Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
13 Май 2023, 16:53

Сезгә тиеш әле бик күп язлар!

Сәкинә апа Гыйздәтуллина Германия кораллы көчләренең шартсыз капитуляциясе турында актка кул куелуы һәм Совет халкының фашист илбасарлары белән барган канкойгыч сугышта җиңү яулавын ишеткән 45нче елның 9 май иртәсен әле дә оныта алмый.

Сезгә тиеш әле бик күп язлар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар!

— Авыл уртасындагы баганага куелган радиоалгычтан җиңү хәбәрен ишеткәч, мәктәптән чыктык та өйгә таба йөгердек. Аякларыбыз җиргә тиде микән?! Шатлыктан елый-елый ничек кайтып җиткәнне хәтерләмим дә, — дип сөйләгәндә тыл хезмәтчәне дулкынлануын яшереп кала алмады – аның күзләре яшьләнде.

Тумышы белән ул Бәләбәй районының Ирек авылыннан. Бүген Сәкинә Идиат кызына 90 яшь.

1942 елда әтиләрен сугышка алганда, Сәкинә апаның әнисе алты бала белән бер ялгызы торып кала. «Безнең тамакларны тук, өс-башларыбызны бетен итү өчен аңа ничек авыр булганын бер Ходай Тәгалә үзе генә беләдер. Шуңа күрә без мәктәптән өйгә кайтып тормый идек. Туры колхоз кырына – бәрәңге казырга, башак җыярга еш чыгып киттек. Төннәрен ындырга кайткан ашлыкны чистарттык», — дип моннан бик еракта калган елларны искә ала сугыш чоры баласы.

Туксан яшьлек Ада Харис кызы Мирсәетова да кешелек дөньясына Бөек Җиңү алып килгән май иртәсен бүгенгедәй хәтерли.

— 1945 елда без гаиләбез белән Уфада яшәдек. 9 май бик кояшлы булып туды. Колакларга «Җиңү!», «Җиңү!» дип кычкырган авазлар килеп ирешкәч, ул иртә тагын да яктырак, тагын да җылырак булып тоелды. Ленин урамындагы мәйданга барып җиткәндә, халыкның бер төркеме җырлый, икенче бер төркеме гармун моңына кушылып бии иде. Бер-берсен кочаклый-кочаклый җиңү белән котлаган кешеләрнең күз яшьләренә чыланган шатлык хисләре кичерүен онытырга һич мөмкин түгел, — дип сөйли ветеран.

Ада Харис кызы ачы сугыш елларында Бүздәк районының Килем авылында яши. Буыннары да ныгымаган кыз бала өлкәннәр белән беррәттән кырда бәрәңге утырта, аны эшкәртә. 12 яшьлек үсмер уракта да катнаша.

1957 елда югары белем йортын тәмамлаган Ада Мирсәетова утыз биш ел авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Туксан яшьлек юбилее уңаеннан илнең төрле почмакларына китеп таралган – Мәскәү, Казан, Сургут, Төмән һәм башка шәһәрләрдә яшәүче чыгарылыш сыйныф укучыларыннан кабул итеп алган котлау хатлары аның өчен иң кадерле бүләк була.

Сугыш чоры баласы бүген дә актив тормыш белән яши. Шәһәр китапханәләрендә уза торган мәдәни чараларда катнаша. Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга дип килгән кунакларны да Ада Харис кызы Михаил Лермонтовның «Родина» шигырен яттан сөйләп таң калдырды.

Зает бистәсендә моннан берничә ел элек кенә әле 30дан артык тыл хезмәтчәне яшәгән. Бүген алар сафы, кызганычка, күпкә сирәкләнгән. 20 гасыр тарихына кан белән язылган дәвернең тере шаһитлары арасында иң өлкәне Мөслимә Вәлиулла кызы Мөхәммәдиева. Аңа бүген 96 яшь. Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү янындагы Серпухов җирләренә торф чыгарырга киткәндә кызга нибары 17 яшь була. Мөслимә Вәлиулла кызы Октябрьский шәһәренең мәгариф тармагында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыга.

Зает микрорайны сугыш, хезмәт һәм хокук саклау органнарының беренчел ветераннар оешмасы рәисе Виталий Кузнецов, Зает бистәсенең үзидарә советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяров һәм, әлбәттә, бәйрәм иганәчесе — «Альтернатива» заводы вәкилләре ветераннар белән чын күңелдән аралашты, бәйрәм күчтәнәчләре өләште. Шунысы шатлык, бүген аларның һәрберсенең тормышы – безгә, яшь буынга, матур үрнәк. Үз гасырларында күпне күреп, күпне кичерсәләр дә, ветераннар тормышка бер дә зарланмый, бар булганына шөкер кылып, балаларының һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшиләр. Менә шунысы аеруча мөһим. Шуңа күрә әлеге тормыш җынлыклы, кунакчыл, киң күңелле чал чәчле шәхесләргә карап, «Сезгә тиеш әле бик күп язлар! Сезгә тиеш әле бик күп назлар!», — дип кабатлыйсы килә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: