Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
28 сентябрь 2022, 12:23

Каһарманнар батырлыгы үлемсез

Мәскәүдә Кораллы көчләрнең үзәк музеенда Шакирҗан Йосып улы Гатиатуллинның батырлыгы турында сөйләүче сугыш чоры листовкасы саклана.  

Каһарманнар батырлыгы үлемсез
Каһарманнар батырлыгы үлемсез

Анда түбәндәге юллар бар: «Каршы ярга беренче булып чыккан взвод командиры ярдәмчесе өлкән сержант Ш. Гатиатуллин немецларга ташланды. Гвардиячеләр кызу көрәш алып барган арада, уң як ярга башка сугышчылар да чыгып җитте. Елга буйлап көймәләр һәм саллар кәрваны сузылды. Шулвакыт кинәт дошман пулеметы ата башлады. Взвод командиры Гатиатуллинны чакырып алды һәм әйтте: «Шакир, синең алдыңа максат куям: мөмкин кадәр тизрәк пулеметны юк итәргә. Моңа күпчелек сугышчыларның тормышы һәм операциянең нәтиҗәсе бәйле».

1943 елның 27 сентябрендә Гомель өлкәсенең Нивки авылы янында Днепр елгасын кичеп чыгып, дошман утын юк итүдә батырлык күрсәткән Шакирҗан Гатиатуллинга бу вакытта нибары 27 яшь була. Аңа 1944 елда Совтелар Союзы Герое исеме бирелә. Батыр фронтовикның күкрәгенә Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале беркетелә.

Октябрьскийның 11 санлы гимназиясенең әлеге каһарман якташыбыз исеме белән йөртелүе, аның үз музее булуы, ел саен туган көнендә батырны искә алып митинг узуы, хәтта Шакирҗан Гатиатуллин исеме белән аталган парталар булдырылып, алар артында бары тик уку алдынгылары гына утыра алуы — болар барысы да ватанпәрвәрлек тәрбиясе.

Узган атнада булып узган тантана РФ һәр БР флагларын алып чыгу белән башланды. Мәйдан өстендә ике дәүләт гимны яңгырады.

Митингта мәртәбәле кунаклар — Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, шәһәрнең ветераннар советы рәисе Юрий Корольков, шәһәрнең запастагы офицерлар советы рәисе Мәсгут Галләмов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, шулай ук Гатиатуллиннар гаиләсе әгъзалары катнашты. Чыгыш тоткан кунаклар Шакирҗан Гатиатуллинның үлемсез батырлыгын искә алды.

Тантанада тагын бер кунак — Октябрьский шәһәренең Бораулау эшләре идарәсе генераль директоры Рамил Гыйниятуллин катнашты. Ул үзе җитәкли торган предприятиедә сакланган Җиңү байрагын татар гимназиясе музеена тапшырды. Очраклы рәвештә түгел. Шакирҗан Йосып улы Гатиатуллинның бөтен тормышы әлеге нефть табу предприятисе белән бәйле булган. Әйтергә кирәк, шәһәрнең бу хезмәт коллективы уку йорты тормышында матди ярдәм күрсәтә, укучылар арасында шахмат турнирлары уздыруда да бик теләп катнаша.

Митингта укучылар башкаруында татар һәм рус телләрендә шигырьләр яңгырады. Ахырда яшь буын вәкилләре һәм килгән кунаклар гимназия ишегалдында горур басып торучы Бөек Ватан сугышы Герое Шакирҗан Йосып улы Гатиатуллин һәйкәленә тере чәчәкләр салдылар. Узган еллар батырлыгын искә алып, бер минут тынлык игълан ителде.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: