Клубның залында М. Хәйретдинов исемендәге ХХII конкурс лауреатларын бүләкләделәр. Әлеге бәйге хакимиятнең мәдәният бүлеге тарафыннан 1941-45нче еллардагы Бөек Ватан сугышы, СССР һәм Русия хәрбиләре — локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучылар, Октябрьский шәһәренең яугирләре батырлыгы турындагы тарихи истәлекләрне саклау; илебез солдатлары каһарманлыгына хөрмәт уяту; туган шәһәргә һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү аркылы яшь буында патриотик хисләр формалаштыру; иҗади эшчәнлекне үстерү, якташларның хәрби һәм хезмәт батырлыгына багышланган әсәрләрне халыкка таныту максатларыннан үткәрелә.
Тантаналы чарада шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Елена Евгеньевна Шепелева, сугыш, хәрби хәрәкәтләр һәм Кораллы көчләр ветераннары комитеты рәисе Мәсгуть Мостафович Галләмов, шәһәр хатын-кызлар Союзы рәисе Асия Габбасовна Мофаззалова һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Елена Александровна Гришкова катнашты.
Агымдагы елда конкурс түбәндәге номинацияләрне үз эченә алды.
«Безнең заман геройлары» (әдәби иҗат) — якташ-яугирләргә багышланган роман, хикәя, шигырь, китап, эссе, публицистик эшләр.
«Нацизмсыз дөнья өчен» (видео һәм графика) — хәзерге заман җәмгыятенең көнүзәк мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүче видеоматериаллар, график эшләр.
«Ватан өчен йөрәк ялкынын сакладым» (туган якны өйрәнү, эзтабарлык, мәдәни-агарту эшчәнлеге) — яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча методик эшләнмәләр, чаралар сценарийлары, лекцияләр циклы.
Жюриның эксперт комиссиясенә хакимият, мәдәни һәм белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, киң мәгълүмат чаралары вәкилләре керде. Алар тәү чиратта эшнең исеме һәм эчтәлеге номинациягә туры килүен, теманың көнүзәк һәм социаль мөһимлеген, аның тулысынча ачылуын, эшнең креатив, үзенчәлекле булуын, фотографияләр белән тулыландырылуын, авторның ачык күрсәтелгән гражданлык карашын, бизәлешнең кабатланмас һәм уникальлеген бәяләде.
Нәтиҗәләр буенча, «Ватан өчен йөрәк ялкынын сакладым» номинациясендә 1нче дәрәҗә лауреат исеменә 17нче мәктәпнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Нәкия Закиевна Багданова лаек булды. Ул конкурста күп еллар дәвамында алып барган эзләнүләр һәм иҗади хезмәт нәтиҗәсен — «Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Московка бистәсендә туган якташларның хәтер китабы» тикшеренү проектын тәкъдим итте. Нәкия Закиевна — 45 елдан артык гомерен мөгаллимлек эшенә багышлаган шәхес. 1974 елда Бөре пединститутын тәмамлагач, Чишмә районына юллама буенча эшкә җибәрелә. 1985 елда гаиләсе белән Октябрьскийга кайта, шул вакыттан алып биредә яши. М. Хәйретдинов исемендәге конкурста ул беренче тапкыр катнашкан. Аның турында игъланны очраклы рәвештә гәзит битләрендә күреп калган.
— Мин озак еллар Московкадагы 7нче мәктәптә директор булып эшләдем, — ди Нәкия Багданова. — Балалар белән без даими рәвештә туган якны өйрәнү-эзләнү эше алып бардык. Бу чорда бистәдә 1941-45нче еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугир-якташлар истәлегенә мемориаль стела да ачылды. Анда барысы 35 фамилия язылган. Әйткәндәй, эзләнүләр барышында бу санның 36 булырга тиешлеге ачыкланды. Төбәктә гомер итүче ветераннар белән гел очрашып тордык, алар дәресләрдә кунагыбыз булды, 9 майда бергәләп тантаналы чараларда катнаша идек. Укучылар ветераннар белән шәхсән аралашып, алар турында материаллар җыйды. Мәктәп ябылгач, барлык булган мәгълүматларны югалтмас өчен аларны хәтер китабына тупларга ниятләдем. Бүгенге көндә бер ветеран да исән түгел инде. Алар турындагы хатирәләрне без, өлкәннәр киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Әлеге вакытта хәтер китабы электрон төрдә, файллар белән эшләнгән. Анда мин мәгълүматлар дөреслеген раслау өчен Башкортстанның хәтер китабы, «Җиңү» сайты белешмәләрен дә кулландым. Киләчәктә инде типографиядә басма рәвешен дә ясау турында хыялланам. Московкада яшәүче укытучылар, яугир-якташларның туганнары белән очрашып, хәтер китабын тагы да тулыландыру теләге бар. Чөнки кайбер ветераннар буенча мәгълүмат җитеп бетми. Берәүләренең фотосурәте, икенчеләренең хезмәт эшчәнлеге хронологиясе юк. Конкурс хәтер китабын башкаларга да таныту өчен уңай мөмкинлек булды. Әлеге хезмәттә минем белән бергә эзләү эшләрендә катнашкан 7нче мәктәп укытучылары, вожатыйлар, балаларның да өлеше бар, дип уйлыйм. Аларга бик рәхмәтлемен. Шәһәрдәшләргә бер гозеремне җиткерергә телим: хәтер китабына теркәрдәй мәгълүматлары булса шәхсән миңа мөрәҗәгать итсеннәр иде.
«Ватан өчен йөрәк ялкынын сакладым» төркемендә 2нче дәрәҗә лауреат исемен «Яшь Җиңү солдаты Иван Комендантов» иҗади эшен әзерләгән Дана Витальевна Ильмурзина («Балалар һәм үсмерләр иҗат сарае», җитәкчесе РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Н. Ильясова) яулады. Шәһәрдәш үз эшендә электрон рәвештәге документлар күчермәсен, төрле еллардагы фотосурәтләр, авторның ветераннар белән шәхсән очрашуыннан фотолар, видеоинтервьюлар кулланган.
«Безнең заман геройлары» номинациясендә «Туган ягым — алтын бишек» шигырьләр һәм җырлар китабы авторы Таһир Нигъмәтулла улы Хәбиров махсус диплом белән билгеләнде. Әлеге җыентыкта Русия, Башкортстан һәм Октябрьский шәһәренә, яугир-якташларга, Ватан каһарманнарына багышланган иҗат җимешләре тупланган.
Сергей Иосифович Агапов («Светлая даль», «Новая песня» шигырьләре), Александр Иванович Зимин («Восковые свечи»), Әминә Ямалетдиновна Зиннурова (И. Комендантовның «Туган җиргә ул легенда булып кайтты» исемле җыентыгына кергән М. Хәйретдиновка багышланган татар телендәге шигырьләр), Ольга Васильевна Мороз (шәһәрдәш, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Владимир Яковлевич Тарасовка багышланган әхлакый-патриотик очерк «Какой герой — такой народ»), Роберт Явдатович Нурмөхәммәтов («Барлык буын яугирләренә» шигыре), БР сугыш һәм хезмәт, Кораллы көчләр ветераннары советы — җитәкчесе Ю. В. Корольков (өч өлештән торган «Улицы моего детства», Советлар Союзы Герое Ш. Ю. Гатиатуллин истәлегенә «Сын Отечества», П. И. Анпилоговка багышланган «Полный кавалер ордена Славы» брошюралары һәм стендлар), «Илһам/Вдохновение» төбәк әдәби берләшмәсе җитәкчесе Нурия Закировна Вәлиәхмәтова (Украинада махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче яугирләргә багышланган «Безнең заман геройлары» фотоальбомы), «Әкият» 35нче балалар бакчасы вәкилләре Ольга Федоровна Пастухова һәм Марина Анатольевна Данилова («Бу көннәрнең даны тынмас» проекты, электрон төрдәге «Хәтер китабы» презентациясе, проект турында видеоролик), «Яшә, Җир!» эзләү төркеме — җитәкчесе Р. А. Кашапов, аның урынбасары Н. Х. Садыйкова (фронтовиклар, якташ-геройлар турында хикәяләр, эзләү, хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, экологик эшчәнлеккә багышланган очерк-мәкаләләр тупланган «Яшә, Җир!» китабы), Гөлнара Ринатовна Шәймухаметова («Батырлыкка йөрәк белән кагыл») катнашучы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде. Иҗатчылар чыгышы тантаналы чараның матур бизәге булды, яугирнең якты истәлегенә мәдхия буларак яңгырады.
Арытаба М. Хәйретдинов һәйкәле янында митинг һәм чәчәкләр салу тантанасы оештырылды. Чарада хакимият, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Х. Мөҗәйнең туганнары, авылдашлары, иҗатчылар катнашты. Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары О. Латыйпов, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары комитеты рәисе М. Галләмов якташның каһарманлыгына, тормыш сәхифәләренә багышланган хатирәләр белән бүлеште.
Сүз ахырында. Мөҗәһит Хәйретдинов бу дөньяда 43 ел гына яшәп калса да, шушы кыска вакыт эчендә дә күп каһарманлыклар эшләргә өлгерә. Башка яшьтәшләре кебек үк 18 яшендә армиягә алына. Нәкъ әлеге чордан ул тормышын хәрби хезмәткә багышлый. Әмма аның тагын бер зур мавыгуы була — әдәби иҗат эше. Шигырьләре, очерк-хикәяләре укучылар күңеленә хуш килә, алар еш кына матбугат басмаларында күренә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Х. Мөҗәй беренче көннәрдә үк фронтка китәргә карар кыла. Яу кырында да сынатмый батыр татар егете, полк командиры була, подполковник дәрәҗәсенә ирешә. 1942 елда Харьковка һөҗүм вакытында полкы белән дошман чолганышына эләгә. Әсирлектә дә якташ фашистларга каршы көрәшне дәвам итә. Ул яшерен хәрби оешма җитәкчеләренең берсе була. Тик 1943 елда гестапо аларның эзенә төшә. Оешма җитәкчеләре Дахау концлагерена озатыла. Хөкем карары катгый була — үлем! 1944 елның 4 сентябрендә фашистлар туксан ике тоткынны, шул исәптән М. Хәйретдиновны да атып үтерә...
Октябрьский халкы якташ турындагы якты хатирәләрне кадерле мирас буларак саклый, аны буыннан-буынга тапшыра. Бу максаттан биләмәдә «Хәйретдинов хәрәкәте» эшләп килә. Шәһәр советы депутатлары Президиумы карары белән Үзәк китапханәгә М. Хәйретдинов исеме бирелгән. Биредә кече Ватанга мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү юнәлешендәге программалар эшләп килә. Җиңүнең 60 еллыгына мемориаль такта ачылды. Китапханәдә герой-якташка багышланган хәтер почмагы оештырылган. М. Хәйретдиновның тууына 100 ел тулу уңаеннан Төрекмәндә һәйкәл ачылды.
Үлем җәзасы каршында да Ватанга чиксез мәхәббәт, фашистларга нәфрәт тулы әсәрләр иҗат иткән якташ-шагыйрь күңелләребездә көчле ихтыярлы, туган җиргә тугры яугир булып мәңге сакланачак!
М. Хәйретдинов истәлегенә
121 яшьтә батыр,
Яше үрли югары.
Меңәр еллар тагы яшәр
Булганга ул бәһале.
Матурлады аны үзе
Тырыш хезмәте белән.
Гомерен дә хәтта бирде
Безнең киләчәк өчен.
Ул яшь булып калды җирдә,
Зурлап искә алабыз.
Шуңа аның хөрмәтенә
Җыр-шигырьләр язабыз.
Үзе дә бит шагыйрь булган,
Зурлаган туган җирен.
Җәллад кулы астында да
Ташламаган каләмен.
Яшь буынга үрнәк булып,
Гомергә яшәр җирдә.
Туган көнен искә алып,
Бәйрәм итәрбез бергә.
Конкурслар үткәрербез,
Йомгаклап ел да көзгә.
Чөнки батыр якташыбыз
Лаеклы үрнәк безгә.
Горур башын имәгән...
Төрекмән клубы каршында
Биек постамент тора.
Шагыйрь Мөҗәй Хәйретдиннең
Бюсты куелган анда.
Ул — баһадир командир,
Булган сугыш кырында.
Туган илен данлаган
Бөек патриот-шагыйрь дә.
Җәллад кулы астында
Горур башын имәгән.
Соңгы сулышында да
Көрәшкән дошман белән.
Якташыбыз булганга
Аның белән без горур.
Алда киләчәк буынга
Үрнәк булып тора зур.
Мәктәпләрдә күп чаралар
Мөҗәһит белән бәйле.
Ватанына тугры булып
Яулады ул бәһане.
Бәйрәм саен якташлары
Килеп чәчкә салалар.
Аннан батырны олылап,
Җыелып искә алалар.
Таһир ХӘБИРОВ