Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
7 октябрь 2021, 11:08

«Яшьлегебез туры килде утлы елларга»

Туган көне-ае анык кына билгеле түгел аның. Якынча — 5 декабрь. Икенче сабые — Фәйзрахманы тугач, әнкәсе Хатирә апа нилектәндер сандыгына теркәп куярга оныткан бу истәлекле вакыйганы... Хәер, елы төгәл анысы — 1926. Туймазы районы (элеккеге Кандра районы) Чукадытамак авылында дөньяга килгән бүгенге язма героебыз. Кайчандыр әлеге авыл волость үзәге булган, биредән Бәләбәй-Уфа юлы узган, диләр.

«Яшьлегебез туры килде утлы елларга»
«Яшьлегебез туры килде утлы елларга»

Фәйзрахманнар гаиләсе ярыйсы ишле булган. Биш бала үскәннәр. Әтиләре Габдрахман ага колхозда ат караган, әниләре сыер сауган. Барысы да үтә гадәти, кыскасы. Җиденче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә белем алган Фәйзрахман, арытаба да укырга дәрте ифрат зурдан булган. Тик... каһәр суккан сугыш якты ниятләргә аяусыз киртә куйган. Сугыш башланган көн ундүрт яшьлек үсмер хәтеренә котылгысыз рәвештә ургылып кергән. Онытырлык мени. Бөтен халык кара кайгыда, елаш-хәсрәттә...

Әтиләре 1942 елның апрелендә үк Ленинград фронтында һәлак була. «Ун кешегә нибары ике винтовка», дип яза Габдрахман Габбасов вафатына кадәр гаиләсенә җибәргән хатларында. Шуннан яу кырындагы хәлләрне аз-маз күзалларга була инде... Уку хакында онытып торырга туры килә, билгеле. Гаиләне карау башлыча Фәйзрахман белән апасы Икълимә җилкәсенә төшә. Үсмер «Берлек» колхозында ат карый, җир сөрә. Көз җитүгә колхозда эшләгән өчен көненә 100-200грамм исәбеннән бөртекле ашлык бирәләр. Икмәккә түгел, умачка да җитми бу. Сазлыклы җир булу сәбәпле, үзләрендә бәрәңге дә үстерә алмыйлар ичмасам, күршеләрендә утырталар. Салым түләүдән дә азат итмиләр, билгеле. Заманасы шул...

Радист та, пулеметчы да

1943 елның көзендә унҗиде яшен тутырырга да өлгермәгән Фәйзрахманны армия сафларына алалар, Чкалов хәрби училищесына озаталар. Авыл малаеның чамалы урысчасыннан мыскыллап көлүчеләр табыла биредә, кызганычка каршы... Егет түзми, үз теләге белән фронтка җибәрүләрен сорый. Канәгатьләндерәләр. Хәрби лагерьдан соң, 1944 елның март аенда, 365нче запастагы укчылар полкына тәгаенлиләр. Биредә ул минометчы, автоматчы сыйфатында күнегүләр үтә. Шул ук елны фронтка да озатыла.

«Башта Обрус дигән шәһәр янәшәсендә тукталдык, — дип хәтерли ветеран. — Анда коралланган украин бандасына тап булдык... Арытаба Днепрдан ерак та түгел урнашкан Жмуровка авылына җибәрделәр. Унсигез кешене, шул исәптән мине дә, радистлыкка укырга куйдылар. Морзе азбукасын өйрәндек. Көндез сарайда укыйбыз, төнлә «юнкерслар» Днепр аша кичүне бомбага тота. Артиллерист кызларга рәхмәт, бер генә фашист бомбасы да төшермәделәр ул кичүгә... Май ахырында без 1нче Белорус фронты сафларында идек инде. Бобруйск-Могилев «казаны» озакка хәтердә калды, фашистлар күп кырылды анда. Дунай флотчысына рәхмәтем зур, контратака вакытында миңа һөҗүм иткән немецка атып өлгерде, үлемнән коткарды. «Яшә, пехота!» дип кычкырганы әле дә колакта яңгырый сыман... Безнең 38нче Кызыл байраклы, Суворов һәм Кутузов орденлы погранполк уңай традицияләргә гомумән бай иде, горурланырлык урын бар. Шунысы кызганыч, беренче алышта ук безнекеләрнең байтагы сугыш яланында мәңгелеккә ятып калды... Алардан калган коралларны арбага төяделәр. Шунда карабинымны тапшырдым да, арбадагы ППШ автоматын (конструктор Шпагин тарафыннан эшләнгән пистолет-пулемет — С. Г.) үземә алдым. Сугыш беткәнче минем белән бергә булды ул».

