Туган як
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
29 апрель 2022, 16:53

«Үлемсез полк» — хәтер сагында

Балачак елларының иң дулкынландыргыч, чагу хатирәләре 9 Май бәйрәменә бәйле.

«Үлемсез полк» — хәтер сагында
«Үлемсез полк» — хәтер сагында

Сугышта һәлак булганнарга багышланган һәйкәлләр янында яугирләрне искә алу, ветераннарга чәчәкләр бүләк итү мизгелләре һәрчак күңелдә сакланачак. Истәлекле урыннарга мәктәптә укыганда бөтен сыйныф белән, ә инде өлкәнәйгәч студентлар, тулы коллективлар белән йөрдек. Ул вакытта ишегалларында бала-чагалар «немецлар» һәм «безнекеләр» булып та уйнады. Һәм без сугышның нинди булуын, яугирләребез кемгә каршы көрәшүен яхшы аңлый идек. Моны китаплардан һәм кинолардан гына түгел, күршебездә генә яшәүче сугыш ветераннарыннан да ишетеп-белдек. Шуңа күрә дә Бөек Җиңүнең никадәр авыр яулануын төгәл күз алдына китерә алабыз. Аның өчен рус, татар, башкорт, украин, белорус, грузин, казах, әрмән, әзербайҗан, молдаван, эстон, үзбәк, яһүд, кыргыз һәм калмык милләтләреннән булган совет солдатлары сәламәтлеген бирде, хәтта үз тормышын да аямады.

Бу вакыйгаларга күп еллар узды. Бүген ул вакыттагы йортлар, ишегаллары, гомумән алганда бөтен тормышыбыз үзгәрде, балалар да инде башка уеннар белән мавыга. Ветераннар да  калмады диярлек, берничә елдан яшь буын вәкилләре Мәңгелек ут янында кемнәрне күрәчәк соң? Шушы сорауларга җавап эзләү барышында «Үлемсез полк» илкүләм чарасына нигез салынды да инде. Элеккеге чорда, Совет балачагында һәм бүген дә Русия шәһәр-авылларында беренчеләрдән булып тол хатыннар Мәңгелек ут янына солдатларның фотосурәтләрен алып килде. Әмма аерым кешеләрнең шушы омтылышын ничек итеп бөтенхалык традициясенә әйләндерергә? Моны бит балаларыбыз хәтерендә калдырырлык, үзләреннән соң киләчәк буыннарга тапшырырлык итеп эшләү зарур. Чөнки бездән соңгы заманда яшәячәк кешеләр дә явызлыкны җиңеп чыккан солдатлар нәселеннән. Бу көнне барыбызны да — төрле яшьтәге, аерым партия һәм конфессияләргә караган, байлар һәм мохтаҗларга бүленгән ватандашларны ничек итеп бергә тупларга? Бүген «Үлемсез полк» сафларына башка өлкәләрдән килгән кешеләр, җәмәгать эшлеклеләре, чиновниклар, депутатлар да кушыла. Алар шулай ук яугирләрнең оныклары һәм балалары. Полк һәркем өчен ачык, димәк.

Кешеләр белән чынлап та мөһим нәрсәләр турында сөйләшергә кирәк. Безгә бердәм халык булу мөһим. Елына бер тапкыр булса да. Бабаларыбызны да бит бер окоп берләштергән. Әйдәгез, без дә — аларның дәвамчылары 9 Майда бер полк сафларына тезелеп басыйк. Бу көнне урамнарыбызны солдатларның истәлеге булган фотосурәтләре яктыртсын. Сафларга тезелеп, башларыбызны горур күтәреп шәһәребез буйлап үтик. Нәкъ яугир ата-бабаларыбыз Җиңүгә баргандагы сыман…

«Үлемсез полк» акциясенең төп максаты — һәр Русия гаиләсендә Бөек Ватан сугышы солдатлары турындагы хатирәләрне саклау. Гаиләдә үз ветераны булган шәһәрдәшләр бу көнне 9 Май парадында, «Үлемсез полк» колоннасында катнашу өчен солдат булган дәү әтисе, бабасы фотосурәтен тотып урамнарга чыга.

«Үлемсез полк» чарасы — иҗтимагый коммерцияле, сәяси һәм дәүләтнеке булмаган гражданлык инициативасы. Полк сафларына дине, милләте һәм башка карашларына карамастан, һәр кеше кушыла ала. Әлеге хәрәкәт кешеләрне берләштерә. «Үлемсез полк» — имидж мәйданчыгы була алмый. Аңа катнашы булган әсбапларда корпоратив яки башка символиканы куллану тыела.

«Үлемсез полк»та катнашучылар өчен белешмәлек

— Барлык сорауларны да үз шәһәрегездәге координаторга юлларга мөмкин, мәгълүмат moypolk. ru сайтында «Полк штабы» рубрикасында http://moypolk.ru/popechitelskij-sovet урнаштырылган.

— Кешеләр Бөек Ватан сугышы солдатларының йөзләрен күрергә тиеш. Шуңа күрә «Үлемсез полк» колоннасына фотосурәтне штендерларда (таякларда) алып килергә киңәш итәбез. Аларны үзегез ясагыз яки заказларны кабул итү пунктларында эшләтеп алыгыз. Фотоның тәкъдим ителгән күләме — якынча А4 форматы (20х30 см). Һава торышы бозылу ихтималы бар, шуңа ламинатка төрү яхшырак.

— Әгәр сезнең фотоальбомда фронтовикның сурәтләре сакланмаган булса, исеме, фамилиясе һәм хәрби дәрәҗәсе язылган штендер ясарга була. Бу штендер белән шулай ук полк сафларына баса аласыз.

— Алдан язылырга кирәкми, фото яки штендерны алып, җыелу урынына килегез, яисә үзаллы рәвештә Мәңгелек утка һәм башка истәлекле урынга барырга мөмкин.

«Үлемсез полк» эзләнү эше белән шөгыльләнми, әмма сез Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча әзерләнгән ачык чыганаклардан Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыгыз турында белешә аласыз. Әлеге сайтларда документларның скан-күчермәләре дә бар. www. podvignaroda. ru (Халык батырлыгы) сылтамасы аша солдат һәм офицерларның бүләкләре турында, http://obd-memorial.ru/flash/ (ОБД-мемориал) сайтында сугышта үлгән һәм хәбәрсез югалганнар буенча мәгълүмат табарга мөмкин.

Октябрьский шәһәрендә координатор белән элемтәгә керү өчен телефон: 8-965-922-3636, электрон почта: почта[email protected]. Мәгълүмат шулай ук шәһәр округы сайтында урнаштырылачак.

Айдар Хәмитов, Бөтенрусия «Үлемсез полк» координаторы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: