Без гаиләдә биш кыз туганбыз. Безне яратып сөйгәндә әткәем: «Мин кызларымны бер генә ир балага да алыштырмам», — дия торган булган. Әллә күңеле белән мәңгегә аерыласын сизде микән?
Әткәебезне фронтка Бөек Ватан сугышының беренче көнендә үк алып китәләр. Әнкәебез безне, биш кызын кочаклап, елап басып кала, ул вакытта берсеннән‑берсе кечкенә балалар әле кул арасына керерлек булмаган.
Әнкәем көчле рухлы, сабыр, бик уңган кеше иде. Аңа нинди генә эшләр башкарырга туры килмәгән — үгез җигеп җир сөрү, иген чәчү, печән чабу, ашлык уру, өй җылыту өчен утынны бәләкәй чана белән ташу... Атлар сугышта. Сыер асрадык, бакчада — бәрәңге, тик тамак ипигә туймады. Ничек яшәгәнбездер, Ходай үзе генә белә.
Беребез үлеп киткән, дүртәү калганбыз. Үсә барганбыз, әнкәебезгә җиңелрәк булсын дип, кәсеп эзләп, чыгып китә торганбыз. Дүртебез дә Корыч мәктәбендә укыдык, үз язмышларыбызны, үз милләтебез кешеләрен очратып тормыш кордык. Аллага шөкер. Әнкәебезнең, биатай‑бианайның сүзләрен тыңлап, аларның теләкләрен үтәргә тырышып яшәдек. Аларны мәңгелек җәннәткә озаттык.
Әйе, безнең балачактан алып үзаллы тормыш коруга кадәр булган яшәүне тулаем язсаң, өч томлы китап булыр иде. Гаяз Сафинның дүрт кызыннан туган унике оныгы бүген дөнья көтә. Аларның алтысы — ир бала, алтысы — кыз бала. Ир‑егетләрнең һәркайсы армия хезмәтен үтәп кайтты. Хәтта Корыч‑Каран авылында яшәгән туганыбызның улы Наил — Әфган сугышы ветераны. Үземнең улым Зиннур да хезмәтендә гел мактаулы булды. Шунысы зур сөенеч, һәркайсы укып, файдалы һөнәрләр алып, эшлиләр һәм яшиләр.
Әткәебез турында мәгълүмат шундый: Гаяз Сафа улы Сафин 1903 елда Бакалы районының Иске Корыч авылында туган. Рядовой минометчы 1942 елның 7 ноябрендә җәрәхәттән вафат булган. Ул Сталинград өлкәсенең Евлампиевский хуторында җирләнгән. Бу хакта Бакалы районы гәзитендә язылган иде. Шул гәзит белән эзтабарлар отрядына, Равил Кашаповка мөрәҗәгать иттек. Әмма, кызганычка, теләгебез тормышка ашмады...
Бар теләгем шул — исән чагымда Корыч авылы һәйкәлендә уеп язылган әткәемнең исемен күреп, чәчәк бәйләме сала алсам иде. Амин!
Миңа бүген 87 яшь. Беренче сугыш сабый чакка туры килгән, бөтен авырлыгын аңлап та җиткермәгәнбездер. Бүген икенче канлы бәрелеш бара. Шул хакта, кыела торган гомерләр турында уйлап, йөрәгем әрни, бер генә көнне дә еламый калмыйм. Ходай Тәгаләдән Хөкүмәт белән җитәкчелек итүче патшаларыбызга акыл һәм зирәклек, адәм балаларына дуслык һәм бердәмлек сорап, догалар кылам.
Наилә ГАФИАТУЛЛИНА