Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
26 март 2020, 15:49

Төрекмән егете — ил бөркете!

26 мартта якташыбыз, Бөек Ватан сугышы герое Мөҗәһит Хәйретдиновның тууына 119 ел тула

Туган җиребез тынычлыгы, аның азатлыгы хакына үз гомерен аямыйча көрәшкән ил каһарманнары турындагы хатирәләр халкыбыз күңелендә мәңге сакланачак.

Исемнәре тарих сәхифәләренә уелып калган батырларның берсе — шагыйрь һәм прозаик, Төрекмән авылының батыр улы Хәйретдин Мөҗәй. Үлем җәзасы каршында да Ватанга чиксез мәхәббәт, фашистларга нәфрәт тулы әсәрләр иҗат иткән шәхес ул. 43 ел гомере эчендә күп батырлыклар эшләргә өлгерә Мөҗәй. Көчле ихтыярлы, кайнар йөрәкле, илгә тугры яугирнең туган көне билгеләнгән мизгелдә аның кыска, әмма фәһемле вакыйгаларга бай тормыш юлын тагын бер тапкыр күңелләрдә яңартыйк...

М. Хәйретдинов 1901 елның 26 мартында Туймазы районының Төрекмән авылында дөньяга килә. Якташның язу сәләте яшьли ачыла. 18 яшендә Кызыл Армиягә алынганнан соң аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза: озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Урта Азиядә басмачы, кулакларга каршы көрәшә, япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә: гәзит-журналларда шигырьләре, очерк, хикәяләре еш басыла.

Мөҗәһит Хәйретдинов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә. Полк командиры була, подполковник дәрәҗәсенә ирешә.1942 елда Харьковка һөҗүм вакытында полкы белән дошман чолганышында кала. Тигезсез алыштан соң яралылар, шул исәптән подполковник Х. Мөҗәй дә, әсирлеккә эләгә. Батыр якташ лагерьда да илбасарларга каршы көрәшне дәвам итә. Ул яшерен хәрби оешма җитәкчеләренең берсе була. Кызганычка каршы,1943 елда гестапо кулына эләгеп, Дахау концлагерена озатыла һәм озак газаплаулардан соң үлемгә хөкем ителә. 1944 елның 4 сентябрендә туксан ике тоткынны, шул исәптән Мөҗәйне дә фашистлар атып үтерә...

Төрекмән авылының батыр улы — Мөҗәһит Хәйретдинов явыз дошманга каршы корал белән дә, үткер, очлы каләм аша да көрәш алып барган. Туган җиребезнең матурлыгын шигырьләрендә данлаган, аның азатлыгы өчен башын салган якташ турындагы хатирәләр күңелләребездә мәңге яши, алар телдән-телгә күчеп, яшьләргә изге ядкарь буларак тапшырылып бара. Бу хәтер чараларында да чагылыш таба. Ел саен «Нур» клубы биләмәсендә Мөҗәһит Хәйретдинов истәлегенә митинг оештырыла. Ә инде 2001 елдан иҗатчылар арасында М. Хәйретдинов премиясенә бәйге үткәрү күркәм гадәткә кертелде. Әлеге чаралар яшь буынны ватанпәрвәрлек рухта тәрбияләү, иҗади сәләтне үстерү, туган якны өйрәнү һәм мәдәни-агарту эшчәнлегенә булышлык итү максатын күзаллый.

Чын батырлык һичкайчан да онытылырга тиеш түгел. Бу иң беренче чиратта үзебез һәм киләчәгебез өчен кирәк...

Л. ГАБИТОВА әзерләде.

Читайте нас: