Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
26 Май 2022, 09:41

Җиңү кайтавазы мәңгелек

«Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләре һәм каһарманнарына багышланган чара узды.  

Җиңү кайтавазы мәңгелек
Җиңү кайтавазы мәңгелек

Чарага мәктәп укучылары, татар теле укытучылары, «Алтын башак» әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырылган иде. Аны Туймазы татар конгрессы җитәкчесе Индира Әбүзәр кызы Латыйпова оештырды.

Районыбыз каләм тибрәтүчеләре: Наҗия Гәрәева, Лилия Кашапова-Искужина, Ләлә Маннанова, Лира Гыйниятуллина, Люция Фәтхетдинова, якташларыбыз Фатыйх Кәрим, Хәйретдин Мөҗәй, Даян Мурзин, Муса Гәрәев, Гази Кашшафларның тормыш һәм хәрби хезмәт юлы белән тәфсилләп таныштырды. Үзләренең сугышка һәм тыныч тормышка карата мөнәсәбәтен чагылдырган шигырьләрен дә укып ишеттерде алар. «Сугыш чоры балалары» Әнәс Сафуанов белән Тамара Фәрваева бала чакларында күргән михнәтләрне хәтерләрендә яңартты. Фәнүзә Якупова сугыш ветераны булган әтисенең шигырьләре, Туймазы шәһәренең фронтовик-шагыйре Әмир Дивеев әсәрләренә тәрҗемәләре белән Әлфия Газизова таныштырды.

Өязетамак мәктәбеннән Әминә Шакирова, Равил Шәйхулов, Рамазан Зиганшин (укытучылары — Әкълимә Мирхатыйповна Хәмидуллина), Туймазы 2нче санлы мәктәбеннән Элина Гыйләҗетдинова, Амелия Нәбиуллина, Булат Мостафин (укытучылары — Джолдошева Лилия Фән кызы), Кәкребаш мәктәбеннән Умар Хәсәнов (укытучысы — Ләйсән Фәһим кызы Зарипова) Ф. Кәрим, Х. Мөҗәй, Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле башкардылар.

Күңелләрне җилкендереп, чарага аерым бер аһәң өстәп, скрипка моңы яңгырады. Аны тамашачыга Амелия Нәбиуллина уйнап ишеттерде.

Бер тында үткән чара күңелләрдә бик озак сакланыр. Без тыныч тормышта яшәсен өчен башларын салган якташларыбызның исеме, сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары хәтер түрендә уелып калыр.

Әлфия Шәйхлисламова, Туймазы районы Кандра авылы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: