Туган як
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
29 апрель 2022, 17:00

Мәскәүгә — Җиңү парадына!

Илебез башкаласы Мәскәүдәге зур тантанада — Җиңү парадында һәркем катнаша ала. Моның өчен ихластан башкаларга ярдәм итү теләге белән янып-көюче, игелекле гамәлләр кылып яшәүче волонтер булырга гына кирәк.

Мәскәүгә — Җиңү парадына!
Мәскәүгә — Җиңү парадына!

Шушы көннәрдә яхшы хәбәр килде: Октябрьский шәһәренең Яшьләр сарае волонтерлары: коммуналь-төзелеш колледжы студенткасы Лилия Захарова һәм 2нче гимназия укучысы Арина Данилова «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия хәрәкәте тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Җиңү Илчеләре» («Послы Победы») Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре исемлегенә кергән.

Шәһәрдәшләр 7-10 майда Мәскәүдә 1941-45нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүнең төп вакыйгаларын оештыруда һәм Кызыл мәйдандагы Җиңү Парадында катнашачак, ветераннар белән аралашып, аларга шәхсән «рәхмәт» сүзләрен әйтә алачак. Шунысын билгеләп үтү мөһим: «Җиңү Илчеләре» бәйгесе уздырыла башлаган чордан (ягъни 2015 елдан) октябрьскийлылар анда берничә тапкыр җиңү яулады. Агымдагы ел да бу уңайдан искәрмә булмады.

Май бәйрәмнәре алдыннан Лилия Александровна Захарова белән очрашып әңгәмәләшеп алдык. Ул Октябрьский шәһәре кызы, бүгенге көндә ОКСК-да 3нче курста, «Экономика һәм бухучет» белгечлеге буенча укый. Шәһәрдәш 2019 елдан студент кына түгел, ә волонтер да. Иреклеләр сафларындагы нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында ул «Җиңү Илчеләре» бәйгесендә җиңү яулаган. Лилиядән волонтерлык эшенә килү тарихын һәм ил күләмендәге мәртәбәле конкурста катнашуы турында сөйләвен сорадым.

— «Җиңү Илчеләре» бәйгесендә беренче тапкыр катнаштым, — ди әңгәмәдәшем. — Анда үземне сынап карарга «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия хәрәкәте җитәкчесе, Яшьләр сарае белгече Юдин Александр Олегович тәкъдим итте. Ул шулай ук видеоязма әзерләгәндә булышлык күрсәтте, эш тәртибен аңлатып торды. Бөтенрусия конкурсында 18-35 яшьлек илебезнең социаль-актив гражданнары — ирекле хәрәкәт, волонтерлык оешмалары, инициатив төркемнәр вәкилләре катнаша ала. Гаризалар волонтерыпобеды.рф сайтында кабул ителә. Мәгълүматлар буенча, быел оештыру комитетына, экспертлар хөкеменә барысы 2000нән артык гариза килгән.

Конкурс ике этапа үтте. Беренчесе — 14-28 мартта, бу вакыт аралыгында гаризалар кабул ителде. Икенче этапта исә видеоинтервью әзерләдек, анда «Бөек Җиңү турындагы хатирәләрне саклау өчен мин нәрсә эшләдем?» һәм «Нигә нәкъ мин «Җиңү Илчеләре» Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе булырга тиеш?» дигән сорауларга җавап бирелде. Интервьюдан тыш текст биреме дә эшләдек. Социаль челтәрләрдәге шәхси биттә «Бөек Ватан сугышы вакыйгалары минем гаиләмә нинди тәэсир ясады?» дигән сорауга җавап белән публикация урнаштырдык.

Безнең гаиләгә сугыш карт бабакаебыз Нәбиуллин Миннебай Фазлыйәхмәт улы фронтка киткән чорда килә. Ул 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башланганнан алып 12нче аерым разведка батальоны составында илебезне саклауда катнаша. 1942 елда җәрәхәтләнеп, тылга демобилизацияләнә һәм хезмәт фронтында Җиңүгә үз өлешен кертүне дәвам итә. Күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бу мәгълүматларны интернеттагы махсус сайттан таптык.

Кызганычка каршы, мин карт бабакайны исән килеш күрәлмәдем, әмма аның белән бик нык горурланам һәм яугирләр, тылда хезмәт куючылар батырлыгы турындагы истәлекләрне саклау өчен бар тырышлыгымны куям.

Укудан буш вакытларда «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте чаралары һәм проектларында (мәсәлән, «Георгий тасмасы, «Хәтер бакчасы», «Җиңү диктанты», «Җиңү хаты») даими катнашам. Башка иреклеләр кебек үк мин сугыш һәм тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының 9 Майда гына түгел, ә башка көннәрдә дә хәлен белешәм, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәм. Пандемия чорында да эшчәнлекне дәвам иттек. Өлкәннәргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәргә азык-төлек җыелмалары таратуда катнаша, дарулар алып кайтып бирә идек. Бүгенге көндә Яшьләр сараенда Георгий тасмаларын әзерләү гамәлләрен башкарабыз, аларны таратуны башладык та инде.

Волонтерлыкка килүем тарихы исә болай булды. Көллиятә укый башлаган чорда студентлар белән очрашуга Александр Юдин килеп, волонтерлык хәрәкәте турында бәянләде, теләүчеләрнең анда язылу мөмкинлеген әйтте. Миңа ул сөйләгәннәр бик ошады һәм иреклеләр сафына кушылырга карар иттем. Беренче көнне хәрәкәтнең яңа әгъзалары өчен гомуми җыелыш оештырылды. Аннары Юдин безне төрле чараларга чакыра башлады. Киләчәктә дә волонтерлыкны ташламаячакмын, бу юнәлештәге эшне дәвам итәргә ниятлим.

Мәскәүдәге Җиңү парадында «Җиңү Илчесе» буларак катнашып, иреклеләр хәрәкәтендә туплаган тәҗрибәне куллану мөмкинлегенә ихлас куанам. Әлеге вакытта чараларга әзерлек кысаларында әңгәмәләр оештырыла, анда һәркем үзенә тәгаенләнгән йөкләмәләр белән таныша. Безне командаларга бүлделәр, һәрберебезнең атамасы, гимны булачак. Мәскәүдә моңарчы бер тапкыр да булганым юк иде, анда барачак мизгелләрне дулкынланып көтәм. Конкурсны оештыручыларга башкалабызны күрү, ил өчен әһәмиятле вакыйгаларда катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә.

Шәһәрдәшләргә, яшьтәшләремә җиткерәсе теләгем дә бар: бер-беребезгә карата игелеклерәк, шәфкатьлелерәк булыйк. Аеруча өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтү, битараф булмау турында онытмыйк!

… Лилия Захарова һәм Арина Даниловага Мәскәүдән матур, истәлекле тәэссоратлар алып кайтуларын теләп калабыз!

Лилия ГАБИТОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: