Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 март 2018, 13:40

Сәламәтлек — үзебезнең кулларда!

15 мартта Яшьләр сараенда шәһәрдәшләр өчен бик файдалы сәламәтлек марафоны үтте.

15 мартта Яшьләр сараенда шәһәрдәшләр өчен бик файдалы сәламәтлек марафоны үтте.
Эш көне булуына карамастан, халык чарада актив катнашты. Араларында яшьләрнең күп булуы шатландыра. Яшьтән үк сәламәт тормыш алып барган егет-кызларыбыз мактауга лаек. Марафон барышында теләгән һәр кешегә күзләрне тикшертеп, кан басымын, авырлыкны, буйны үлчәтеп, табиблардан киңәш алырга мөмкин булды.
Уфадан килгән мәртәбәле кунак — ашыгыч медицина ярдәме хастаханәнәсенең югары категорияле баш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор — Ирина Кәрамованың сүзләре киләчәккә өмет уята: «Бүген Октябрьскийда зур күләмле кисәтү чарасы оештырылды. Сәламәт тормыш алып барган кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм вакытында дәвалау өчен һәрдаим холестерин күләмен тикшертеп торырга тиеш. Минемчә, сәламәтлек марафоннарын ешрак үткәрү, халыкка мөһим тема буенча лекцияләр уку зарур. Чөнки мондый чаралар халыкны тиз ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәтә, инфаркт, инсультны вакытында билгеләүдә булыша. Шунысы куанычлы, соңгы елларда республикада, шул исәптән Октябрьскийда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны кимүгә бара. Бу — уңай күренеш, димәк сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлек нәтиҗәләрен бирә». Ирина Марсил кызы тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану ише зарарлы гадәтләрнең, шулай ук дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнүнең йөрәккә, кан тамырларына ни рәвешле зыян ясавы һәм, гомумән, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү, сәламәтлекне ничек тәртиптә тоту турында лекция укыды.
Сәламәтлеген тикшертергә килгән халык арасында шәһәребез оешмалары хезмәткәрләре дә байтак иде. Шуларның берсе — Оксана Шәйнурова фикерләре белән бүлеште: «Мин һәрвакыт үз сәламәтлегемне тикшертеп торам, бүген дә күзләрне караттым, буйны, авырлыкны үлчәттем, кан тапшырдым. Физик халәтне яхшырту өчен сәламәт тормыш алып барырга тырышам: моңа дөрес туклану, фитнес белән шөгыльләнү керә. Шулай ук зарарлы гадәтләр белән мавыкмау, саф һавада ешрак йөрү бик файдалы. Сәламәтлек чаралары шәһәребездә ешрак оештырылсын дигән теләктә калам».
Октябрьскийда тәҗрибәле табиблар җитәрлек. Аларның һәркайсысы, медицинаның нинди өлкәсендә мәшгуль булуына карамастан, үз эшенә җаваплы карый. Медицина фәннәре докторы, 1нче дәваханәнең баш табиб урынбасары Ольга Турышева профилактика көненең уңай якларын санап үтте: «Сәламәт тормыш — ул озак яшәү нигезе. Даими тикшеренеп тору җитди авыруларны кисәтергә булыша. Бүгенге марафон һәм медицина фәннәре кандидаты И. Кәрамова укыган лекция халыкка уңай йогынты ясар дип ышанам».
Лекцияне халык игътибар белән тыңлады. Моңа кадәр үз сәламәтлегенә ваемсыз булганнарның күңеленә дә үтеп керерлек итеп сөйләде Ирина Марсил кызы. Иң ахырдан мәртәбәле кунак оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде һәм Октябрьский халкының һәрвакыт шулай уңай карашлы булып калуларын теләде.
Дөрестән дә, сәламәтлек марафонын оештыручылар тарафыннан зур эш башкарылды: халык зур чиратларсыз сәламәтлеген тикшертте, лекция барышында күп сорауларына җавап тапты һәм файдалы мәгълүмат алды. Алдагы көннәрдә дә шәһәрдәшләр сәламәтлекләрен кайгыртып торсын, якыннарына да игътибарлы булсын, чөнки сәламәтлегебез — үзебезнең кулларда!


З. НУРГАЛИЕВА, Л. ГАБИТОВА фотолары.
Читайте нас: