Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
24 март 2022, 09:31

«Үлемсез полк» быел үтәчәкме?

Быел «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта узачак. 

«Үлемсез полк» быел үтәчәкме?
«Үлемсез полк» быел үтәчәкме?

Бу карарны 22 мартта НРусиянең Үлемсез полкы» хәрәкәтенең төбәк штабы киңәйтелгән утырышында кабул иткәннәр. Чара гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау  министры Ленара Иванова һәм  «Русиянең Үлемсез полкы» хәрәкәтенең БРдагы төбәк штабы җитәкчесе Вадим Курилов рәислегендә үтте.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау миинстрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, республиканың муниципалитетларында «Үлемсез полк»ның колонналары тезелүнең вакыт кысалары  (10.00-11.00), республика буенча Тынлык минуты (11.00-11.12) һәм колонналар хәрәкәте башлану (11.12-13.00) билгеләнгән.

«Үлемсез полк» акциясе Русиядә ел саен үткәрелә. Башкортстанда 2014 елда үткәрелә башлады. 2020 һәм 2021 елларда пандемия белән бәйле акция дистанцион форматта узган иде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: