Туган як
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
23 сентябрь 2020, 19:13

Батырларның исеме онытылмый

11нче татар гимназиясендә Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллинның туган көне уңаеннан аны искә алу чарасы узды.

11нче татар гимназиясендә Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллинның туган көне уңаеннан аны искә алу чарасы узды.
Якташ Геройның һәйкәле янында оештырылган митингка авылдашлары, туганнары, ветераннар комитеты, «Яшә, Җир!» эзтабарлар төркеме вәкилләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар җыелды. Сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары комитеты рәисе М. Галләмов, яугирнең туганы Ф. Әйдәгулов, гимназия директоры Р. Нәфыйков Шакирҗан Гатиатуллинның каһарманлыгына, тормыш сәхифәләренә багышланган хатирәләр белән бүлеште.
Шакирҗан Йосып улы Мулла авылында 1916 елның 21 сентябрендә дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алгач, колхозда, «Туймазыбурнефть» трестында эшли. 1941 елны Кызыл Армия сафларына алына. 58нче гвардия кавалерия полкының кылыч взводы командиры ярдәмчесе, гвардиянең өлкән сержанты Ш. Гатиатуллин 1943 елны Днепр елгасын кичүдә катнаша. Ул җитәкчелек иткән төркем кул сугышында дошман траншеясына ия булып, елганың уң як ярында ныклы урнаша. Командир приказы буенча якташ, немец оборонасын үтеп, дошман пулеметын юкка чыгара. 1944 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, Днепрны кичеп чыгып, Чернигов өлкәсен азат итүдә катнашканы һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Шакирҗан Гатиатуллинга Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале бирелә.
Сугыштан соң Ш. Гатиатуллин «Туймазыбурнефть» 1нче бораулау идарәсенең бораулаучысы, бораулау эшләре идарәсенең өлкән механигы булып хезмәт сала. Вафат булганчы (1972 ел) шушы предприятиедә эшли. Шакирҗан Йосып улы исеме мәңгегә бораулау эшләренең Уфа идарәсе исемлекләренә кертелгән.
Шәһәрдәшләр данлы якташыбыз истәлеген кадерләп саклый. Аның исеме Мулла авылындагы урам атамасында мәңгеләштерелде, 11нче татар гимназиясе биләмәсендә һәйкәле куелды. Быел, Бөек Җиңүнең 75-еллыгы билгеләнгән чорда, мәктәпкә Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллин исеме бирелде.
Митингтан соң чарада катнашучылар гимназиядә кунакта булды. Алар мәктәпнең туган якны өйрәнү музеендагы экспонатлар белән танышты, шулай ук Ш. Гатиатуллин хөрмәтенә булдырылган Герой партасын карады. Тик яхшы билгеләренә өлгәшкән, актив укучыларга дәрес вакытында шушы партага утыру хокукы бирелә. Бу, әлбәттә, зур горурлык. Укучылар, үзенең уңышлары белән куандырып, герой исеменә тап төшермәс, дип ышанабыз.
Читайте нас: