Туган як
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 декабрь 2021, 13:37

Прививка эшләткәннәр отышта катнаша

Октябрьский шәһәренең «Аструм» сәүдә үзәгендә COVID-19дан вакциналауның махсус пункты урнашкан. Биредә көн саен 10.00-14.00 сәгатьтә прививка ясатырга мөмкин.

Прививка эшләткәннәр отышта катнаша
Прививка эшләткәннәр отышта катнаша

Вакциналау пунктында эшләүче поликлиника фельдшеры сүзләренчә, иммунлашуга килүчеләр башта анкета сорауларына җавап бирә, аларга медицина тикшерүе үткәрелә: кан басымы, температура, пульс, кандагы кислород күләме үлчәнә. Шулай ук вакциналауга бәйле мәгълүматлар бирелә.

«Аструм»дагы пунктта «Бердәм Русия» партиясенең «Безнең кайгырту» волонтерлык штабыннан прививка эшләткән 65 яшьтән олырак барлык ир-атларга һәм 60тан өлкәнрәк хатын-кызларга бүләкләр (антисептиклар һәм битлекләр) тапшырыла. «Сәламәт пәнҗешәмбе» чарасы да дәвам итә. Вакциналау пунктларында пәнҗешәмбе көнне иммунлашкан 65 яшьтәге һәм аннан да олырак шәһәрдәшләр 2 тонометр һәм 6 «сәламәтлек посылкасы» отышында катнаша. Сайлау «Рандомус» очраклы саннарны генерацияләү программасы ярдәмендә үткәрелә. 8 декабрьгә 10 тонометр һәм 30 «сәламәтлек посылкасы» уйнатылып, отучыларга тапшырылган. Киләсе отышлар 9, 16 һәм 23 декабрьдә оештырылачак. Җиңүчеләргә бүләкләрне «Безнең кайгырту» штабы волонтерлары илтеп бирә.
«Мин элеккеге медицина хезмәткәре, 46 еллык эш стажым бар, — ди отышта катнашучыларның берсе — Сәвия Суфиянова. — Гомуми практика шәфкать туташы булып эшләдем. 11 ноябрьдә ревакцинация уздым. Прививка эшләтүнең мөһимлеген яхшы аңлыйм! Тонометр отуым үзенчәлекле бонус булды. Бөтен кешене дә вакциналауга чакырып калам, интернеттагы уйдырмаларны тыңламаска киңәш итәм. Барыгызга да сәламәтлек телим!».

Лилия ГАБИТОВА.
Фотолар авторныкы һәм архивтан.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: