Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
22 июнь 2022, 16:58

Сугыш корбаннарын искә алыйк...

22 июнь — илебез тарихындагы иң фаҗигале даталарның берсе, нәкъ шушы көнне фашист илбасарлары явызларча туган җиребезгә басып керә…  

Сугыш корбаннарын искә алыйк...
Сугыш корбаннарын искә алыйк...

1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, бу афәттә дистәләрчә миллион кеше һәлак була. Сугыш 1418 көн дәвам итә һәм совет яугирләренең җиңүе белән тәмамлана.

1996 елдан 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләнә. Агымдагы елда шушы көнне Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен Русия буенча сугышта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Бу вакытта телевидение һәм радио эфирында тапшырулар, сәүдә үзәкләрендә кассалар эше, җәмәгать транспорты һәм шәхси автомобильләр хәрәкәте туктатылып торды. Кайбер предприятиеләрдә дә бер минутка тынлык урнашты.

Октябрьский бөтен ил белән бергә Хәтер чараларына кушылды. «Солдат уйлары» мемориалы янында хакимият вәкилләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, уку йортлары директорлары, депутатлар, яшьләр хәрәкәтләре әгъзалары һәм ветераннар җыелды. Шәһәрдәшләр 20нче гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән ватандашларны бер минут тынлык белән искә алды, һәйкәлгә чәчәкләр салды. Аннары чик гаскәрләре хөрмәтенә мемориал биләмәсендә Брест крепостенең 17нче Кызыл байраклы чик отрядының 9нчы заставасы сугышчыларының каны тамган җир белән капсула күмелде. Фашист илбасарларының һөҗүменә беренче булып каршы торган батырлар истәлегенә хөрмәт билгесе бу...

М. Хәйретдинов исемендәге Үзәк китапханәдә 13нче мәктәпнең хезмәт лагерында тәрбияләнүчеләр өчен «Кайгылы көн» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Китапханә хезмәткәрләре 1941 елның 22 июнендә булган фаҗигале вакыйгаларны бәян итте. Укучылар Левитан тавышын тыңлады, ул еллардагы документаль кадрларны карады, Русиядә бу көнне ничек билгеләп үтүләре турында мәгълүмат алды. Хәтер һәм кайгы көнендә РФ Президенты боерыгы буенча флаглар төшерелә, теле һәм радиоэфирларда күңел ачу тапшырулары туктатылып тора, алар урынына тамашачылар сугыш турындагы фильмнар карый һәм җырлар тыңлый. Илебез төбәкләрендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар хөрмәтенә истәлекле чаралар оештырыла.

2009 елдан бирле илдә «Хәтер шәме» Бөтенрусия акциясе үткәрелә. Быел бу чарада полиция хезмәткәрләре белән берлектә иҗтимагый совет әгъзалары һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлек ветераннары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләрне искә алды, «Солдат уйлары» мемориалына чәчәкләр салды.

Акция Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Айдар Төхбәтуллин һәм иҗтимагый совет рәисе Асия Мофаззалова чыгышыннан башланды, алар Җиңү хакына үз гомерләрен дә аямыйча сугышта һәлак булучыларга олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде, тарихи истәлекләрне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады. Традиция буенча, Ватан каһарманнарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Хәтер көнендә шәһәр мәдәният йортында башкорт халык театры (режиссеры — Нурсилә Кәримова) артистлары сәхнәләштерүендәге әдәби-музыкаль тамаша күрсәтелде.

«Сугыш көйдергән хатлар» (Письма, опаленные войной») дип исемләнгән театр постановкасын карарга шәһәребез мәктәп-гимназияләре нигезендә оештырылган җәйге лагерьларда шөгыльләнүче балалар килде. Нәни кунаклар тамашаны тәэсирләнеп күзәтте, алар артистларның үз рольләрен бар күңелен биреп башкаруын бик охшатты.

— Илебез язмышындагы иң дәһшәтле вакыйгаларның берсе — Бөек Ватан сугышы тәмамланганга инде күп еллар узса да без ул чордагы тарихи истәлекләрне сакларга тиешбез, — дип билгеләде Нурсилә Вәлиян кызы. — Бу хатирәләрне балалар, оныклар онытмасын иде. Бүгенге тамашаны да театрыбыз шушы максатны күз уңында тотып әзерләде. Барысы постановкада 19 кеше катнашты. Әзерлек эшләрен ике атна эчендә башкарып чыктык. Артистларыбызны мин бик хөрмәт итәм, аларның һәрберсе өчен дә йөрәгем түрендә урын бар. Театрыбыз өчен бәяләп бетергесез кешеләр алар, бөтен эшләрдә дә иң зур ярдәмчеләрем, нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә теләктәшлек күрсәтәләр. Катнашучылардан 84 яшьлек аксакалыбыз — Илдус ага Башаровны билгеләп үтәсем килә. «Мин яратам сине, тормыш» өлкән яшьтәгеләрнең иҗаты фестивалендә җиңү яулаган кеше ул. Аңа олы хөрмәтемне җиткерәм! Бүген арабызда беренче тапкыр сәхнәгә чыгучылар да бар. Аларга тәвәккәллекләре, сынатмаулары өчен шулай ук рәхмәтлемен.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: