Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
13 Май 2023, 16:38

Җиңү көне — олы бәйрәм!

9 Майда Октябрьский шәһәрендә күпсанлы чаралар оештырылды.  

Җиңү көне — олы бәйрәм!
Җиңү көне — олы бәйрәм!

Быел илебез 78нче Җиңү язын каршылады. 1941 елның 22 июнь иртәсендә башланып, 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышының афәте бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмады.

Газиз аналар улларын, хатыннар ирләрен, ваемсыз сабыйлар әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озатты. «Исән булсак, бер кайтырбыз!» дип китсәләр дә, күпләренә туган якларына исән килеш әйләнеп кайтырга насыйп булмады. Октябрьскийдан фронтка мең ярымнан артык кеше китте. Аларның 576сы яу кырында мәңгелеккә башын салды. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 78 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек…

Шәһәребездә төп бәйрәм чаралары, гадәттәгечә, Үзәк мәйданда үткәрелде. Иртәнге сәгатьләрдә волонтерлар якташларга Георгий тасмалары таратты. Бу арада мәйданда ветераннар, хезмәт коллективлары, яшьләр хәрәкәтләре активистлары һәм башка шәһәрдәшләр җыелды. Һәр оешма-предприятие вәкилләре тартмалар булып тезелгәч, сәгать унда Җиңү парады башланды. Орден-медальләр таккан ветераннар, тыл батырлары, сугыш чоры балалары бәйрәмнең түрендә урын алды. Хөрмәтле якташларга тәбрикләү сүзләрен Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, хәрби комиссар подполковник Валерий Шәрифуллин, Русия герое М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы җитәкчесе Рөстәм Абдулкаюмов җиткерде.

— Быел Җиңү көнен бәйрәм итү аерым мәгънәгә һәм әһәмияткә ия: илебез янәдән җиңел булмаган сынауларга дучар булды, — диде чыгышында Алексей Николаевич. — Русиядә һәм дөньяда барган вакыйгалар үсеп килүче буыннарда сугышчы-геройларга, бөек халкыбызга карата хөрмәт һәм горурлык хисен тәрбияләү бурычын куя. Якташ-яугирләргә махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлап, исән-имин килеш туган якка, гаиләләренә кайтуларын телим.

Ветераннарны махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр исеменнән «Айболит» позывнойлы яугир котлады.

— Русия герое Александр Доставалов исемендәге башкорт батальонында хезмәт итү минем өчен зур горурлык ул, — диде якташ. — Бүген безнең буын сугыш ветераннарының каһарманлыгы үрнәгендә Ватан иминлеге сагына басты. Без неонацизм күренешләренә каршы аяусыз көрәш алып барабыз. Башкорт яугирләре гомер-гомергә кыю, тәвәккәл булулары белән аерылып торган. Бу юлы да сынатмаячакбыз!

Тантаналы йөреш башланыр алдыннан Җиңү байрагын чыгардылар. Хөрмәтле йөкләмәне яшь армиячеләр башкарды. Яугирләрнең нәсел дәвамчылары ретро-автомобильләрдә хәрби техника демонстрациясендә катнашты. Русия Федерациясе флагы һәм Георгий тасмасы беркетелгән АН-2 самолеты мәйдан өстеннән очып үтте.

Парадны «Сафларга тезелеп җыр башкару» шәһәр конкурсы җиңүчеләре ачып җибәрде. Октябрьскийда 17нче тапкыр үткәрелгән смотрда быел гимназия-мәктәпләрдән, коммуналь-төзелеш, күп юнәлешле һөнәри, медицина, С. Кувыкин исемендәге нефть колледжлары, яшь армиячеләрнең урындагы бүлеге һәм генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге беренче аерым «Юнармия» полкыннан 27 команда катнашты.  Конкурс нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү йортлары арасында 22нче мәктәп җиңү яулады, 8нче мәктәп — икенче, 3нче гимназия өченче булды. Урта махсус уку йортлары төркемендә иң яхшысы исеменә нефть колледжы лаек дип табылды. Коммуналь-төзелеш һәм күп юнәлешле һөнәри көллиятләр икенче урынны бүлеште, медицина колледжы командасы өченче урын алды. Командалар истәлекле дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләнде.

Парадны оешма-предприятиеләр коллективлары дәвам итте. Әйтергә кирәк, агымдагы елда ил күләмендә «Үлемсез полк» йөреше булмады. Мондый карар куркынычсызлык максатыннан кабул ителде. Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар турында сөйләүнең башка ысуллары тәкъдим ителде. Бу — ветеранның сурәтен машинага, киемгә яки бейджикка урнаштыру, социаль челтәрләрдә аватарларга фото кую.

Парад «Солдат уйлары» һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Арытаба бәйрәм чаралары шәһәр паркларында дәвам итте.

Җиңү паркында уку йортлары, предприятиеләр һәм спорт клублары вәкилләре «Октябрьский нефтяник» гәзите бүләкләренә җиңел атлетика буенча узышта катнашты. Иң җитез һәм тиз йөгерешчеләр исеменә 3нче гимназия, нефть көллияте, «Пакер» фирмасы һәм X-Fit клубы лаек булды.

«Нефтьче» паркына керү юлында шәһәрдәшләрне һәм кунакларны тынлы оркестр көйләре каршы алды. Биредә шулай ук балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм «Осталар шәһәре» берләшмәсе әгъзаларының иҗат эшләре, «Яшә, Җир!» эзтабарлары тапкан кораллар күргәзмәләре тәкъдим ителде. Үзәк китапханә үткәргән «ачык микрофон» чарасы әдәбият сөючеләрне җәлеп итте. Стадионда иҗат коллективлары әзерләгән матур концерт номерлары күрсәтелде. Ә инде җәйге эстрадада «Солдат җыры — 2023» фестиваль-конкурсында катнашучылар чыгыш ясады.

«Йолдызлы» паркында «Җиңү җырлары» дип аталган мәдәни программа әзерләнгән иде. Олысы-кечесе «Бэби ритмы» һәм «Ритмы времени» эстрада биюе ансамбльләре, «Аяз» башкорт халык вокал ансамбле, «Щедрый вечер» рус җыры халык хоры башкаруындагы номерларны карап хозурланды, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Харисов җитәкчелегендәге тынлы оркестр моңнары астында талгын биюгә төште.

Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында хөрмәтле кунак — Бөек Ватан сугышы ветераны 95 яшьлек Вагыйз Насыйбуллин (өченче фотода) катнашты. Вагыйз Сәйфулла улы 1944 елда, 17 яшендә фронтка алына. Артиллериядә хезмәт итә. Сугышчан батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

— Дәү әтиебез, олы яшьтә булуына карамастан, бик актив, көр күңелле, җор сүзле булып кала, шигырьләр дә яза, — ди Вагыйз аганың оныгы Лилия ханым. — Бүгенге бәйрәмгә дә ихлас йөрәктән, балалары, онык-оныкчыклары белән бергәләп килде. Сугыш хатирәләре белән бик бүлешми, чөнки алар күңелендәге яраларны кузгата. Литвадагы бер концлагерьда әсирлектә тотылган балаларны азат иткән чакта кичергәннәрен тыныч кына сөйли алмый ул. Мыскыллау-җәзалаулар аша үткән үсмерләрне, сабыйларны күргәч сугышта чыныккан солдатлар да күз яшьләрен тыя алмаган... Без дәү әтиебез белән горурланабыз, ул Ватан каршындагы изге бурычны лаеклы үтәгән, киләсе буыннар тыныч тормышта яшәсен, фашизмның нәрсә икәнен белмәсен өчен илебезгә намус белән хезмәт иткән!

… Бүген сугыш ветераннарының гына түгел, ә тыл каһарманнарының да сафлары сирәгәя бара. Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк.

Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары, сугыш чоры балалары! Сезне тагын бер кат Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Без, сугыштан соң туган буыннар, сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт әйтәбез! Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Киләсе Бөек Җиңү көннәрен дә бергәләп бәйрәм итәргә насыйп булсын.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: