Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
29 гыйнвар , 16:28

Кадерле ядкарьләр күпне сөйли

Русиянең Хәрби дан — Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көненә багышлап, җирле хакимиятнең архив бүлеге дә октябрьскийлыларның героик вакыйгалары турында бәян итә.

Кадерле ядкарьләр күпне сөйли
Кадерле ядкарьләр күпне сөйли

Заһит Габдрахманов тумышы белән Төрекмән авылыннан. 1916 елда туган малай мәктәп елларында ук агач хәзерләүдә катнаша, трактор һәм «полуторка»да эшләргә өйрәнә.
Ул 1937‑1940 елларда Кораллы Көчләр сафларында, Киев хәрби округының инженер армиясе составында хезмәт итә. Шат күңелле авыл егете балалайкада һәм гитарада бик оста уйный торган була.


Илдә Бөек Ватан сугышы башлана. 122нче миномет‑укчылар полкы составында Заһит Габдрахманов Ленинградны саклауда катнаша. Безнең якташыбыз канкойгыч сугышларда каты яралана, кулсыз кала, госпитальләрдә дәвалана. Туган якларына әйләнеп кайткач та ул тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә тырыша. Җиңү көнен якынайту өчен тылда хезмәт итә.
Фронтовикның булачак хатыны Миңсылу Ленинградта яши. Төньяк башкаланың блокадасы белән күзгә‑күз очрашкан хатын‑кыз 1943 елда эвакуацияләнә.
Тиздән Габдрахмановлар гаиләсе туа, ир белән хатын биш бала үстерә.


Заһит Габдрахманов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, Миңсылу апага «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе тапшырыла. Ата‑аналарның бүләкләрен балалары кадерле ядкарь итеп саклый.
— Габдрахмановлар гаиләсе турындагы хатирәләр цифрлаштырылган һәм 2024 елда архив бүлегенең «1941‑1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына» мәгълүматлар базасына Төрекмән микрорайоны ветераннар советы рәисе Фәнүсә Таймасова һәм Раушания Фәезова тарафыннан тапшырылды, — дип хәбәр иттеләр җирле архив бүлегендә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: