Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
18 Май 2022, 16:29

Исәнмесез, кадерле редакция!

Тугызынчы май — Җиңү бәйрәме якынлаша. Бу Җиңүне якынлаштырырга безнең әткәй дә үзенең олы өлешен керткән.

Әткәй — Газизов Насыйбулла Идиятулла улы 1910 елда Мулла авылында туган. Үсмер вакытында ук «Марат» артелендә атлар караучы булып хезмәт юлын башлый, соңыннан сугышка кадәр умартачы булып эшләгән. Сугыш еллары турында мин аның үзе сөйләгәннәреннән генә беләм. Минем истә калганнардан: әткәй 1947 елның декабрендә генә сугыштан кайткан. Нинди җирләрдә булган, нинди юлларда йөргәнен сөйли торган иде. Харбин, Халкин, Чита дигән шәһәр исемнәре минем истә калган. Сугыштан кайткач, әткәй шушы колхозда умартачы эшен дәвам иткән һәм лаеклы ялга чыккач та берничә ел умартачы эшен ташламаган. Безнең әткәй төрле һөнәр остасы, эшчән, сабыр һәм йомшак күңелле, ягымлы кеше иде.

Әткәйнең якты рухына багышлап берничә юллар:

Чыктым да мин Чатра юлларына,

Көнчыгышка карап атладым.

Сул ягымда минем ташлы таулар,

Уң ягымда дулкынлана иде игеннәр.

Ә алда «Насыйбулла умарталыгы» булыр,

Тик мин аны никтер тапмадым.

Умарталыкны яулап алган урман,

Вак куаклар уралганнар колмакка.

Бал кортлары никтер гөжләмиләр,

Чишмә чылтыравы да керми колакка.

Биек кычытканнар хуҗа булган,

Умартачы йөргән такыр сукмакка.

Салам түбәле каравылчы өе дә

Авып төшкән күптән бер якка.

Зур бер өстәл лапас астында

Күз алдында әле бүгенгедәй,

Анда һаман нидер төзәтә кебек, нидер эшли

Ак халатлы, ап-ак чәчле умартачы

Насыйбулла — безнең әткәй!

Курган өлкәсе,

Шадрин шәһәреннән Нурия.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: