Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
2 Май 2023, 18:30

«Үлемсез полк» халык хәрәкәте 2023 елда яңа форматлар ала

Оештыручылар каһарманнарны Бөтенрусия масштабында берничә ысул белән хөрмәтләргә тәкъдим итә:  

«Үлемсез полк» халык хәрәкәте 2023 елда яңа форматлар ала
«Үлемсез полк» халык хәрәкәте 2023 елда яңа форматлар ала
  1. Геройның фотосын машина салоны эченнән ян пыялага урнаштырыгыз. Моны ничек эшләргә: https://vk.cc/cnMQvg
  2. Киемегезне гаилә героеның фотосы белән бизәгез һәм бу көнне аның белән үткәрегез: https://youtu.be/JSnWZALEY0E
  3. Сезнең герой белән бейдж ясарга һәм аны, хәтта хезмәт бурычы буенча формалы кием киеп йөрсәгез дә, Җиңү көнендә кияргә. Оптималь бизәү варианты: https://vk.cc/cnQG0l
    4. Бер көнгә социаль челтәрләрдә аватарларны алыштырырга, ВКда открытка ясарга, #нашбессмертный полк хештегы белән үз гаиләсе героеның биографиясен урнаштырырга. Күрсәтмә: https://vk.cc/cnQG1x
  4. Үз героен «Үлемсез полк» проектының сайтына өстәргә, анда Җиңү көнендә сайтның һәр кулланучысы үз ветеранын видео агымында таба алачак. Моның өчен аның фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен эзләү сызыгында язарга кирәк булачак. Монда тулырак: https://vk.cc/cnQG2i

Һәркем ветераннар истәлеген хөрмәтләүнең бер яки берничә ысулын сайлый ала. Шул рәвешле Үлемсез полк бер урамнан, мәйданнан яки яр буеннан чыгачак һәм тагын да зуррак бтиләмәләр алачак. Һәм һәркем үз гаиләсе каһарманнары белән бергә Җиңү көне дәвамында аның бер өлеше булачак.

Җиңү көненә акцияләр үткәрү буенча мәгълүмат бирү өчен Русия Үлемсез полкының кайнар линиясе эшли: 8 (800) 20-1945-0

 #ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: