Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
1 гыйнвар 2021, 02:00

9 май — Җиңү бәйрәме

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, шәһәрдәшләр!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, шәһәрдәшләр!
Сезне һәр кеше өчен изге, якты бәйрәм — Җиңү көне белән тәбрик итәм. Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 73нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм
төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү — милли горурлык, хәрби дан һәм илебезнең көч-куәте билгесе.
Хөрмәтле ветераннар! Тиңдәшсез каһарманлыгыгыз, Җиңүгә ышанычыгыз һәм киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итүегез өчен сезнең каршыда баш иябез. Көчле ихтыярыгыз, батырлыгыгыз, тормыш юлыгыз горурлану хисе уята. Без фронтта һәм тылда илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән, яу кырларында башын салган яугирләр турындагы якты истәлекне хәтердә саклап, хәрби һәм хезмәт батырлыгы үрнәге булган ветераннарга мәңге рәхмәтле булачакбыз.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Җиңүчеләр исеменә лаек булып, игелекле гамәлләр кылып яшик. Барыгызга да бәхет, иминлек һәм тынычлык телим. Бәйрәм белән!


А. ШМЕЛЕВ, шәһәр хакимияте башлыгы.
Хөрмәтле октябрьскийлылар!
Сезне Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм.
9 май — илебез елъязмасындагы иң изге көн, ул ватанпәрвәрлек, туган илгә тугрылык билгесе булып калачак. Сугыш кырларында, хезмәт фронтында Җиңү язын якынайткан яугирләрнең каһарманлыгы беркайчан да онытылмаячак. Сезгә ныклы саулык, имин тормыш, аяз күк йөзе телим!

Р. МӘРДАНШИН, РФ Дәүләт җыелышы депутаты.
Хөрмәтле ветераннар, шәһәрдәшләр!
9 май бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез. Җиңү көне — һәр русияле өчен иң кадерле, истәлекле бәйрәм. Ватаныбызны илбасарлардан азат иткән, тылда, сугыштан соңгы елларда намус белән илебезгә хезмәт иткән ветераннарга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Күркәм бәйрәм көнендә барча халыкка тынычлык, күңел күтәренкелеге, озын гомер телим.

Ә. ИШМӨХӘММӘТОВ, БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты.
Читайте нас