Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
29 гыйнвар , 15:41

900 көн камалышта — тиңдәшсез батырлык!

Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүгә 81 ел тулу уңаеннан Яшьләр сарае волонтерлары ул вакыттагы барлык сынауларны кичергән якташларыбыз янында кунакта булдылар

900 көн камалышта — тиңдәшсез батырлык!
900 көн камалышта — тиңдәшсез батырлык!

Волонтерлар блокаданың дәһшәтле чорлары турындагы тарихларны зур рәхмәт хисе белән тыңладылар, тормыш турында сөйләштеләр һәм бу хатын‑кызларның көчле рухына һәм позитивына сокландылар. Рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


Лилия Торгашева Ленин‑град өлкәсенең Токсово авылында туа, аннары бөтен гаиләсе белән Ленинградка күченеп килә. Алар Лигов‑ская урамында яши. Лилия Алексеевнаның әти‑әнисе — Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Әнисе — Башкортстанның атказанган табибы, Октябрьскийда 1нче поликлиникада баш табиб, ә әтисе БЗ НР тресында баш икътисадчы булып эшләгән.
1942‑1943 елда 5‑6 яшьлек Лилия балалар йорты белән бергә автобуста Иваново шәһәренә китә. Алардан соң барган автобус шартлатылганын ул бүген дә оныта алмый. 1952 елда Октябрьскийга күченеп килә, нефть көллиятен тәмамлый һәм 36 ел НГДУда геолог булып эшли.


Галина Савчукның Ленинград камалышы вакытында ике абыйсы ачлыктан үлә. 1942 елда ике яшьлек кыз, әнисе һәм сеңлесе белән бергә, Бүздәк районына эвакуацияләнә. 1970 елда тормыш иптәше белән Октябрьскийга күченә һәм 36 елга якын МУ‑1дә инженер булып эшли. Галина Трифоновнаның ике кызы бар, оныгы һәм оныкчыгы Мәскәүдә яши.
Мария Осипова Ленин-градның Пушкин урамында яшәгән. 5‑6 яшендә балалар йорты белән башта Кострома, аннары Ивановск өлкәсенә эвакуацияләнә. Ижау педагогия техникумын тәмамлап, Североуральск шәһәренә юллана. Беренче ире Геннадий Черемухин белән Октябрьскийга күченеп килә, 15 елдан артык «Почемучка» балалар бакчасы мөдире булып эшли. Мария Николаевнаның кызы һәм ике оныкчыгы бар.
Галина Волкова гаиләсе белән Ленинградның үзәгендә яшәгән. Бабалары — төп петербурглылар, беренче буында 15 бала булган. Интеллигент гаилә һәр балада сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән. Кызыклы факт — бабасының бертуганының улы Сергей Есенин булган.


Кечкенә Галинаның әтисе 29 яшендә атыш вакытында һәлак була. Ладога аша Уфага кадәр эвакуацияләнгән гаилә озын юл уза. «Поездда шартлар коточкыч иде — салкын, ашарга юк, әнигә әйберләрне ризыкка алмаштырырга туры килде», — дип искә ала Галина Кирилловна.
Озак вакыт Бөре районында яшәгәннәр. Аннары Октябрьскийга күчкәннәр. Галина Волкова түбән вольтлы заводта электр технологы, хәтта эретеп ябыштыручы булып та эшләгән. Кызы һәм оныклары Самарада яши.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: