Барысы да Җиңү өчен!
27 Января 2025, 13:14

Ленинград белән бергә илне дә саклап калганнар

«Солдат уйлары» мемориалы янында Ленинград камалышын өзү көненә багышланган митинг узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ленинград белән бергә илне дә саклап калганнарЛенинград белән бергә илне дә саклап калганнар
Ленинград белән бергә илне дә саклап калганнар

27 гыйнварда ил истәлекле датаны — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтә. Герой-шәһәр 872 көн камалышта була.

Октябрьскийлыларга, халык батырлыгы турында искә төшереп, шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский мөрәҗәгать итте. Ул блокада башланганда Ленинградта 2 миллионнан күбрәк кеше булуын билгеләп үтте.

 - Фашистлар Германиясе шәһәрне кызганмый: Ленинградка 150 меңнән артык снаряд ташланган. Әмма шул ук вакытта шәһәр яшәвен дәвам итә: предприятиеләр, театрлар эшли, — дип искә төшерде мемориал янына җыелган шәһәрлеләргә Алексей Евгеньевич.

Бу көнне шәһәр халкы, мәгариф учреждениеләре укучылары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм офицерлар Ленинградны һәм Ватанны саклап калган сугышчыларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтте.

- Җиңү өчен барысын да эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт әйтәбез. Без халкыбызның батырлыгын һәм каһарманлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз, - дип ассызыклады Алексей Пальчинский.

Бер минут тынлыктан соң, октябрьскийлылар мемориалга чәчәкләр салдылар.

 

Анастасия АВЕРИНА

 

Ленинград белән бергә илне дә саклап калганнар
Ленинград белән бергә илне дә саклап калганнар
Ленинград белән бергә илне дә саклап калганнар
Ленинград белән бергә илне дә саклап калганнар
Ленинград белән бергә илне дә саклап калганнар
Ленинград белән бергә илне дә саклап калганнар
Автор:Аида Ханнанова