+23 °С
Ачык
Җиңү бәйрәменә тәгаенләп оештырылган химая чарасын үткәрүгә «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләр заводы җитәкчелеге зур өлеш кертте. Зает төбәгенең ветераннар советы рәисе Кузнецов Виталий Филиппович яшь буын вәкилләре белән берлектә бүләкләрне таратуда катнашты.
... Утлы сугыш елларында тылда хезмәт куючыларга, сугыш чоры балаларына, тол хатыннарга бик күп авырлыклар кичерергә туры килде. Шуңа да карамастан, алар көчле рухлы булып кала белделәр. Бүген дә хөрмәтле якташлар яшь буынга үрнәк булып яши. Аларга исәнлек, имин тормыш теләп калабыз!