Туган як
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
7 сентябрь 2022, 16:11

Геройларыбыз белән горурланабыз

 «Җиңү» паркында терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне һәм Украинада махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган яугирләр хөрмәтенә мемориаль такта ачылу уңаеннан митинг үтте.

Геройларыбыз белән горурланабыз
Геройларыбыз белән горурланабыз

Анда Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Эльдар Насретдинов, шулай ук Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Егор Мироновның әнисе — Елена Артуровна һәм Вадим Венюковның әти-әнисе — Зилә Ниловна һәм Юрий Васильевич, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, юнармиячеләр, кадетлар, патриотик клублар әгъзалары, шәһәрдәшләр катнашты.

БРның сәламәтлек саклау министры Айрат Разифович шәһәр халкына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте һәм үз исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде:

— Бүген илебез Украина биләмәсендә махсус хәрби операция үткәрә, — дип билгеләде ул. — Егетләребез анда ил каршындагы изге бурычын үти, аны яклау өчен хәтта гомерләрен дә аямый. Ватаныбыз каһарманнары — Егор Миронов, Вадим Венюков һәм башка якташлар турындагы якты истәлекне мәңге онытмаячакбыз, аларның исемнәре ил, республика һәм шәһәр тарихында калачак. Илебезгә чын батырларны тәрбияләгән ата-аналар, укытучылар каршында баш иябез.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне — Русиянең яңа истәлекле датасы. Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Бу вакытта 314 кеше һәлак булды, шуларның 186сы балалар иде.

— Без терроризмга каршы көрәш көне кысаларында вәхшиләр кулыннан һәлак булган меңнәрчә ватандашның якты истәлегенә хөрмәт белдерәбез, — дип билгеләп үтте чараны алып баручылар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: