Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
13 Май 2023, 16:54

Йөрәкләрдә төзәлми яралар

Мин Башкортстанның Туймазы районы Өязетамак авылында 1933 елны туганмын.  

Йөрәкләрдә төзәлми яралар
Йөрәкләрдә төзәлми яралар

Безнең авыл бик матур һәм зур иде. Авылның уртасыннан — инеш, ә көнбатыш ягыннан уралып-уралып Ык елгасы ага. Ык елгасының ике ягында да болын-әрәмә җәелеп ята. Печәнгә, җиләк-җимешләргә бик бай иде. Без шул Ык суында су кереп, чыныгып үстек дияр идем дә бит, үсергә өлгермәдек, безне каты сугыш кайгысы басты. Миңа алты яшь вакытында, 32 яшендә, дүрт баласын калдырып, әниебез үлеп китте. Әтиебез ялгыз калды, ярый әле 1940 елны өйләнеп өлгерде, без үги әниле булдык. Ә инде 41нче елның август аенда әниебез, ике айлык сабыен күкрәгенә кысып, әтине сугышка озатты. Нинди гөрләп яшәгән халык, аяз көнне яшен суккан кебек, тынып калды.

Авылыбызда җиде еллык мәктәп бар иде. Анда укыткан ир-егетләр дә, балалар белән саубуллашып, сугышка киттеләр. Шулай итеп миңа 1941 елны

8 яшь тулды. Әти миңа, укырга барасың кызым дип, тактадан матур итеп сумка ясап биргән иде. Шул сумканы җиде ел буена саклап кына йөрттем. Әтиләр сугышка киткәндә, ат арбасына утырып, урам буйлап җырлап узалар иде. Безнең әти дә, капка төбенә басып, болай дип җырлады:

Без сугышка киткән чакта,

Авыл капкаларын япмагыз.

Минем балалар болай да ятим,

Ятим диеп, аларны какмагыз.

Авылыбызның бар кешесе — карты-яше һәм балалар колхоз эшенә ябыштык. Сигез яшемнән шул 2-3 айлык баланы карау минем өскә төште. Әни кайда эшләсә, мин шунда булдым. Ул вакытта балаларга чүп утаган өчен ярты стакан он бирәләр иде. Көтү кугач, чыгып китә идек. Көтү кайтканда, кайта идек. Көне буе ач килеш эшләдек, кайчак эчәргә су да булмый иде. Язын колхозда бәрәңге чәчтек — шуның өчен безгә

5-6 данә күзәнәк бирәләр иде. Ә көз көне бәрәңге җыешкан өчен 3-4 бәрәңге өләшәләр. Әй, шуңарга сөенә идек! Сыерны саклап калыр өчен, төннәрен бер кочак булса да печән йолкып тупладык. Миңа 9-10 яшь чагында, энекәшкә 7-8 яшь, аның белән бәләкәй арба белән корыган чыбыкларны учакка ягарга әзерләдек. Ә кышлыкка балтырган-кычыткан киптерәбез. Шул үләннәрне һәм азрак бәрәңге салып аш пешерәбез. Самолет тавышы ишетсәк, өйгә бомба ташлыйлар дип куркып, сарайга кача идек. Ә төннәрен, сукыр лампа кабызырга да керосин булмагач, чыра яндырдык. Өйне җылытырга утын да бик аз, салкын.

Әйе, мин шагыйрь түгел,

Авылыбызда

6 яшьтән ятим калган бер кыз бала.

Кыз баланың ятимлектә күргәннәре

Йөрәгендә онытылмаслык булып, пыскып яна.

Матур язлар җиткәч, җирләр кипкәч,

Йөгереп йөрдек ялан тәпидән.

Агач яфракларын койган кебек,

Ятим калдык әти-әнидән.

Әти исән чакта без яшь идек,

Тормыш авырлыгын сизмәдек.

Әти сугышка киткәч,

үги әни белән калгач,

Кая карарга дә белмәдек.

Әни үлгәч, елаган күз яшьләре,

Кибеп өлгерә дә алмады.

Аяз көнне яшен суккан кебек,

Гитлер безгә сугыш башлады.

41нче елны каты сугыш барган чакта,

Беренче класска аяк атладым.

Күпме еллар үтсә дә, сугыш туктаганчы

Фашистларга нәфрәт сакладым.

Каты кайгы басты Совет илен,

Ир-егетләр китте сугышка.

Хатын-кызлар калды башын иеп,

Чыдый алмый ачы сагышка.

Хатыннар ирләрен озатты

Ачы күз яше коеп.

Ә фашистлар котырынып,

Барды ир-егетләрне кырып.

Ир-егетләр вәгъдә биреп китте,

Исән-сау кайтырбыз дип.

Сугыш кырларыннан хатлар килде

Улыгыз-ирегез вафат дип.

Әти китте безгә изге ният теләп,

Ике битне үпте кочаклап.

Мин кайтканны, кызым, телә диеп,

Шикәр бирде миңа бер шакмак.

Көткән өметләрем акланмады,

Әтиебез сугыштан кайтмады.

Әти кайткач, чәй эчәрбез дигән шикәр,

Озак торгач, саргаеп кибеп вакланды.

Бакчабызда үскән шомырт агачына

Сандугачлар килеп сайрады.

Әтиегез үлде, диеп язган өч почмаклы хат та,

Сандык төпләрендә саргайды.

Әтинең кабере кайдадыр, билгесез,

Гәүдәсен күмгәндер үләннәр.

Онытылмый күңелдә беркайчан,

Гаделсез сугышта үлгәннәр.

Уйлар-уйлар — инде ничә еллар,

Йөрәкләрдән чыкмый яралар.

Ничә ел үтсә дә, сугыш туктаганнан,

Күңелләрдә һаман яналар.

Сугыш тәмамланганда миңа 12 яшь иде. «Сугыш бетте — без җиндек», диеп бер егет атка атланып кычкырып йөрде. Ул вакытта безнең ничек сөенгәнне бер Ходай гына белгәндер. Шул ук көнне колхоз рәисе чишмә буенда зур казан белән тары боткасы пешерергә боерык бирде. Иң беренче, без, балаларны тезеп утыртып, туйганчы ботка ашаттылар. Аннары — картларны. Аннан инде урта яшьтәгеләрне. Тамак туйгач, бер егет гармун уйнап, бар халыкның күңелен күтәрде — бәйрәм иттек. Сугыштан соң авыр еллар бик күп булды. Бер буханка ипи өчен чират икешәр чакрымга кадәр сузылыр иде.

Тагын бер күргәннәремне язарга булдым. Безнең әтиләрне, яуга озатканчы, Туймазының уку полигонында ничек сугышырга өйрәткәннәр. Кемдер бу турыда инәкәйгә әйткән. Инәки, ярты капчык сохари киптереп, кечкенә арба тартып, җәяү, 2-3 айлык бала һәм минем белән әткәйне эзләп Туймазыга киттек. Ул полигонны көчкә таптык, чөнки ул Туймазыдан читтә икән, берничә сәгатькә генә очраштырдылар. Анда аларны бер ай өйрәтеп, сугышка җибәргәннәр. Әти Башкириянең атлы гвардиясенә эләккән. Беренче сугышта исән калган. Икенче сугыштан чыга алмаган. Без инде, әни дә булмагач, әти исән кайтыр, дип өмет иткән идек, юк, булмады...

Баулыда үз әниемнең туганнары бар иде. Алар мине райпо ашханәсенә эшкә урнаштырдылар. Анда эшләгән вакытта, 1953 елны, кияүгә чыгып, ике малай үстердек. 55 ел гомер иттек. Иптәшем сугыш ветераны иде, 81 яшендә вафат булды Бүгенге көндә мин сугышта катнашучының тол хатыны, хезмәт ветераны, 2 төркем инвалид. Шигырьләр язарга яратам һәм төрле өй эшләрен эшлим, чәчәкләр үстерәм. Ике улым, ике киленем, оныкларым, оныкчыкларым бар.

Эх, картлыгым, картлыгым,

Картлыгыма сөенәмен,

Ул бит минем шатлыгым.

Ә син картлыгым, нигә син кирәк,

Баштан зиһенне алдың бигрәк.

Якты дөньяда тормыш иткәндә,

Яшьлек бит кирәк.

Усал син картлык, күзлек кидердең,

Матур яшьлеккә син күз тидердең.

Кулдан эш китте, йөрәк еш тибә,

Көтмә яшьлекне, кайтмый ул, дия.

Әкрен генә үткән шушы гомерем,

Күңел яфракларын җилкетә.

Уфтанмыймын яшьлек үтүенә,

Бәхетле картлыкка ни җитә!

 

Минем авылым — Уязым

Мин үскәндә бигрәк матур иде,

Минем авылым — Уязым.

Уйларымнан һич тә чыкмый.

Ялан тәпи йөргән юлларым.

Минем туган авылым — Уязым,

Миңа якын урманнарың-кырларың,

Киң кырларда хәзер иген игә

Егетләрең-кызларың.

Уязының салкын инешләре,

Чылтыр-чылтыр ага ул.

Уч тутырып суын эчсәң,

Йөрәкләргә дава ул.

Ераклардан күренеп тора,

Уязының биек таулары.

Шул таулардан җиләк җыя

Авылым уңганнары-халыклары.

Гомер узган саен сагынамын,

Авылым тугайларын.

Мин дә кайтып бер тыңлармын

Сайравын тургайларның.

Менә хәзер берүземә өч бүлмә. Өч бүлмәдә алты тәрәзә, биш ишек. 90 ел яшәдем якты дөньяларда, ташлап китермен ничек.

Көзләр җиткәч, агач яфраклары саргаеп коела бит җирләргә. Шундый матур җирне, туганнарны, яраткан балаларны ташлап китәбез бит гомерлеккә кайтмас җирләргә.

 

Аналар йөрәге

Яшь чагында яккан учакларның,

Их, сүнмәсә иде күмере.

Баласына бәхет-тәүфыйк теләп,

Үтә икән ана гомере.

Туган йортка илтер сукмакларда

Юылмасын иде эзләрең.

Баласының бәхетләрен күреп,

Елмая бит әни күзләре.

 

***

90 яшьлек әби ак чәчләрен тарый,

Беләкләре бик талды.

Гомер үтте — яшьлек китте, диеп,

Сагынып сөйләргә калды.

90 яшь дип кимсенмәгез,

Күңелем унсигездә.

Мин үлгәч тә, онытмагыз,

Алыгыз исегезгә.

Җиләк җыям, бер җиләккә

Карыйм, бер чиләккә. Пешкән

Җиләк хуш ис тарата.

Тормыш бит ул бик хыялый нәрсә,

Тигез яшәүләрне ярата.

Яшьлек бездән качты,

Картлык куып җитте.

Әйләндек әбекәйгә.

«Әбекәй!» — диеп эндәшүче булгач,

Рәхәт бит күңелкәйгә.

 

Мөбәширә Исаметова

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: