Туган як
+21 °С
Облачно
МАКС
Сәламәтлек
9 Июня 2020, 08:20

15 июльдән һава чикләре ачыла

Чит илгә ял итәргә бару 15 августан соң гына мөмкин булачак.

Чит илгә ял итәргә бару 15 августан соң гына мөмкин булачак.

Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чит илләргә дәваланырга, укырга, якын туганнарына ярдәм итәргә баручылар өчен һава юлларының ачылачагын хәбәр итте.
Уфа аэропорты халыкара рейсларны да хезмәтләндерә. 15 июльдән ачылачак Русия аэропортлары арасында ул да бар.
"Халыкара рейслар РФ чикләрен ачканнан соң башланачак. "Уфа" аэропорты халыкара авиаэлемтәне ачуга тулысынча әзер. Хәзерге вакытта барлык авиакомпанияләр һәм туроператорлар белән сөйләшүләр алып барыла", - дип хәбәр итте Уфа авиаузелының матбугат сәркатибе Татьяна Ризван. Июль расписаниесе формалашу очуга рөхсәт ителгән илләр исемлегенә бәйле булачагын билгеләп үтте ул.

Фото: “Башинформ”

Читайте нас