Шул рәвешле якташыбыз радист кына түгел, кирәк чакта пулеметчы вазифаларын да башкара. 1944 елның 10 июленнән 1945 елның 8 маена кадәр хәрәкәттәге Белорус фронты армиясе карамагындагы 125нче аерым элемтә батальонында хезмәт итә. Белорусия, Варшава, Польшаны азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнаша. Җиңү көнен дә шунда, дошманның үз оясында, старшина дәрәҗәсендә каршылый. Алай гына да түгел, өч бөек дәүләт катнашлыгындагы Потсдам конференциясе сакчылары рәтендә була, җитәкчелектән Рәхмәт алуга ирешә. Тарихи шәхес, кыскасы! 1950 елның 16 октябренә хәтле Германиядә хезмәт итә. Дөресен әйтергә кирәк, шактый авыр, четерекле чор кичерергә туры килә биредә. Фрицлар тиз генә бирешергә уйламый. Ундүрт яшьлек немец үсмерләренең совет солдатларына кораллы һөҗүмен генә искә алу да җитә...

Тыныч хезмәт фронтында

Ниһаять, туган якларга кайту форсаты чыга. Берлинны алган, Варшаваны азат иткән өчен медальләренә лаек булган батыр-каһарман милләттәшебез үзен тыныч хезмәт фронтында танытуга да ирешә. Урман хуҗалыгы министрлыгы радиостанциясендә эшли, Ишембай нефть техникумына укырга керә. 1955 елдан Башкортстанның «Көнбатыш нефть разведкасы» трестында бораулаучы, инженер, мастер сыйфатында хезмәт куя. Искитмәле хәл, янә дә читтән торып Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында белем алу әмәлен дә таба.

Тик тәкъдир дигәннең үз кануннары, кисәк кеше язмышын бөтенләй икенче сукмакка бора да куя. Менә Фәйзрахман Габдрахман улы да, 1961 елда Чукадытамак авыл мәктәбендә укытырга керешә, балаларны машина йөртү серләренә өйрәтә. Ә инде 1968-1972 елларда мәктәп директоры вазифаларын үти. Читтән торып Стәрлетамак пединститутын уңышлы тәмамлый, 1987 елгача, хаклы ялга киткәнче, математика һәм физика фәннәреннән дәресләр бирә.

Гаҗәп, гомерлек тормыш юлдашын да биредә очратырга язган икән. 1954 елда Талига Инсап кызы белән кавыша алар. Ханым рус һәм немец телләрен укыта.

Тәүдә кысан гына бүлмәдә туган-тумача, балалар (Фәрит, Роза, Земфира) белән күмәкләшеп гомер итәләр. Арытаба җиде ел дәвамында үз йортларын салу белән мәшгуль булалар. Шәхси хуҗалыкта кече буын вәкилләре дә бик иртә «җигелә» уртак эш-мәшәкатьләргә. Бу җәһәттән сүз дилбегәсен мәкалә героебызның кече кызы Земфирага тапшыру дөрес булыр, мөгаен.

«Балачактан әти-әни безне эшкә өйрәтте, гадел, кешелекле булырга өндәде, — дип ассызыклый ханым. — Әлеге яшәеш кагыйдәләре мөстәкыйль тормыш көткәндә бик нык ярдәм итте. Бүгенгәчә әтием нәсихәтен хәтердә тотам: «Сез — укытучы балалары, димәк, яхшы укырга, тәртипле-намуслы, үрнәкле булырга тиешсез». Әти гомумән кырысрак, әни, киресенчә, йомшаграк табигатьле иде. Үзара ифрат тату-дус булды газизләрем...»

Аңлашыла ки, педагог буларак, гаилә башлыгы ул-кызларына чын хезмәт тәрбиясе бирергә омтыла. Печәнне дә бергәләп чабалар, умарталарны да карыйлар. Кунакчыл йортка төрле тарафлардан туган-тумача агыла. Һәммәсенә дә урын, сый-хөрмәт табыла. Хәлбуки, эш кенә димәгән, ир асылының мавыгу-кызыксыну даирәсе дә шактый киң. Җиңү солдаты тыныч тормышның һәр көненнән, мизгеленнән тәм-ләззәт тоярга сәләтле шул... Фәйзрахман ага шахматта оста уйный, гомер бакый җыр-моңга, шаян-тапкыр сүзгә мөкиббән. Әмма ләкин шигърияткә мәхәббәте хакында аерым басымлап үтү фарыз булыр, дигән фикердәмен.

«Балаларым — юанычым»

Иҗатка тартылу мәктәп елларыннан ук сизелә аңарда. Укытучысы Мәрфуга Төхвәтуллина зирәк малайга шигырь язып бирүен сорап мөрәҗәгать итә. Ярыйсы килеп чыга! Шул чордан шигъри юллар теркәлә башлый да инде күңел дәфтәрендә... Темалары фәкать Тормышның үзеннән алына. Сугыш еллары, тыныч хезмәт турындагы истәлек-хатирәләр, яшәү мәгънәсенә кагылышлы фәлсәфи фаразлар. Һәм дә хәләл җефетен югалтудан соң туган әрнүле кичерешләргә бәйле уйланулар.

... Әйе, 47 ел бергә гомер иткән сөеклесе, ярты җанына әверелгән Талигасы 2001 елда вафат булды ич аның. Ни рәвешле түзәр иде сагыну-зарларына, ярый әле юанычы — газиз балалары, биш оныгы, өч оныкасы бар бу фани дөньяларда. Күз нуры Талигасының дәвамчылары... Шөкер, ул-кызлары сынатмады, һәркайсы үз тормыш сукмагын тапты. Фәрит «Автоприбор»да эшләде, музыка училищесын да тәмамлады. Төрле музыка коралларында оста итеп уйный. Әлеге вакытта әтисе белән авылда гомер кичерә. Кызлары Роза шулай ук һәрдаим алдынгылар рәтендә булды. Хәтердә, институтта укыган чагында ук студентларның төзелеш отряды командиры итеп тәгаенләделәр үзен. Тәрбиягә авыр бирелүчән дүрт үсмерне тапшырдылар хәтта, игә-юньгә кертте тәки, гомер буе рәхмәт укыдылар соңнан үсеп буй җиткергән егетләр... Педагог сәләте булган димәк Розада!

Кече кызлары Земфира да ата-анасы үрнәгенә тугры калырга омтылды. Нефть компаниясендә эшләү чорында үзен гелән яхшы яктан гына танытты. Һөнәре буенча да, спорт, җыр-бию өлкәсендә дә алдынгылыкны бирмәде. Нәтиҗәдә Русия Федерациясенең атказанган нефтьчесе исеменә лаек булды. Хаклы ялга чыккач, гаиләсе белән туган төбәккә кайттылар, әтиләре янәшәсендә йорт салып керделәр. Шатланып туялмый Фәйзрахман ага. Земфира белән бергәләшеп урманга баралар, табигать гүзәллегенә хозурланалар. Кызы клубка репетициягә юлланса, әтисен дә калдырмаска тырыша. Үзешчән артистларны кинәнеп тыңлый, карый, иркенләп аралаша, үзе дә фронт җырларын суза ветеран. Көчле-куәтле яшьлек чорына әйләнеп кайткандай була...

Шөкер, туганнары да хәбәрләреннән өзмиләр, җае чыккан саен җыелышалар. Бәйрәмнәрдә учакта ризык әзерлиләр, самавырдан чәй эчәләр, күңелләре булганчы җырлыйлар. Очрашуларны видеога төшереп, ерактагы туган-тумачага озаталар. Олы кешенең күңеле була, әлбәттә. Әллә ниләр таләп итми ич ул, бары бераз игътибар, ягымлы караш кына булсын. Өлкәннәр көне, Укытучылар бәйрәме белән дә котлыйлар, рәхмәт төшкереләре. Сүз дә юк, иң олы, иң кадерле бәйрәм булып Җиңү көне кала. Аннан да күркәм, кадерле-газиз көн юк хөрмәтле ветеран өчен!

... Гомер дигәнең уза бирә. Чордашларның күбесе инде бакыйлыкта. Ни гаҗәп, торган саен сугыш хатирәләре якыная сыман. Ярсу Яшьлек елларына тап килгән чор ич ул, онытырлык мени... Еш кына радиостанция начальнигы, Татарстанда туып үскән Василий Константинович Таракановны искә ала Фәйзрахман ага. Үземе, яисә якыннары, туганнары исән микән, дип уйлап куя. Сугыштан кайталмаган әтисе, туган тиешлесе, хәрби дуслары төшләренә керә. Мәңге яшь булып калды шул барысы да, исемнәре тарих битләренә җуелмаслык итеп теркәлсен иде. Үткәннәрен оныткан халыкның иртәгәсе караңгы, өметсез ич. Тарихны «яңадан үзгәртеп язучылар»га юл куелмасын берүк. Якты киләчәк хакына корбан булганнар гафу итмәс мондый да гаделсезлекне...

Сәлия Гарифуллина.

 

 

Талигама багышлап

Агыла болыт, агыла болыт,

Таулар артыннан.

Көн дә сәламем җибәрәм

Шулар артыннан.

Сәламнәрем тик бармый шул,

Күпме әйтсәм дә.

Сагыну утларында янып,

Күпме йөрсәм дә...

Үтә көннәр, үтә еллар,

Син Җир кочагында.

Сәламнәрем тик бармый шул,

Янам ут учагында.

Сине көтәм, сине сагынам,

Тик син кайтмыйсың.

Әллә инде кайтырга дип

Сукмак тапмыйсың...

Нигә инде күз яшьләре

Һаман чыгасыз.

Киткән җирдән кайтып булмый,

Дип ышаныгыз!

Кардәшләр кадрен белегез

Исән чагында.

Бергә китеп булмый икән

Җир кочагына!

... Зарланмыйча авыл тормышыннан,

Эчик әле тәмле суларын.

Кара җирнең тап-тар куеныннан

Табып булмас кайту юлларын!

 

Безнең яшьлек

Атларны, сарыкларны да

Көттек ул заманнарда.

Ашадык без умачын да,

Итсез, майсыз аш пешереп,

Учак ягып казанында.

Бирешергә тырышмадык,

Чабата вә әрмәк киеп.

Чанадан төшеп йөгердек,

Өшеп туңмыйк әле диеп.

Җай килмәде тик укырга,

Тырышып эшләдек трудоденьга.

Фәлән йөзгә тутырырга.

Ә без көзен ала идек

Йөзәр грамм һәрберсенә...

Икмәкне без ашадык

Йокы белән төштә генә.

Киштәбездә тора бирде

Бөгәрләнгән ашъяулык кына.

Менә шулай ул заманда

Үтте безнең яшьлегебез.

Онытылмыйлар һаман да,

Килеп җитсә дә картлыгыбыз.

Сагынмыймын ул заманны,

Булса да ул яшьлек чагым.

Тик телим илдә тынычлык,

Барыбыз да сулыйк әле саф һавасын!

Ә яшьләргә теләгем шул:

Тырышыгыз белем алырга.

Һөнәрләргә ия булырга,

Тормышыгыз булыр муллы да!

Фәйзрахман Габбасов

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: