яңа ел бәйрәмнәрендә дә булачак, ә материаллар судка җибәреләчәк. Бу атнада рейдлар 40 предприятиедә узачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, хакимиятләр бу мәсьәләгә җаваплы карарга тиеш. Предприятие җитәкчеләренә таләпләрнең җитдилеген җиткерергә кирәк.
20 декабрьдән һәр оешма коронавируска каршы вакциналанмаган барлык хезмәткәрләрен дә эштән читләштерергә тиеш. «Госуслуги»дан алынган белешмәң юк икән, димәк, эштән китәсең! Хезмәт урының сакланса да, эш хакы түләнмәячәк.
Әгәр дә инде оешма прививка ясатмаган кешене эштә калдыра икән, аңа 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яный. Алай гына да түгел. Эш предприятиенең эшчәнлеген туктатып торуга кадәр җитәргә мөмкин, ә документлар суд органнарына җибәреләчәк.
Шуңа күрә бердәнбер чара кала, ул — прививка ясату.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: