Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
11 Май 2022, 17:01

Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне!

Быел 9 майда илебез халкы 77нче тапкыр Җиңү бәйрәмен каршы алды.

Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне!
Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне!

... Совет яугирләре Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтте, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашты, илне дошманга бирмәс өчен үз гомерләрен дә аямады. Сугышның ачы җилләре һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды, чиксез кайгы-хәсрәтләр китерде. Тылдагы тормыш икенче фронтка әйләнде. Бөтен эш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка кирәк-ярак, җылы киемнәр дә әзерләргә, бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

Тыл хезмәтчәннәре фронтка олау-олау икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды. Әмма бирешмәделәр, барыбер тырыштылар. Атлар беткәч, үгезләр җигеп

җир тырмаладылар, бәләкәй арбада симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр.

Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара мөһерле кәгазьләр агылды. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча Җиңү көнен якынайтты ватандашлар.

Лачын кебек баһадирларыбыз бер-бер артлы шәһәрләрне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан арындырып, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Җир йөзендә мәңгелек тынычлык булсын өчен миллионнар һәлак булды. Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 77 еллык тарих катламы астында калды. Әмма кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, илебезгә азатлык, тынычлык китергән яугирләрнең каһарманлыгы әле дә исән, алар халык күңелендә һәм дә дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Без геройларыбызны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл эшчәннәрен хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

9 май иртәсендә Октябрьский шәһәренең Ленин исемендәге үзәк мәйданында тантаналы чаралар оештырылды. Хөрмәтле ветераннар, тыл батырлары, сугыш чоры балалары орден-медальләрен чыңлатып, матур бәйрәмнең түрендә урын алды. 1941-45нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган парадны генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге Беренче аерым юнармия полкы кадетлары һәм урындагы Юнармия бүлегенең өлкән инструкторы, прапорщик Артем Авзалов җитәкчелегендәге «Юнармеец» хәрби-патриотик клубы яшь армиячеләре ачты. Парад белән Октябрьский шәһәренең хәрби комиссары, подполковник В. М. Шәрифуллин җитәкчелек итте.

Октябрьскийлыларга ихлас тәбрикләү сүзләрен шәһәр хакимияте башлыгы А. Шмелев җиткерде:

— 1945 елның Җиңү маеннан 77 ел узса да халкыбыз батырлыгы турындагы хатирәләр һәркайсыбызның йөрәгендә яши һәм киләчәктә дә яшәячәк. Бөек Җиңү — безнең горурлыгыбыз, хәрби даныбыз, ул — яугирләрнең, тыл эшчәннәренең каһарманлыгы символы, — дип ассызыклады Алексей Николаевич. — Бүген мин әтием — Шмелев Николай Петрович портреты белән безгә бөек илебезне мирас итеп калдырган өлкән буын хәтеренә зур хөрмәт белән Үлемсез полкта узам.

Октябрьскийда әлеге полк сафларына бик күп кешеләрнең кушылуын күрәбез. Геройларыбызны онытмау һәм алар белән горурлану, кадерле истәлекләрне гасырлар буена саклап калу — изге бурычыбыз. Бәйрәм белән, октябрьскийлылар! Бөек Җиңү көне белән!

Сугыш чоры балалары буыны исеменнән шәһәрдәшләргә Башкортстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Нина Никитична Ащеулова мөрәҗәгать итте:

— Мин сугыш баласы, әлеге дәһшәтле вакыйгаларны Воронеж өлкәсендә 1942-43нче елларның җәй-кыш айларында үз күзем белән күргән кеше. Әтием — Никита Александрович Бурцев Берлингача барып җиткән. Ул Рейхстагта үз исемен дә язып калдырган. Ватандашларны иң изге, якты, халыкчан бәйрәмебез — Җиңү көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Яшьләр хәрәкәте вәкиле буларак «Гвардия» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Сергей Абдулкаюмов сугыш геройларына, ветераннарга зур хөрмәтен белдереп, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Арытаба Бөек Ватан сугышында яу кырларында ятып калганнарны, сугыштан соң алган яралардан үлгәннәрне, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Илебез каһарманнарының батырлыгына, Җиңүгә ышанычына соклану йөзеннән, армия белән бердәмлек билгесе буларак парадта катнашучылар «Без — халык армиясе» җырын башкарды, аңа мәйданга җыелган барлык шәһәрдәшләр кушылды.

Җиңү флагы һәм Георгий тасмасы беркетелгән Ан-2 самолеты мәйдан өстендә очыш ясап, техника парадын ачты. Трибуна яныннан күп еллар Совет Армиясе кораллануында булган мотоциклет экипажы, Горький автозаводы автомобильләре һәм «Урал» автомобиле үтте.

Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Сафларга тезелеп җыр башкару» 16нчы шәһәр конкурсының җиңүче-призерлары һәм катнашучылар янәдән үз осталыкларын күрсәтте. Парадны чик буе гаскәрләре, хәрби-диңгез флоты ветераннары, хәрби конфликтларны җайга салуда катнашучылар дәвам итте.

Ахырдан шәһәрдәшләр «Солдат уйлары» мемориалында герой-җиңүчеләргә хөрмәт йөзеннән чәчәкләр салды.

Үлемсез полк сафлары берләштерә!

Русиядә үз герое булмаган гаилә юк. Үлемсез полк — ул чираттагы тапкыр Җиңү өчен әтиләребезгә, бабаларыбызга рәхмәт әйтү мөмкинлеге. Пандемия вакытындагы чикләүләрдән соң быел, ниһаять, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның балалары, онык-оныкчыклары «Үлемсез полк» сафларында янәдән шәһәр урамнары аша үтә алды. Сугышта һәлак булган якыннарының һәм ветераннарның фотопортретларын тоткан мәктәп укучылары, көллиятләр, югары уку йортлары студентлары, оешма-предприятиеләр эшчеләре, җитәкчеләр, гомумән, теләге булган һәркем әлеге масштаблы акциягә кушылды. Якташлар бу йөреш аша илебез азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшкәннәргә хөрмәтен, рәхмәтен белдерде, аларның якты истәлеген күңелләрдә яңартты.

— Мин Бөек Ватан сугышы ветераны Вәгыйз Сайфуллович Насыйбуллинның оныгы, — ди Лилия Ишморатова. — Ул 1927 елда туган. Бабакаем 1944 елда 17 яшендә фронтка киткән. Ул хәрби юлында Кенигсбергка кадәр барып җиткән, Прибалтика илләрен (Эстония, Латвия, Литва) азат итүдә катнашкан. Сугышның азагын Ленинаканда (Әрманстан) каршы алган. Вәгыйз Сайфуллович сугыштан соң да әле тиз генә туган якка кайта алмаган, аны армия хезмәтенә алганнар. Шул рәвешле, бабакайның хәрби юлы җиде ел ярым, 1951 елга кадәр дәвам иткән, сугышчан батырлыклары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Бүген инде олы яшьтә булуына карамастан ул ачык зиһенгә ия, хәтере яхшы, сәламәтлеген дә даими кайгыртып яши. Соңгысы башлыча аның бик хәрәкәтчән булуына бәйледер. Хөрмәтле ветераныбыз көн саен 7 километрга якын араны үтә, скандинавча йөрергә ярата. Менә бүген дә парадта бик шатланып катнашты, якташлар белән аралашты. Бәйрәм чарасына без волонтер егет Егор белән килдек, ул безгә зур ярдәмче булды.

Җиңү көне уңаеннан шәһәрдәшләргә ныклы сәламәтлек, тынычлык телисем килә, яшь буын вәкилләре яугирләребезнең сугышта күрсәткән батырлыгын онытмасыннар, өлкәннәргә ихтирамлы булсыннар иде.

— Үлемсез полкта әтиемнең фотосурәте белән катнашам, — ди чираттагы әңгәмәдәшем Финә Рәхимова. — Ул легендар командир, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкчелек иткән данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт иткән. Әтием әлеге дивизиягә аның Башкортстанда, Дёмада формалашкан вакытында эләккән. Ул бөтен сугышны үтеп, Берлинга кадәр барган. Днепрны кичүдә катнашкан. Шул чорда генерал М. Шәйморатов аңа үз исеме куелган кылыч бүләк иткән. Сугыш беткәч ул Кавказда хезмәт иткән, дошман калдыкларына каршы көрәшкән. Туган җиргә кайткач, Бакалы районында колхоз рәисе, рабком җитәкчесе булган. Бүген парадта мин эшләгән 22нче мәктәп коллективы, укучылар да катнаша. Илебез өчен мөһим вакыйгаларга өлеш кертү безне тагы да ныграк берләштерә, балаларга ватанпәрвәрлек тәрбия бирә дип уйлыйм. Матур бәйрәм көнендә якташларга аяз күк йөзе, яхшы кәеф, бәхет-шатлыклар телим!

... Бәйрәм чаралары «Нефтьче» ял һәм мәдәният паркында дәвам итте. Паркка керү урынында кунакларны тынлы оркестр каршы алды, берәүләр таныш көйләрне хозурланып тыңлады, икенчеләр җыр-биюләргә кушылды.

Парк буйлап барганда Е. Халдейның «Мурмансктан Берлинга кадәр» дип исемләнгән фотокүргәзмәсе, балалар сәнгать мәктәбенең иҗат җимешләре, «Осталар шәһәре» эшләре күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булды. Әдәбият сөючеләр игътибарын китапханә аланы җәлеп итте. Хәрби стильдәге фотозонада шәһәрдәшләр үзләрен яңа образда күзаллап карады, балалар китап күргәзмәсен тамаша кылды, ә «Ачык микрофон» мәйданчыгында иҗатчылар шигырь уку осталыгында көч сынашты. Гомумән алганда, биредә һәркем үз зәвыгенә туры килердәй кызыклы шөгыль таба алды. Үсмерләр һәм ир-атлар «Яшә, җир!» эзтабарлары тапкан әсбаплар, кораллар күргәзмәсен карады. Шулай ук паркта бәйрәм сые — солдат боткасы әзерләнде.

«Нефтьче» стадионында Җиңү көненә багышланган зур концерт оештырылды, ә паркның җәйге сәхнәсендә «Солдат җыры-2022» финалистлары чыгыш ясады. Парашютчылар чыгышы концертның иң тантаналы мизгелләренең берсе булды. Русия, Башкортстан Республикасы флаглары, Җиңү Байрагы белән алар тамашачылар алкышлары астында стадионга төште.

Бу көнне «Йолдызлы» паркында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Харисов җитәкчелегендә шәһәр мәдәният йортының халык тынлы оркестры уйнады. Үзәк мәйданда исә сугыш чоры фильмнары күрсәтелде, аннары шәһәрдәшләр һәм кунаклар «Җиңү вальсы»нда катнашты. Чаралар бәйрәм хөрмәтенә чагу салют белән тәмамланды.

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотолары.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: