Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
11 Май 2022, 16:46

Тезелеп сафларга барыгыз гел алга!

Октябрьскийда Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары күркәм гадәт буенча «Сафларга тезелеп җыр башкару» конкурсыннан башланды.

Тезелеп сафларга барыгыз гел алга!
Тезелеп сафларга барыгыз гел алга!

Әлеге бәйге шәһәрдә инде 16нчы тапкыр оештырыла. Агымдагы елда таләпчән жюри һәм тамашачылар хөкеменә 19 уку йорты (гимназия һәм мәктәпләр, С. Кувыкин исемендәге нефть колледжы, коммуналь-төзелеш һәм күпьюнәлешле һөнәри көллиятләр, «Юнармия»нең урындагы бүлеге

һәм генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге Беренче аерым юнармия полкы) үзләренең сафларга тезелгән тартмаларын тәкъдим итте.

Конкурста катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов сәламләде. Александр Петрович егетләр-кызларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде, якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаенан тәбрикләүләрен җиткерде.

Жюри әгъзалары белән дә танышып үтик. Бу исемлеккә хакимият башлыгы урынбасары Надежда Зарипова, мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов, комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы, капитан Владимир Бермишев, урындагы ДОСААФның Октябрьский авиация-техник спорт клубы начальнигы Айдар Хәмитов, спорт һәм физик культура комитеты рәисе Илдар Рамазанов, Яшьләр сарае директоры вазыйфаларын башкаручы Лариса Скачкова, генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге Беренче аерым юнармия полкы командиры, «Юнармия»нең урындагы бүлекчәсе штабы начальнигы Александр Пшеничный, «Гвардия» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Рөстәм Абдулкаюмов керде.

Конкурсантлар тигез сафларга тезелеп, бердәм һәм тантаналы төстә үзәк мәйдан буйлап үтте. Жюри вәкилләре колоннада хөрбиләрчә төгәл, тигез атлап баруны, җырларның башкарылу дәрәҗәсен бәяләде. Гомумән алганда, барлык катнашучылар да яхшы әзерлектә булуын күрсәтте.

Жюри нәтиҗәләр ясаган һәм балларны кушкан арада тамашачылар каршында Яшьләр сараеның үзешчән коллективлары, «Феникс» бию студиясе, Алсу Фәттахова, Екатерина Давыдова һәм Екатерина Селютина, Лиана Багданова, Диана Насыйбуллина һәм башкалар чыгыш ясады.

Ниһаять. җиңүчеләрне игълан иттеләр. Гомуми белем бирү йортлары арасында өченче урынны 2нче гимназия һәм 12нче мәктәп бүлеште, 8нче һәм 10нчы мәктәпләр — икенче булды, җиңүче исемен 3нче гимназия һәм 22нче мәктәп яулады.

Урта-махсус уку йортлары арасында коммуналь-төзелеш көллияте — 3нче, күпьюнәлешле һөнәри колледж — 2нче, нефть көллияте 1нче урынга иреште.

Патриотик берләшмәләрдән генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге Беренче аерым юнармия полкы икенче урын алды, «Юнармия»нең урындагы бүлекчәсе җиңүче булды.

Барлык катнашучыларга да истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр 9 Май көнендә тантаналы парадта катнашты.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: