Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 февраль 2020, 13:14

Медицина хезмәте күрсәтү сыйфатыннан 89,3% кеше канәгать

Бу сан 1нче шәһәр дәваханәсенең медицина советының йомгаклау утырышында китерелде

Бу сан 1нче шәһәр дәваханәсенең медицина советының йомгаклау утырышында китерелде


Яшьләр сараенда оештырылган чараны 1нче дәваханәнең баш табибы Сергей Иванов чыгышы ачып җибәрде. Сергей Петрович эшчәнлекнең төп юнәлешләре, медицина өлкәсендәге мәсьәләләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

Арытаба сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы комитетының узган елдагы эш нәтиҗәләре, 2020 елга йөкләмәләр билгеләнде. Әлеге тема буенча комитет рәисе Зөлфия Якупова мәгълүмат бирде.

Төбәк мәҗбүри медицина иминләштерүе фондының Туймазы филиалы баш белгече, табиб-эксперт Фәрит Төхвәтшин фонд эшчәнлеге хакында бәян итте.

Бүгенге көндә санитария-эпидемиология иминлеге, ОРВИ, грипп һәм коронавирус таралуы мәсьәләсе көнүзәкләр рәтенә керә. Йогышлы авыруларны кисәтү, вакытында ачыклауга кагылышлы сорауларга БР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Октябрьский бүлеге начальнигы Нәзирә Габидуллина җавап бирде.


Утырыш барышында медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты буенча мәгълүматлар да китерелде. Бу уңайдан 1нче дәваханәнең тәүлек әйләнәсенә эшләүче һәм көндезге стационарында сораштыру үткәрелгән. Аңа ярашлы, 2019 елда медицина хезмәте сыйфатыннан 89,3%, дарулар тәэминатыннан — 85,7%, госпитальләштерүне көтү вакытыннан — 80%, дәвалаучы табиб хезмәтеннән — 96,4%, хастаханә туклануыннан 90% пациент канәгатьлек белдергән.


Гомумән, чарага нәтиҗә ясап, бүгенге көндә шәһәрнең сәламәтлек саклау системасы уңай үзгәрешләр кичерүен билгелисе килә. 2019 елда медицина учреждениеләренең матди-техник базасы яңа, заманча җиһазлар белән тулыланды. Бу «Сәламәтлек саклау» милли проектының республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ел ахырында 1нче дәваханә «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделе» («Сакчыл поликлиника») проектын тормышка ашыру буенча республикада иң яхшыларның берсе дип танылды.

Хирургия корпусын төзекләндерү дәвам итә, ул киләсе елның 4нче кварталында тәмамланыр дип күзаллана. Балалар поликлиникасында күптән көтелгән капиталь ремонт ахырына якынлаша, хәзер анда пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудырылган.


Сәламәтлек саклау өлкәсендә иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе — кадрлар җитешмәве. Бу уңайдан шәһәребез дә искәрмә түгел. Соңгы елларда әлеге юнәлештә зур эш башкарыла: хастаханәләр 45 табибка (аларның 12се — яшь белгечләр), 87 урта медицина звеносы хезмәткәренә (шул исәптән, 24 яшь белгечкә) тулыландырылды.


2020 елда да ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, матди-техник базаны ныгыту, яшь белгечләрне җәлеп итү буенча чараларны гамәлгә ашыруны дәвамлау зарур.


... Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Медицина өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән травматология-ортопедия бүлегенең табиб-травматолог-ортопеды Илшат Насыйбуллин бүләкләнде. Илшат Гамир улы турында гәзитебезнең алдагы саннарында язып чыккан идек. Хөрмәтле шәһәрдәшне мәртәбәле бүләккә лаек булуы уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез!


Фидакарь хезмәтләре өчен балалар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Айгөл Рамазанова БР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы; мәгълүмат технологияләре бүлеге начальнигы Денис Семин Октябрьский хакимиятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

1нче дәваханәнең Мактау грамотасы белән кастелянша Рәмзия Бәдртдинова, 3нче поликлиниканың йогышлы авырулар табибының шәфкать туташы Регина Киреева, ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Светлана Зыязова, 1нче операция бүлеге шәфкать туташы Ирина Лотфуллина, патологоанатомия бүлеге санитары Әлфирә Баянова, стерильләштерү бүлеге шәфкать туташы Юлия Чернова, онкология бүлеге шәфкать туташы Ләйсән Минхаҗева, 1нче реанимация-анестезиология бүлегенең шәфкать туташы- анестезист Ольга Кузнецова, 1нче терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ирина Шакирова, бала тудыру бүлеге җыештыручысы Лилия Шәнгәрәевалар бүләкләнде.


Фотолар ачык чыганактан.
Читайте нас: