Туган як
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
26 Май 2022, 10:38

«Тормыш авырлыгын без күтәреп, күпме сыгылсак та сынмадык!»

… Ут эченә кермәсәләр дә, каһәр суккан сугыш алар язмышына да үтеп керде, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте.  

«Тормыш авырлыгын без күтәреп, күпме сыгылсак та сынмадык!»
«Тормыш авырлыгын без күтәреп, күпме сыгылсак та сынмадык!»

Сугыш чоры балалары бик иртә сабыйлыктан чыкты, көч җитмәстәй авыр хезмәттә чыныгып үсте, күпләре ятимлек ачысын татыды, ач үлем белән күзгә-күз очрашты.

«Итәгем тулы бала, ничек оялмый үлдең?..»

Шәһәребездә гомер итүче сугыш чоры баласы, күп сандагы медальләр белән бүләкләнгән 94 яшьлек Шәмситалига Шәйхуллина да башка чордашлары кебек үк дәһшәтле елларның бөтен авырлыгын татып үсә. Шәмситалига Салих кызы 1928 елның 5 апрелендә Туймазы районының Өязетамак авылында дөньяга килә. Әтиләре 9 балалы ишле гаиләдән була, 8 малайның бөтенесе дә Өязетамакта төпләнә, читкә китми. Әниләре исә яшьли вафат була, 33 яшендә җиденче баласын тапканда кан китү аркасында сабыйларын ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома... «Ул нарасый өч ай гына яшәп калды. Бүгенге заман тәрбиясе булса бәлки исән дә булыр иде, әмма элек андый мөмкинлекләр булмады шул», — дип сөйли Талига апа.

Бу хәлләрдән соң берәр ел үткәч, гаилә башлыгы Татарстан якларыннан яңа әни алып кайта. Әмма озак та тормый, ил өстенә зур афәт килә, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елда әтиләре — 36 яшьлек Салих Хәйруллин сугышка алына. Бу вакытта үги әниләре бала табып кала. 13 яшьлек Талига 8 сабый арасында иң зурысы була.

Әтиләре 122нче Башкорт кавалериясе дивизиясендә хезмәт итә. Ике елдан үле хәбәре килә. «Әткәйнең ничек һәлак булуы турында аның белән бергә хезмәттә булган авылдашыбыз Сәгыйть абыйдан ишетеп белдек, — ди Талига апа. — Фашистлардан яшеренеп урманда ялга туктаганнар. Берзаман нәкъ атлар торган җиргә бомба килеп төшкән. Әти атны бик ярата иде. Бомбадан калган чокырга, минеке бәлки исән калгандыр, дип төшеп китә ул. Шунда дошманнар күреп алып, үзен дә атып үтерәләр… Кара кәгазь килгән көн хәтергә уелып калган. Әниебез хатны укып чыкты да янып торган мичкә ыргытты да бәрде. «Итәгем тулы бала, ничек оялмый үлдең», — дип такмаклап елады… Соңыннан авыл советыннан әткәй турында сорыйлар икән, ә үле хәбәре юк, көлгә әйләнгән. Сугыш елларында бөтен ил белән кичердек күтәрәлмәстәй кайгы-хәсрәтләрне, кешеләр җан газапларын йөрәк түренә яшереп, авыр хезмәттә онытылырга тырышты. Алга таба яшәргә, балаларны аякка бастырырга, җимереклекләрне төзәтергә кирәк иде. Әнкәйгә рәхмәт, әтиебез сугышта үлеп калса да безне ташлап китмәде, ул еллардагы бөтен михнәтләрне бергә кичердек».

«Сугышчылар белән бергә җиңүне якынайттык»

Талига авылда 5 класс кына укып кала. Үсмер чактан ук эшли башлый. 15 яшьтән сыер савучы була, өч кыз 45 сыерны савалар. Бүгенге кебек ярдәмче аппаратлар булмый ул вакытта, барысы да кулдан эшләнә. Малкайлар бозауласа ярты төнгә кадәр кайтып кермичә карый аларны кызлар.

— Иң кыены ачлыкның үзәккә үтүе булды, сыерны сауганда учтан әз-әз генә сөт йотып куя идек, — дип искә ала Талига Салиховна. — Ярый әле үлән күп үсә, ачы кукы, төче кукы, кузгалак, юа, балтырган — һәммәсе дә ул чорда күп гаиләләрне ач үлемнән коткарып калучылар булды. Черегән бәрәңгедән кәлҗемә пешерә идек. Берзаман әнкәй шул ризыкны әзерләп маташа. Барлы-юклы чи утын юньләп янмагач теге кәлҗемә пешми ята. Хәзер нишләргә? Мичкә карап тордым да болай дип әйтеп куйдым:

«Эх, бәрәңге кәлҗемәсе,

сүрән мичтә катмыйсың,

Җитмеш бишне ашасаң да

йөрәгемә ятмыйсың!»

Инәки моны ишетеп, аркамнан сөеп: «Әй, бәгырькәем, шагыйрь булмакчы бит син», — диде. Әйткәндәй, шигырь язуга сәләт безнең нәселдән килә.

1944 елда Ленинградка бер төркем яшьләрне окоп казырга җибәрәләр. Алар арасында Талига да була. «Буйдан-буйга сузылган торбалар үткән урында эшләдек. Окоп дигәне шул булып чыкты. Ике айлап вакыт үткәч, колхозга эшчеләр кирәккәнгә хатын-кызларны кайтарып җибәрделәр, егетләрне ФЗОга алып барабыз дип калдырдылар. Алар өч елдан гына кире кайтты».

Өязетамакта бакчачылык эшендә дә озак еллар хезмәт куя тырыш кыз, бригадир була. 45 гектарлы җирне эшкәртәләр, теплицаларда кыяр, помидор, кәбестә рассадалары, шулай ук суган-сарымсак, кызыл чөгендер  үстерәләр. Аннары аларны Октябрьский,  Туймазы, Собханкүлдәге яшелчә саклау урыннарына илтеп тапшыралар. Яхшы эшләгәне өчен «Юматово» шифаханәсенә юллама бирәләр. Туймазыга чакырып, идәнгә җәя торган матур палас та бүләк итәләр. «Минем белән берлектә эшләгән агроном Сальваны еш искә төшерәм, — ди Талига апа. — Бердәм тырышлык нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирештек тә инде. Сальва бүген дә исән, Өязетамакта яши».

Бакалыда тракторчы һөнәренә дә укый мәкаләм каһарманы. Мең курсант арасында белем алып, рус телен дә өйрәнеп кайта.

1951 елда кияүгә чыга. Тормыш иптәше Зәкиулла Шафикъ улы белән бер авылдан булалар. Егет түбән очта, кыз югары урамда яши. Зәкиулла сугыштан бер аягын бот төбеннән өздереп кайта, орденнар белән бүләкләнә. Танышу тарихларын болай бәян итә Талига апа: «Инәки тракторчыларга көндезге аш әзерли, ә Зәкиулла ат белән өч центнерлы мичкәгә сыек ягулык тутырып ташый икән. Юл уңаеннан әнине утыртып алып кайта башлаган ул. Тол хатынның хуҗалыкта да эше күп, тегермәнгә барып, бодаен тарттырып кайту, утын китерү кебек эшләрдә дә булыша егет. Шул рәвешле, башта әнием белән дуслаша. Ул аңа хәтта Талига укып кайткач минеке булачак, дип әйтеп куя. Укудан кайткач бер ел тракторда эшләп калдым әле. Зәкиулла артымнан бер тотам калмый йөреп, теңкәмне корытып бетерде. Бармас та идең, күп кызлар ирсез калды бит ул елларда. Яу кырыннан кайткан егетләрнең дә күбесе гарипләнгән иде, кайсы аяксыз-кулсыз, кайсы сукыр-чукрак дигәндәй. Зәкиулла исә үзебезнең авылда туып-үскән егет, эшчән, тырыш. Әни дә хуплагач, тәвәккәлләдем инде. Ирем мин авырга узгач тракторда башка йөрмисең, зыяны тияр дә гарип бала туар, диде. Бик яраттым шул техниканы, көндезге аш вакытында булса да сорап торып, болын буйларын урап кайта идем… Зәкиулла белән 45 ел яшәдек. Бик матур гомер иттек. Гаилә булгач табак-савыт шалтырамыйча да тормый, әлбәттә. Мондый вакытта хатын-кызның сабырлык күрсәтүе кирәк. Ипләп-җайлап кына үткәреп җибәрәсең шулай. Ике кыз һәм ике улыбызга гомер бирдек. Иң кече сабыемны 41 яшемдә таптым, иптәшем безне картайганда караучы булыр диде».

… Рамазан аенда тугач, Талиганы озын гомерле булыр дигәннәр. Рас килә бу сүзләр. Бүген инде ул 94 яшьне ваклый. «Күп тапкырлар үлемнән калганмын, — ди мәкаләм герое. — Чәчәк чире белән каты авырыганмын. Сугышка кадәр дүрт туганым кызамыктан вафат булган, бу чир дә мине читләтеп узган. Бүген сигез баладан Баулыда яшәүче сеңлем белән икәү генә калдык. Әй, язмыш, узган тормышыбыздагы күргәннәрне, эшләгәннәрне сөйләп бетерерлек түгел инде. Андый авырлыкларны Ходай башкача беркемгә дә күрсәтмәсен, алар кабат-кабат хәтердә яңарып, күңелне сыкрандыра. Абзарга кереп кычкырып елаган чаклар да булды. Әмма бераздан нишләп әле елап торам, дип, җырлап җибәрә идем, бу төшенкелектән котылу чарасы булгандыр… Бүген исә балалар-оныкларга юанып гомер итәм. Якын кешеләрем хәл белешеп тора, килеп йөриләр, тәмле күчтәнәчләр, кулдан эшләнмәләр бүләк итәләр. Минем турыда кайгыртып, хәстәрлек күреп торучы Гүзәлия ханымга да бик рәхмәтлемен. Ул якын дустыма, ярдәмчемә әверелде. Аның белән озаклап сөйләшеп-серләшеп утырабыз, истәлекләрне барлыйбыз».

… Сугыш тәмамлангач та әле тормышлар тиз генә көйләнеп китмәсә дә, ул чорда яшәүчеләр үзләрендә кәефләрен күтәрерлек, элеккеге яшәешне тергезерлек көч тапкан. Чөнки дөнья белән килгән афәт алдында югалып калмыйча, кешеләр бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәмләшеп яши белгән. Хәзерге тыныч, җитеш тормыш өчен без да бурычлы. Кадерле ветераннарга, сугыш чоры балаларына һәм шәхсән Шәмситалига Салиховнага ныклы сәламәтлек, иминлек, якын кешеләренең игелеген тоеп, бәрәкәтле гомер итүләрен теләп калабыз. Без сезгә мәңге рәхмәтле!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: