Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
1 Май 2020, 02:23

"Без кичергән сугыш"

Фронтта булып, үлем белән күзгә-күз очрашкан сугыш ветераннары бүген инде калмады диярлек. Сугыш башланганда 18 яшьлек булганнар да бүген бит 93тә. Ул елларда бала-чага яки үсмер булган, тылда хезмәт салган шаһитларның да хатирәләре безгә кадерле вә кыйммәт бүген. Чөнки фронт белән тыл бер-берсеннән аерылгысыз сүзләр. Тылдан башка фронт була алмас иде. Бүген безгә тыл эшчәне Халидә Хәнипова сугыш вакытының ачы югалтулары һәм дүрт еллык тәмуг вакытында авыл интеллигенциясенең хезмәт бурычларын үтәве турында сөйләде. Туймазы районы Гафур авылында туып үскән Халидә Заһит кызы бүген Октябрьскийда яши. 40 ел гомерен ул иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе — педагогиягә биргән.


Фронтта булып, үлем белән күзгә-күз очрашкан сугыш ветераннары бүген инде калмады диярлек. Сугыш башланганда 18 яшьлек булганнар да бүген
бит 93тә. Ул елларда бала-чага яки үсмер булган, тылда хезмәт салган шаһитларның да хатирәләре безгә кадерле вә кыйммәт бүген. Чөнки фронт белән тыл бер-берсеннән аерылгысыз сүзләр. Тылдан башка фронт була алмас иде.
Бүген безгә тыл эшчәне Халидә Хәнипова сугыш вакытының ачы югалтулары һәм дүрт еллык тәмуг вакытында авыл интеллигенциясенең хезмәт бурычларын үтәве турында сөйләде. Туймазы районы Гафур авылында туып үскән Халидә Заһит кызы бүген Октябрьскийда яши. 40 ел гомерен ул иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе — педагогиягә биргән.
— Халидә апа, сугыш башлану турындагы куркыныч хәбәрне сез кайда ишеттегез? Халык бу хәбәрне ничек кабул итте?
— Миңа ул вакытта 14 яшь иде. Печән өсте. Туймазы районы Гафур авылында колхозда звено башлыгы идем. Миңа печән күтәрергә өч саплы сәнәкләрне җыярга кушылган иде. Фурманга басып, ындыр арты урамыннан кайтып киләбез, сәнәк-тырма төяп. Шул мәл куркыныч хәбәрне ишеттем. Бригада йортына барыбызны да җыеп, авыл Советына алып киттеләр. Тезелешеп бардык. Халык күп, барысының да күзендә яшь... Мәктәп директоры Саяпов абзый сугыш башлану турында хәбәр итте. Бу хәбәр барысы өчен дә көтелмәгән хәл булды, чөнки монда, фронттан еракта, тыныч тормыш бетүгә ышануы кыен иде...
1418 көн һәм төн белән саналган рәхимсез сугыш елларында миңа өч авылда яшәргә туры килде. Барысында да бер төрле юклык, сагыш, югалтулар... Бар авылда да кибет киштәләре буш, көн саен кирәк булган тоз, шырпы, керосин, сабын гына да юк, ичмасам. Барыбыз да мең төрле дөнья хәстәре белән гаҗизләнеп көн күрдек. Ул вакыттагы авырлыкларны кайта-кайта сөйләсәк тә, сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.
— Сугышның беренче көнен хәтерлисезме?
— Бу каһәрле көнне минем онытасым юк! Шул көнне үк сугышка озатырга дигән кешеләрне берәм-берәм чакыра башладылар. Гафур авылының баһадирдай ирләре сугышка озатылды, аларның бары тик өчесе генә исән кайтты. Сугышның беренче көнендә үк тормыш кинәт үзгәрде. Авыл халкы үзләренең якыннарын сугышка озатты. Авылда хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына калды.
— Халидә апа, белүемчә Сез 17 яшегездән укытучы булып эшли башлагансыз, шул чорда эшләгән укытучының вазифасы, авыл интеллигенциясенең җиңүгә керткән өлеше хакында сөйләгез әле.
— Сугышның соңгы елларында Иске Туймазы авылында укытучы булып эшләдем. Килү белән авыл яшьләре һәм укытучылардан торган оешманың комсомол секретаре итеп сайладылар. Минем исемгә адресланган бихисап телефонограммалар килеп торды — отчет бирергә, оештырырга, әзерләргә, үткәрергә, тапшырырга һ. б.
Илебезнең бөтен сулышы «Барысы да фронт өчен!», «Барысы да җиңү өчен!» дигән өндәмәгә буйсынып яшәгән чор. Ул елларда күрсәтмәләрнең үтәлешен һәрдаим «вәкил»ләр килеп тикшереп торды, җаваплылык көчле булды.
Укытучының иң беренче сугышчан бурычы — үз вазифасын кимчелексез башкару. Ул хезмәт тыныч вакытта да җиңелләрдән түгел. әмма бүгенге укытучы ул вакыттагы күренешне күз алдына да китерә алмый. Уку әсбаплары, дәфтәрләр юк, иске китапларга яздык. Язу карасын корымнан, агач каерысыннан ясадык. Укыйсы материалның текстын тактага язып, шуннан аңлаттык. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле кызыктыру алымнары кулландык. И, ул сугыш чоры балалары, никадәр мохтаҗлыклар кичерде... Тамаклары ач, юньле кием кия алмадылар. Балаларча шаярып, көлешеп тә йөрмәделәр. Күңелләре боек булса да, дәресне әйбәт үзләштерделәр. Класс саен берничә балага инде әтиләренең үлем хәбәре килгән. Мин җитәкләгән 1нче класста җиде баланың әтисе үлгән дигән хәбәре килгән иде. Хәсрәтле гаиләләргә аеруча игътибарлы булырга тырыштык.
— әлеге көндә без коронавирус инфекциясе аркасында үзизоляция шартларында яшибез һәм эшлибез. Мәкерле чир азмасын өчен бездән махсус тәртипкә буйсыну таләп ителә. әмма халык хәзер үз иркендә яшәргә өйрәнгән, һәм вакытлыча чарага да буйсынасыбыз килми. Иркенләп урамда йөрисе, аралашасы, каядыр барасы килә... ә менә сугыш вакытында халык ул кадәр юклыкка, ачлыкка ничек түзде, михнәтләрне ничек кичерде икән?
— Коронавирус дигән бәла бөтен галәмне куркуга салды, җан тынычлыгын җуйды. Каршыбызга җитди таләпләр куйды. әйе шул, халык бит артык иркенлеккә өйрәнгән инде, шуңа күрә тиз генә кискен тәртипкә буйсынасы да килми. Нишлисең, һәр вакыйга үзенчә сыный, үзенчә кыйный.
үзебезгә дә, әйләнә тирәдәгеләргә дә җаваплы булып, саклык чараларына буйсынып, тәртип саклап яшәсәк иде, Иншаллаһ, бу фаҗиганы да җиңәрбез, дип ышаныйк.
ә Ватан сугышы дигән афәт, ул кинәтлеге белән дә, дәһшәтлеге белән дә үтә авыр булды. Сугыш мәйданыннан меңнәрчә чакрым читтә яшәсәк тә, авыл халкы беренче көннәрдән үк сугышның көрәш, канкоеш, газап, үлем икәнен аңлады. Бер-бер артлы ир-атның китүе дә, бик тиз сиздергән мохтаҗлык та, яшәгән мохиттәге гадәти булмаган үзгәрешләр дә хәвеф, куркынычны арттырып торды. Авыл өстеннән көнбатышка таба самолетлар очуы, моторларының ярсып үкерүе ят һәм шомлы күренеш иде. Тимер юлы якын булгач, станциядән һәркөн күңелсез хәбәрләр кайта торды. Туймазының район больницасын госпиталь ясадылар. Сугыш кораллары тутырылган озын составларны да, авыр яралы сугышчыларны кайтаруларны да, вагон тәрәзәләреннән кул болгап сугышка озатылган яшь кызларны һ. б. халык күреп торды. «Каһәр суксын бу явыз немецны», дип ләгънәт укыдылар. Шуның өстенә, халык арасында ачлыктан корчаңгы, бет, трахома таралды. Махсус дарулар юк иде.
Бөтен кичерешләрне дә тасвирлап буламени инде? Кайчак уйлап куям, без бит бик яшь идек, бирешмәдек, шул «җиңүгә!» дигән көч этәргеч булгандыр. Мәктәпнең хуҗалык эшләрен дә үзебез башкардык. Яңа уку елына әзерләү өчен морҗаларны тазарту, аклау, тәрәзәләрне юып, икенче рамнарын кую, балчык басып, тышкы ягын сылау, агарту кебек эшләр үзебезнең өстә булды. Мәктәп өчен дә, укытучылар өчен дә кышлык утынны үзебез кисеп, үзебез ташып, кайткан утынны турап, штабельләргә өеп куя идек. җиңел булмады, куллар сөялләнеп бетә иде. Зарланмадык. Сугыш вакыты. Нуҗага чумган авыл халкы белән бергә эшләдек. Хәлләре никадәр мөшкел булса да, алар карусыз хезмәттә булды. Алар «Барыбер сугыш бетәр, илләр иминләнер, ирләребез кайтыр», — дигән өметкә сыенды. Авыл халкы шушы шартларда сабырлык белән тормыш кыенлыкларына түзеп, хәсрәтләрен бүлешеп яшәде.
— Төп вазифагыздан башка җәмәгать эшләрендә дә катнашу таләп ителгәндер бит?
— әлбәттә, мәктәптәге эшебез төп вазифабыз булса, җәмәгать эшендә кайнау — ул мәҗбүри сугышчан бурыч иде. Тылдагы һәр укытучы мобилизациядә — нинди булса да эшне башкару өчен тулы хәзерлектә булырга тиеш иде. Партиянең көчле пропагандасы — фронтны һәм тылны изге максатка — җиңүгә юнәлтеп, бер йодрыкта тоту өчен төзелгән таләп иде. Без һәр күрсәтмәне гадел башкарырга тырыштык. Барыбыз да шул чордагы идеологиягә ихлас бирелгән идек.
Авыл Советына, колхоз идарәсенә югарыдан тәгаенләнгән өзлексез боерыкларны, таләпләрне үтәү башлыча укытучылар иңенә төште.
Безнең һәр иртәбез авыл советындагы бердәнбер тәлинкәле радиоалгычтан советинформбюро хәбәрләрен тыңлаудан башланды. Радио һәм гәзит — төп мәгълүмат чаралары иде, дикторның һәр сүзен көннекен көнгә халыкка җиткереп тордык.
Бүген, әлбәттә, радио дигәнгә берәүнең дә исе китми. Ул заманда бит радио юк, электр юк, телефон белән телевизор дигәнне ишеткән дә юк. Яшәү хәлләре авыр. Авыл халкы, колхозчылар бөтен рәнҗешләрен җиңәргә тырышып, өмет белән безнең килүне көтеп тордылар. Райондагы, колхоздагы яңалыкларны яктыртып «Боевой листок»лар чыгарып, халыкны рухландырырга тырыштык.
Көнен төнгә ялгап йончыган авыл халкына кырыс карарлар өстәлеп торды. Ит, сөт, май, йомырка тапшыру, төрле салымнар түләү йөкләтелде. Шуларны халыктан җыярга укытучыларны мәҗбүриләделәр. Юк икәнен белә торып, кат-кат кеше йортына барып керү безгә бик кыен иде. Без бит шул ук вакытта халыкны төшенкелеккә бирелүдән сакларга, боегудан араларга, җиңүгә ышандырырга тиеш агитаторлар да идек.
Комсомол оешмасының иң зур һәм җаваплы бурычы — авыл яшьләрен активлаштыру иде. Яшьләр белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Алар җәмәгать эшләренә, һәр чарага җәлеп ителде. җиңүгә ышанып, югары уңыш алу бригадалары төзеп, ярыша-ярыша эшләделәр, хезмәт алдынгылары булып, сугыш вакытында ук орденнар, медальләр белән бүләкләнделәр. Аларның исемнәре Иске Туймазы мәктәбе музеенда кадерләп саклана. Колхоздан һәр эшкә чыккан көнгә аз булса да он бирәләр иде, аннан да каласы килмәде, һәр төрле эшкә дә катнаштык. Рәхәтен дә, кыенын да бергә үткәрдек. Бу безнең яшьлек. Без кичергән сугыш.
— Хатлар дип сүз башлаган идегез...
— әйе, хатлар... Яза башласаң, зары да, сүзе дә җитәрлек. Ул заманда бердәнбер тәэсирле өмет чыганагы — хатлар иде инде ул! Фронттан килгән хатлар!
әлеге кесә телефоннары, СМС хәбәрләр белән яшәүчеләр аңламыйлар инде ул хәлләрне. И, сабырсызланып, газапланып хат көткән чаклар! И, хат алып сөенгән, куанган мизгелләр!
Хатлар аша аралашуга хөкүмәт бик игътибарлы булды. Хатлар көтелде дә, язылды да. Почта даими эшләде. җитди цензуралар үтеп, өчпочмаклы хатлар килеп торды. Пуля астында, землянкада, окопта, сазлыкта язылганнары да, яхшы хәбәр дә, күңелсезе дә бик тиз авылга таралып, уртак шатлыкка яки уртак хәсрәткә әйләнде.
Ул елларда укый-яза белүчеләр дә аз иде. Фронттан да башка кешедән генә яздырган хатлар килә. Авылда да хат язучы эзләп йөрү — гадәти хәл. Безгә, укытучыларга, бик күп килгән хатларны укырга да, бик күп җавап хаты язарга да туры килде. Шул хатлар аша авыл халкының хәсрәтенә, шатлыгына, хыялына, ядкәренә, әманәтенә, васыятенә, хушлашуына, гомумән, серләренә шаһит булып яшәдек. Хатлар кавышу көннәрен якынайтырга ышаныч тудырды, дошманга нәфрәт хисләре тәрбияләде, бөтен сабырлыгыбызны арттырып, түзеп яшәргә этәргеч көч булды. җиңү авазы ишетелгәнче, аннан соң да халык белән, барысын бергә күреп яшәдек.
— Халыкны күтәрергә, күңел төшенкелегеннән арындырырга нинди чаралар файдаланылды?
— Мин әле купшы сүзләр өстәүне дә, артык мескенләнеп, кызгану хисләре уятырга да теләмим. Ни күргәнмен, ничек күргәнмен, шулай сөйлим. Хәзер сугыш вакытындагы вакыйгаларны төрле төсмерләргә буяучылар бар.
Язмышлар кыл өстендә торганда да, хөкүмәт илебезнең нигез ныклыгын, куәтен төрле чаралар аша раслап торды. Фашистның иң котырынган «Мәскәүне алам!» — дип аҗгырган чагында, 1942 елның мартында, «Советлар союзы гимны» язылып, радиодан тапшырылды. Тиз арада Туймазыга җыеп, аның сүзләрен һәм музыкасын өйрәттеләр. Гимн халыкларның бердәмлек символы булып, җиңү маршы булып яңгырады, кыюлыкны арттырды.
Гомумән, сугыш елларында җырның даирәсе киңәйде, репертуары үзгәрде. Олылар да, яшьләр дә, клубта да, урамда да, эштә дә җырладык. Бу гади күңел ачу түгел иде. Бу илдәге хәлнең ачы сулышыннан талчыккан халыкның беразга гына булса да михнәтен оныттырып, яшәү көче алу чарасы иде.
Спектакльләребезне карарга да олылар йөрде. Чөнки әдәби тел, сәнгать теле — ул рухи корал. Сәхнәдәге образ чын герой булып, дөреслеккә якынлаштыра. Менә шулай бөтен булмышыбызны Ватан иминлеге өчен, җиңү өчен багышлап, фронт һәм тыл бердәмлеген ныгытуга көчтән килгәннең барын да эшләп, сугыш елларында авыл укытучысы өлешенә төшкән бурычны намус белән үтәдек.
...Бөек җиңүгә 75 ел тулуга карамастан, сугыш еллары турындагы истәлекләр Халидә апаның әле дә бүгенгедәй хәтерендә. Ул үзе хәтерләгәннәрне, белгәннәрне безгә дә җиткерде. үзенең тәүге 1нче классы балалары турында елый-елый сөйләде, «кайберләренең киеп килергә күлмәкләре дә булмый иде» — дип искә алды ул. Күлмәк булмаса да, укырга, белем алуга теләк көчле булган халкыбызда.
Тылда Бөек җиңүне якынайтучыларның фидакарь хезмәте үзе үк сугышчан батырлыкка тиң, минемчә. Аларның батырлыгына таң калырлык ич! Күп еллар узды һәм без, сугыш вакытында яшәгән һәм хезмәт иткән кешеләрнең оныклары, оныкчыклары, аларның бөек батырлыкларын кадерлибез һәм баш иябез.
Читайте нас: