1941 елның 22 июнь иртәсе... Кызарып таң атып килә... Бар халык татлы йокыда. Әниләренең җылы куенында сабыйлар да тәмле итеп йоклыйлар. Шушы тынычлыкны бозып, явыз фашистлар безнең илебезгә басып керә. Аяз күкне «кара болыт» каплый. Берни белми йоклап яткан сабыйлар, зәңгәр күккә текәлеп, өнсез калалар. Аяусыз сугыш башлана...
Бу вакыйгалар турында бүген без һәм балаларыбыз кинофильмнардан, безнең сөйләгәннәрдән ишетеп, укыган китаплардан гына белә. Сез рәсемдә күргән Солтан белән Әмирхан Сәфәргалиевларның да ерак бабалары батыр, көчле, кыю йөрәкле кеше булган. Алар яшьлегенә канлы сугыш еллары туры килгән, шушы хәлиткеч көрәштә алар сынатмаган, дошманга бирешмәгән. Җиңүнең 75 еллыгына егетләр алдан ук менә шулай махсус әзерләнеп куйган булган. Нәкъ ерак бабалары моннан 75 ел элек җиңү язын каршылаган кебек. Әмма бәйрәм парады әлегә кичектерелү сәбәпле, алар өйдә фотога гына төшкәннәр.
Солтан белән Әмирханның бер бабалары Фәхраз Имаметдинов 1913 елда Чокадыбаш авылында туган, ә берсе — Әхмәр Газизов 1924 елда Түбәнкүл авылында туган. Икесе дә Бөек Ватан сугышы яугирләре, берсе — хезмәт фронтында, берсе яу кырында көрәшкән.
Сугыш яугирләренең оныклары Гүзәл белән Рәсүл язмышларын бергә бәйли, һәм аларның уллары Солтан белән Әмирхан туа. әле кечкенә булсалар да, алар ерак бабалары турында шуны яхшы белә: бабалары безнең илне дошманнардан яклаган һәм җиңү яулаган, алар ярдәмендә без бүген тыныч тормышта яшибез.
Әйе, ничә ел, гасыр үтсә дә, хәтер яшәргә тиеш. Без барыбыз да Җиңүчеләрне онытмаска тиеш, хәтер бар икән, Җиңүчеләр дә исән булачак!
Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА.