Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
26 Май 2022, 10:41

Әтисез калдырган сугыш…

Наилә Гаделшина, Раиса Сачкова һәм Тамара Климова Җиңү көне алдыннан «Солдат уйлары» һәйкәле янында шәһәрнең КПРФ оешмасы тарафыннан үткәрелгән тантаналы чара вакытында таныша.

Әтисез калдырган сугыш…
Әтисез калдырган сугыш…

Бу ханымнарның өчесенең дә балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Сугыш башланганда Наилә Загидулловнага тугыз, Раиса Федоровнага — алты, ә Тамара Ивановнага ике яшь була. Аларның әтиләре яу кырларында илебез азатлыгы өчен башын сала.

Тылда әниләре белән һәр гаиләдә өчәр бала кала. Бүген инде олы тормыш тәҗрибәсе туплаган ханымнар колхозда көне-төне авыр хезмәттә йөргән әниләренә үзләрен лаеклы тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт хисләре белән яши. Совет халкы батырлыгына олы хөрмәт йөзеннән Наилә Загидулловна, Раиса Федоровна һәм Тамара Ивановна «Солдат уйлары» һәм «Сугыш балалары һәм тыл хезмәтчәннәре» һәйкәлләренә чәчәкләр салды…

П. ЛАПТЕВ, җәмәгать хәбәрчесе.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: