Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
29 гыйнвар 2025, 16:33

Халкыбыз каһарманлыгы югалмаячак!

Быел Бөек Ватан сугышында совет халкы җиңү яулаганга 80 ел тула.

Халкыбыз каһарманлыгы югалмаячак!
Халкыбыз каһарманлыгы югалмаячак!

2025 ел тарихи вакыйгаларга һәм үлемсез истәлекләргә багышлана.
Вакыт аяусыз — сәгать телләре, кызганычка, безне халкыбыз кичкән утлы һәм сулы еллардан ерагайтканнан‑ерагайта бара. Әмма 1 418 көн һәм төн дәвам иткән, үз юлында меңләгән авыл һәм шәһәрләрне җир белән тигезләгән, күпме гаиләләрне ятим калдырган ачы афәт турында сөйләрдәй тере шаһитлар безнең арада сирәк калып килүгә карамастан, бу хакта онытырга хакыбыз юк.


Кадерле, укучыларыбыз! Тарих битләренә кан белән язылган вакыйгаларны онытмыйк, аларны җуелмаслык итү өчен, үз өлешебезне кертик. Узганын белмәгән кавемнең киләчәге юк!
Бөек Ватан сугышы һәм 1945 елның май иртәсе бүләк иткән Җиңү көне белән бәйле истәлекләр бәлкем сезнең йөрәгегез түренә салып куелгандыр? Бәлкем гаилә архивларыгызда һәм фотоальбомнарыгызда фронтовиклар, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының сурәтләре сакланадыр?


Безнең редакция белән элемтәгә керегез! Без сезне тыңларга һәрвакыт әзер.

Автор: Аида Ханнанова
Читайте нас