Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
17 март 2021, 08:55

«Солдатка хат» яз

Шәһәрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76-еллыгына багышланган «Солдатка хат. Чикләрсез җиңү» халыкара конкурсының муниципаль этабы игълан ителде.Иҗади эшләр «Солдатка хат» конкурсы тамгасы белән [email protected] электрон почтасына 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 7-17-42.

Шәһәрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76-еллыгына багышланган «Солдатка хат. Чикләрсез җиңү» халыкара конкурсының муниципаль этабы игълан ителде.
Бәйге балалар һәм яшьләр арасында Бөек Ватан сугышы турында хәтерне саклап калуга ярдәм итү; гомуми тарих нигезендә БДБ илләре халыклары арасында мәдәни элемтәләрне үстерү һәм ныгыту; буыннарның бәйләнешен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү; БДБ илләренең хәрби-тарихи мирасына укучыларның игътибарын җәлеп итү; катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатында оештырыла. Анда 7 яшьтән 17гә кадәрге мәктәп укучылары катнаша ала.
Иҗади эшләр «Солдатка хат» конкурсы тамгасы белән [email protected] электрон почтасына 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 7-17-42, 8-927-949-18-86.
Читайте нас: