Туган як
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
13 Май 2023, 17:03

Тирән хөрмәт һәм рәхмәт бәйрәме!

Мөхтәрәм Октябрьский халкы, килгән кунаклар! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!  

Тирән хөрмәт һәм рәхмәт бәйрәме!
Тирән хөрмәт һәм рәхмәт бәйрәме!

1945 елның маеннан бирле күпме генә еллар узмасын, безнең өчен Җиңү көненнән дә яктырак һәм изгерәк бәйрәм юк. Әлеге көн илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаучылар өчен горурлык, халыкның тәвәккәллеге һәм көчле ихтыяры символы. Календарьдагы бу кызыл көн, башка бәйрәмнәр кебек үк, төрле буын кешеләрен берләштерә, ныклык, батырлык һәм рухның бөеклеген искә төшерә, үз Ватанына тугрылык һәм риясыз мәхәббәтнең иң якты үрнәге булып хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышыннан безне 78 ел ераклаштыра, әмма аның турында истәлек һәм җиңүнең әһәмияте, илебезне яклаган һәм фашизмны җиңгән буын өчен эчкерсез горурлык хисен вакыт ташкыны гына сүндерә алмый, ул безнең йөрәкләрдә яши. Сугыш кырында батырларча һәлак булган, үз Ватаны өчен гомерләрен биргән кешеләрнең берсе дә онытылырга тиеш түгел. Безнең буынга Ватан геройлары турында хәтерне сакларга туры килде, аны киләчәк буыннарга тапшыру — изге бурыч. Һәм бүген бөтен дөньяда тарихны үзгәртеп язарга тырышсалар да, без сезнең белән чын хакыйкатьне беләбез һәм аны онытырга рөхсәт итмибез.

Без илнең данлы хәрби елъязмасында якташларыбызның өлеше булуы белән горурланабыз. Дошман алдында берләшеп, бөтен халык илне яклый. Без алгы сызыкта һәм тылда Җиңүне яулаган һәркемгә тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез. Җирдә тынычлык һәм иминлек, киләчәк хакына үз гомерләрен биргән кешеләргә мәңгелек дан!

Кадерле якташлар! Сугышның авыр еллары безнең тарихыбыз гына түгел, ә киләчәк өчен иң кыйммәтле дәресләр. Бүген безнең хәрбиләр илне җинаятьче неонацизм режимыннан саклау буенча дәүләт әһәмиятендәге катлаулы бурычны үти. Батырлык һәм фидакарьлек белән, безнең солдатлар, батыр ата-бабаларыбызның каһарманлык үрнәгенә ияреп, куелган максатка ирешәләр. 1945 елда фашизмны җиңдек, бүген дә неонацизмны җиңәчәкбез! Безнең хәрбиләргә махсус операцияне уңышлы тәмамлап, туган якларына, гаиләләренә, сәламәт һәм зыян күрмичә, кайтуларын чын күңелдән телим!

Барлык шәһәр халкына нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!

Бәйрәм белән, Бөек Җинү көне белән!

Алексей Шмелев,

шәһәр хакимияте башлыгы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: