Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
11 Май 2022, 16:45

Мәңгелек дан сезгә, яугирләр!

Илебезнең барлык төбәкләрендә Җиңү көне билгеләнгән ямьле май аенда тантаналы чаралар оештырылды.

Мәңгелек дан сезгә, яугирләр!
Мәңгелек дан сезгә, яугирләр!

Бөек Ватан сугышында Җиңү — Русия халкының милли горурлыгы, хәрби даны һәм батырлыгы билгелесе ул. Туган төбәк өчен мөһим вакыйгаларга инде күп еллар узса да алар турындагы истәлекләрне кадәрләп саклыйбыз, киләсе буыннарга тапшыра барабыз.

Сугышның беренче көннәреннән үк соцшәһәрдә яшәүчеләр, Нарыш, Зает, Мулла, Московка, Төрекмән авыллары халкы фронтка китә. Кызганычка каршы, аларның барысына да исән-сау килеш туган якка әйләнеп кайту насыйп булмый. Әмма без каһарманнарның исемнәрен онытмаячакбыз, алар хәтеребездә һәрчак сакланачак.

Октябрьскийлылар ел саен якташ яугирләрне хөрмәтләп искә ала, хәтер митингларында катнаша. Агымдагы елда да Геройлар аллеясе, «Солдат уйлары», «Тыл эшчәннәре һәм сугыш балалары» мемориаллары; Московка, Зает, Нарыш микрорайоннарындагы 1941-45нче еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә стелалар; 12нче мәктәп биләмәсендәге билгесез солдат һәйкәле; 25нче микрорайонда, Төрекмән, Мулла бистәләрендә геройлар — Т. Нуркаев, М. Хәйретдинов, Ш. Гатиатуллин һәйкәлләренә чәчәкләр салу; мәктәп-музейларда ветераннар белән очрашулар узды.

«Солдат уйлары» һәйкәле биләмәсендәге тантаналы чарада Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, шәһәрнең мактаулы кешесе, ветераннар Советы рәисе Юрий Корольков, сугыш, хәрби хезмәт һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, офицерлар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, төбәк үзидарә органнары рәисләре, яшь буын вәкилләре катнашты.

Митинка җыелучылар «Солдат уйлары», «Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары» һәйкәлләренә, шулай ук «Геройлар аллеясе»ндә урнашкан герой-якташлар бюстларына, «Хәтерлибез. Хөрмәтлибез. Горурланабыз» дип аталган стелага чәчәкләр салды.

Төрекмән бистәсендәге «Нур» клубы биләмәсендә иртәнге якта ветераннар «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты. Аннары һәвәскәрләр әзерләгән чыгышлар күрсәтелде, бүләкләү тантанасы оештырылды. Хөрмәтле кунаклар исемлегендә шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары С. Литов, Милли мәдәниятләр үзәге директоры Г. Сәхабетдинова, тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры И. Медведева, М. Хәйретдинов исемендәге «Илһам» төбәк әдәби берләшмәсе җитәкчесе Н. Вәлиәхмәтова (Туймазы шәһәре) һәм башкалар бар иде.

Чаралар кысаларында шагыйрь, прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы М. Хәйретдинов истәлегенә багышланган мемориаль такта һәм һәйкәлгә батырның туганнары, авылдашлары, кунаклар чәчәкләр салды, истәлек фотоларына төште.

11нче татар гимназиясендә оештырылган хәтер митингында Бөек Ватан сугышы ветераны Вәгыйз Сайфуллович Насыйбуллин, РФ хәрби-һава көчләре подполковнигы, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Ришат Абузарович Нәбиуллин, шәһәр округы Советы сәркатибе Фәнис Варисович Нургалеев, мәктәп директоры Р. Нәфыйков, ветераннар һәм укучылар катнашты. Бу көнне сугыш һәм тыл батырлары исеменә күп сандагы рәхмәт сүзләре, изге теләкләр җиткерелде, һәлак булган якташлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Мулла микрорайоныннан Бөек Ватан сугышында 262 ир-егет катнашкан. 138 яугир ил азатлыгы өчен башын салган. Төбәк халкы каһарманнарның якты истәлеген изге ядкарь итеп саклый, аны яшь буынга тапшыра.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: