Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 март 2020, 14:46

Сабыйларны кайгыртабыз!

Бүген медсанчасть биләмәсендә урнашкан сөт кухнясында ачык ишекләр көне узды.

Бүген медсанчасть биләмәсендә урнашкан сөт кухнясында ачык ишекләр көне узды. Чара барышында әниләр җитештерү урынында булып, технологик гамәлләр белән шәхсән таныша алды. Шәһәрдәшләр шулай ук белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде. Кайберәүләр табигый сөт ризыклары әзерләнүче урынга нәниләрен дә алып килгән иде. Кечкенә малай-кызлар зур кызыксыну белән тирә-юньне күзәтте, тәмлекәйләрне тәмләп карарга да өлгерде. Иң беренчеләрдән булып эремчек һәм йогурттан авыз иткән 8 айлык Диана һәм аның әнисе бик канәгать калуын белдерде. Кунаклар җитештерү цехларын, сөтнең һәм әзер продукциянең сыйфатын тикшерү әсбаплары белән җиһазландырылган лабораторияне, складларны, суыткычларны карап чыкты.
– Бинада бөтен технологик гамәлләр ябык рәвештә уза, – ди сөт кухнясы директоры Р. Насыйбуллин. – Хезмәткәрләр кулына эченә әзер ризыклар (сөт, йогурт, эремчек) салынган, фольга белән тышланган савыт кына эләгә.
Предприятие җитәкчелеге продукция сыйфатының һәрчак югары дәрәҗәдә булачагын вәгъдәли. Киләчәктә биредә җиләк, груша, маракуйя тәме белән йогурт чыгару да планлаштырыла.
– Шәһәрдә сөт кухнясы ачылуына бик шатбыз. Сабыйлар өчен сөт ризыкларының югары сыйфатлы, бик тәмле, һәм иң мөһиме, бернинди өстәмәләрсез, табигый булуы ошый. Балалар да аларны яратып ашый, – дип уй-фикерләрен уртаклаша әниләр.
Әйткәндәй, киләсе атнадан сөт кухнясы продукциясен Комсомол, Бакча боҗрасы урамнары буенча урнашкан дүрт "Апельсин" эконом-кибете һәм 35нче төбәктәге ике кибеттән дә сатып алырга мөмкин булачак. Ә апрель башыннан табигый ризыклар әлеге челтәрнең барлык кибетләрендә дә сатылачак. "Апельсин"дагы бәяләр сөт кухнясы продукциясен сату һәм тарату нокталарындагы кебек үк булачак.
Читайте нас: