Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
13 Май 2023, 16:42

Батырлар даны — безнең хәтердә һәм йөрәктә!

Октябрьскийда Җиңү көне якынлашкан мизгелләрдә тантаналы митинглар оештырылды.  

Батырлар даны — безнең хәтердә һәм йөрәктә!
Батырлар даны — безнең хәтердә һәм йөрәктә!

Хакимият вәкилләре, ветераннар Советы әгъзалары, укучылар, иреклеләр һәм башка шәһәрдәшләр мәктәп-гимназияләрдә, Төрекмән микрорайонының «Нур» клубы биләмәсендә, Советлар Союзы герое Т. Нуркаев һәйкәле янында җыелып, ил батырларын хөрмәт белән искә алды.

Хәтер чаралары Җиңү паркында башланып китте. Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын каршылавыбызны, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарга аеруча зур хөрмәт һәм игътибар күрсәтү мөһимлеген ассызыклады. Алексей Николаевич әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында ил тынычлыгы өчен көрәшкән яугирләргә дә ихтирам сүзләрен җиткерде. Яу кырларында һәлак булган якташлар истәлегенә бер минут тынлыктан соң, хакимият вәкилләре, хәрби ветераннар Геройлар аллеясендә урнашкан каһарманнар бюстларына, «Солдат уйлары», «Тыл эшчәннәре һәм сугыш балалары» һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

11нче татар гимназиясе биләмәсендә узган митингта мәктәп директоры Рөстәм Нәфыйков, депутатларның шәһәр Советы рәисе Айдар Имангулов, сугыш, хәрби хәрәкәтләр һәм Русия Кораллы Көчләре ветераннары комитеты рәисе Мәсгут Галләмов, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, офицерлар союзы рәисе урынбасары Ришат Нәбиуллин, махсус хәрби операциядән ялга кайткан яугирләр — «Пума» һәм «Вивальди», ветераннар һәм укучылар катнашты.

— Бүген без беренче тапкыр митингны Бөек Ватан сугышы ветераны Вагыйз Насыйбуллиннан башка үткәрәбез, — диде чыгышында Рөстәм Камил улы. — Кызганычка каршы, хөрмәтле аксакалыбыз авырып киткән. Барыбыз исеменнән дә Вагыйз Сәйфулловичка сәламәтлек телим, ул тагын озак еллар дәвамында гимназиянең иң мөхтәрәм кунагы булыр дип өметләнәм. Митингта, күрүегезчә, сугыш чоры балалары катнаша. Хөрмәтле якташларга Җиңү көне уңаеннан тәбрикләвемне җиткерәм. Бөек Ватан сугышы һәр гаиләдә үзенең тирән эзен калдырды. Мулла авылыннан 262 ир-егет фронтка алынды. Кызганычка каршы, аларның 138-е яу кырында мәңгелеккә башын салды. Төбәк халкы батырларыбыз турындагы хатирәләрне изге ядкарь итеп саклый, аларның истәлеге гимназия биләмәсендәге стелада мәңгеләштерелгән. Уку йортыбыз Советлар Союзы герое Шакирҗан Гатиатуллин исемен йөртә. Безнең өчен зур горурлык һәм җаваплылык бу. Бүген дә Ватан иминлеге сагына баскан якташлар бар. Махсус хәрби операциядә элеккеге укучыларыбыз, балаларның ата-аналары катнаша. Аларның барысына да нык сәламәтлек, исән-имин гаиләләре янына кайтуларын телик.

СВО зонасында хезмәт итүче яугирләр дә сәламләү сүзләрен ишеттерде:

— Кадерле укучылар, бездән сезгә теләк: яхшы укыгыз, хезмәтне сөегез, олыларны тыңлагыз, чын дуслыкның кадерен белегез. Ил-көннәребез тыныч, тормышыбыз имин, киләчәгебез бәхетле булсын. Без Ватан каршындагы изге бурычны үтәп, Җиңү белән кайтырбыз, дип ышанабыз!

Митинг Советлар Союзы герое Шакирҗан Гатиатуллин һәйкәленә һәм сугышта һәлак булганнарның исемнәре язылган стелага чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: