Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
18 март 2020, 17:53

Язмыш сынаулары чыныктырды безне...

Кызык кына бу дөнья дигәнең. Мәкалә-язма геройларың белән көтелмәгән юллар аша очраштыра да куя кайчак. Уйламаган-нитмәгән җирдән...Берничә ел элек Ютазы төбәге вәкилләренә багышланган «Еллар агышы, буыннар язмышы» китабын (авторлары — Р. Хәбиров, Т. Йосыпова) татарчадан урысчага тәрҗемә итәргә туры килгән иде миңа.Әлеге китап геройларының берсе — Мөсәвәрә Шәрифулла кызы Сөнәгатуллина белән янә юлларыбыз кисешергә насыйп булды.

Кызык кына бу дөнья дигәнең. Мәкалә-язма геройларың белән көтелмәгән юллар аша очраштыра да куя кайчак. Уйламаган-нитмәгән җирдән...
Берничә ел элек Ютазы төбәге вәкилләренә багышланган «Еллар агышы, буыннар язмышы» китабын (авторлары — Р. Хәбиров, Т. Йосыпова) татарчадан урысчага тәрҗемә итәргә туры килгән иде миңа.
Әлеге китап геройларының берсе — Мөсәвәрә Шәрифулла кызы Сөнәгатуллина белән янә юлларыбыз кисешергә насыйп булды.
Балачак яралары эзсез югалмый
Мөсәвәрә апа 1930 елның 18 мартында дөньяга килгән. Әтисе Шәрифулла Гобәйдуллин Ютазы тимер юлында эшләгән. Нәкъ менә шунда хезмәт салуы коткара да инде аның газизләрен хәтәр елларда... Мәсьәләгә беркадәр ачыклык кертү максатында, Мөсәвәрә апа истәлекләренә мөрәҗәгать итик. «Әтиемнең әтисе Гобәйдулла бабай, вак сәүдәгәр булып, Абдуллин һәм Бөгелмәдән авыл халкы өчен кирәкле әйберләр ташыган, аларны үзе салган таш кибеттә саткан. Кызганычка каршы, 60 яшендә үк якты дөньядан мәңгелек йортка күчә ул... 1926 ел була бу. Күмәк хуҗалык чоры башлангач, әнием бабайдан калган 7 сыер, 4 атны биреп, колхозга керә, арытаба шунда эшли дә.
Ләкин 1934 елда көтелмәгән хәл килеп чыга. Инде сигез ел элек үлгән бабамны спекулянтлыкта гаеплиләр. Без яшәгән йортны спекулянт налогы өчен сатылган, дип баралар. Авыл куштаннары шундук карар чыгара: Гобәйдуллиннар гаиләсен өйдән куарга!»
Башбаштаклык моның белән генә тәмамланмый әле. Кулак баласына тиеш түгел, дигән сылтау белән, Шәрифулла аганың хәләле Газизә апаны да колхоздан эштән чыгаралар. Малларын кире үзенә кайтармыйлар, әлбәттә. Шәрифулла аганың тимер юлда хезмәт итүе аркасында гына бала-чага ачтан җәфа чикми...
Ахыр чиктә Гобәйдуллиннарның йортын да мәктәпкә дип тартып алалар. Урамда калган биш балалы гаиләне зур әниләре — Шәрифулланың бертуган абыйсының хатыны сыендыра: идәнсез-түшәмсез келәтләренә кертә. Барыбер да урамда интегү ише түгел... «Каты суыклар башлангач, зур әни безне үзләре җиде җан яши торган уналты метрлы өйләренә кертте. Без дә җидәү, ундүрт кеше булдык».
Ни генә булмасын, адәм баласы барыбер чыдый икән. Гобәйдуллиннар да сынмый. Гәрчә туктаусыз кеше тупсасын тапарга туры килсә дә. Көннәрнең берендә язмыш кояшы, ниһаять, бичара сабыйларга йөзе белән борылгандай итә. Вакытлыча Үзбәкстанга юлланучы авылдашларының йортында яшәп торырга ниятли әти кеше. Әлеге йортта гомер кичерү мәлендә гаилә янә бер кызчыкка арта. «Һәр сабый үз бәхете белән туа», диләр, хактыр. Мәктәпкә дип тартып алынган өйләрендә вакытлыча яшәп торырга рөхсәт итәләр Гобәйдуллиннарга. Инде тагын янаулар башлангач, ана кеше Ютазыга район судьясына барырга ниятли. «Тикшерербез», дип вәгъдәли судья. Авыл советы рәисен чакырталар. Тегесе: «гаилә башлыгы бер җирдә дә эшләми, элек ялчы да тотканнар, йорты спекулянт налогы өчен мәктәпкә сатылган», дип ялганлый. Шәрифулла аганы чакырталар. Ул исә дәлиллеккә тиешле документларын, хезмәт урыныннан характеристикаларын алып бара. Шактый тикшерүләрдән соң, «өегез беркайда да сатылмаган», дигән җавап хаты килеп ирешә. Авыл клубында, бөтен халык катнашлыгында, ачык суд була. Ниһаять, Гобәйдуллиннарның кулак түгеллеге ачыклана! Ә инде ялчы тотуга килгәндә, 1921 елгы каты ачлыкта Шәрифулла агайлар 13 яшьлек бер ятимне үзләренә тәрбиягә алган булганнар икән... Кыскасы, дөреслек өскә калкып чыга, хаклык үзенә юл яра!
Кайчандыр «кулак кызы» дип, пионерга алмасалар да, комсомолга керә Мөсәвәрә. Чөнки бу вакытта әти-әнисе икесе дә колхозда хезмәт куя, берсе тимерчелектә, икенчесе умартачылыкта эшли. Тормышлар аз-маз үз рәтенә кергәндәй тоела. Ә озакламый...
Күз яшьләре аша килде Җиңү
«Мин өченче классны бетергәндә сугыш башланды, — ди Мөсәвәрә ханым. — Хәтеремдә ул афәтле көн. Атлыларны кырда эшләүчеләргә хәбәр салырга җибәрделәр. Бөтен халык авыл советы янында җыелды. Бердәнбер радио шунда иде. Митинг булды. Китте кычкырыш-елаш... Шунда ук кешеләрне солдатка алырга тотындылар. Бик күп ир-егетләребез китте фронтка. Авылда калган олылар белән беррәттән бала-чага да эшкә җигелде. Мәктәпне дә ташламадык. 20 майга кадәр укыйбыз, октябрь урталарына хәтле колхоз эшендәбез. Кыш көне солы чүпләү, җәй көне чүп утау кебек эшләрдә катнашабыз. Кырда ярты нормага эшли идек. Үгез җигеп, көлтә дә ташыдык. Алтынчы классны бетергән елны 35 кешегә аш пешерүче итеп куйдылар үземне. Кырда казан асып, астына утын ягып әзерләшле. Кеше башына 200 грамм арыш оны бирелә. Шуны аш итеп пешерергә кирәк... Яшьтәшләрем кебек, колхозның бөтен эшләрендә дә «йөзәргә» туры килде инде. Ул чактагылар искә төшсә, күз яшен тыеп булмый. Яз көне черегән бәрәңге дә ашады бичара халык, үләне дә калмады. Ачлыктан да яман нәрсә юк, җаннарым...»
Бөек Җиңү көнен дә бүгенгедәй хәтерли Мөсәвәрә апа. Ул чакта дәү кыз була ич инде ул, җиденче сыйныф укучысы! Кояшлы матур көн. Авыл советыннан куанычлы хәбәр җиткезәләр: «Сугыш беткән!» Һәммә халык шул тарафка агыла. «Искитмәле бәйрәм булды ул. Бөтенесе җырлый-көлә, шатлыктан елый. Ул көнне беркем дә кире эш урынына бармады», дип хатирәләргә бирелә ветеран.
Мәктәптә ул чорда 270 бала белем ала. Шулардан 12 малай-кызга, шул исәптән Мөсәвәрәгә дә, «Намуслы хезмәте өчен» медале тапшырыла. Бөек Җиңү таңын арттыруга үсмер балалар да лаеклы өлешен кертә ич.
Кичәге тәрбияче булмый
Мөсәвәрә Шәрифулла кызы унынчы сыйныфны күрше авылга йөреп тәмамлый. Аягына катлаулы операция ясату сәбәпле, арытаба укуын кичектерергә туры килә... Бәйрәкә урта мәктәбенә өлкән пионер вожатый сыйфатында тәгаенләнә. Ныкышмалы-үҗәт, җитез-уңган кыз вакытын бушка уздырмый, Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлый. Арытаба Туймазы районында башлангыч сыйныфларга белем бирә. 1954 елда исә авылдашы Мөгамбәр Сөнәгатуллинга кияүгә чыга. «Армиягә киткәндә чигүле кулъяулык бүләк иткән идем үзенә. Солдат хезмәтеннән исән-имин йөртеп кайтты, кире миңа бирде бүләгемне», ди. Җырларда көйләнгән, әсәрләрдә данланган Тугрылык, Мәхәббәт тойгысы нәкъ шундый буладыр ул. Бүгенге сылуларыбыз-батырларыбызга чын мәгънәсендә өлге-үрнәк.
Саф-эчкерсез сөю хисен озак елларгача саклый гүзәл пар. 1960 елда Иске Урыссуда төпләнәләр, йорт салып керәләр. Биш балага гомер бирәләр. Гаилә башлыгы беренче класслы шофер була. Хәләле интернатта өлкән тәрбияче. Өстәвенә хуҗалыкта да өлгәшергә кирәк. «Иртәнге дүрттә торам, — дип искә ала Мөсәвәрә ханым. — Өй җылыту,
мал карау, балаларга ашарга юнәтү ише мәшәкать белән вакыт узып та китә. Интернатка юнәләм. Укучыларымны уятам, мәктәпкә озатам. Өйгә кайтып тамакка әзерлим дә, тагын эшкә йөгерәм. Дәресләрен караган балаларга күз-колак булырга, сабакларын әйбәтләп аңлатырга кирәк. Шул рәвешле кичке тугыз җитә. Төнге тәрбиячене көтеп алам. Алай да тиз генә кайтып китәм димә, четерекле хәлләр әледән-әле чыгып кына тора. Илле балада илле төр холык, кем әйтмешли». 34 ел гомерен багышлый мөгаллимә яраткан хезмәтенә. Ә бит йортында сабыйлары, ире генә түгел, авыру каенатасы да зарыгып көтә. Һәркайсына игътибар-наз бүлү мотлак. «Дөресен генә әйткәндә, мин балаларга корырак, таләпчәнрәк булдым, кечкенәдән эшкә җәлеп итәргә тырыштым. Мөгамбәр киресенчә, ипле-тыйнак, басынкы холыклы иде. 1984 елда вафат булды тормыш иптәшем...»
Бүгенге көндә әңгәмәдәшем төп нигездә Рәфис улы гаиләсе белән бергә гомер кичерә. Ифрат канәгать көнкүрешеннән. Килене Альбинаны мактап туялмый. «Өйдәге тынычлык, иминлек турыдан-туры аңа бәйләнгән. Һич тавыш күтәреп дәшмәс, каты бәрелмәс. Һөнәре буенча пешекче киленем. Әзерләгән ризыклары телеңне йотарлык!», ди куанып. Оныклары да уңышлары белән шатландырып тора. Яхшы укыйлар, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылалар. Дәү әнисен очрашуыбызга алып килгән оныгы Нияз: «Әбиебез — йортыбызның яме», ди. Шулай булмый ни, нәни чакларыннан ук оныклары янәшәсендә ич дәү әниләре. Бөтен хуҗалыкка ышанычлы күз-колак, ныклы терәк-йозак.
Озын гомерлелек сере — эшчәнлектә
Аңлашыла ки, Мөсәвәрә апаның газизләре инде күптән үз куышларын корган, уңган-алдынгы һөнәр ияләре булып танылуга ирешкән. Люзия кызы, мәсәлән, байтак еллар страховкалау оешмаларында намуслы хезмәт куйган. Әлеге вакытта Азнакай районында яши. Люция Казан шәһәрендә гомер кичерә. «Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек. Полиграфия-нәшрият тармагында дәрәҗәле, абруйлы белгеч. Инде улларына килсәк, алар үз төбәкләрендә дөнья көтә. Рөстәм — Урыссуда, химия заводында хезмәттә. Югарыда телгә алынган Рәфис улы — шофер. Һәм, ниһаять, кече кызы Илсөя. Яшәве Балык Бистәсендә, шәфкать туташы белгечлеге алган. Әлеге мәлдә эшкуар, үз кибетләре бар. Инде нәсел дәвамчыларын исәпләп китсәңме... Унике онык, җиде оныкчыкка ия бәхетле Ана, Дәү Әни! «Кунактан кайтып кергәнем дә юк, — ди шаяру катыш апабыз. — Туганнарымның балалары да чакырып кына тора, рәхмәт төшкерләре. Үземчә күчтәнәчләр әзерлим, булдыралганча бәйлим. Элекке кебек түгел инде, нишлисең. Җебен дә җегерли, әллә күпме әйбер дә тегә-бәйли идем заманында. Олыгайдым шул...»
Монысы белән килешеп бетмәс идем шулай да. Туксан яшь тулуына карамастан, һич тә төс ташларга ашыкмый әле гүзәл зат! Пөхтә-зәвыклы итеп киенгән, аеруча күркәмлек-нәфислек өстәүче бизәнгечләрен дә онытмаган. Афәрин!
... Әңгәмәдәшемне тыңлыйм да, вакыт-вакыт күңелдә «калкып чыккан» сорауны бирми түзәлмим. «Хәерле озын гомернең, искитмәле зиһен-хәтер саклануның сере нидә икән?» Хикмәте бардыр, Мөсәвәрә Шәрифулла кызы күпчелек вакыйгаларны, даталарны, исем-шәрифләрне яттан белә, әйтерсең лә бөртекләп хатирәләр сандыгында саклый. Ни җитте яшьләргә дә хас түгел бит мондый да хәтер үткенлеге! Соравыма каршы катгый җавап та алам. «Озак яшәүнең иң мөһим сере — эшчәнлектә, минемчә. Өйдә генә ятканнар туктаусыз зарланалар, имеш, чирлим, теге җирем борчый, монысы... Йөрергә, хәрәкәтләнергә тырышырга кирәк! Замана авыр, дип уфтанучылар да җитәрлек хәзер. Кайтарырга иде, минәйтәм, андыйларны элекке вакытларга, белерләр, күрерләр иде чын кыенлыкны! Теләгән кешегә эш бар ул, ялкауланма гына... Яшьләргә белемнәрен арттырырга, хезмәт урыннарында тырышып тәҗрибә тупларга, гаиләдә тынычлык сакларга киңәшем. «Шау-шу чыкса, өйдән бәрәкәт кача», дип кисәтәләр иде безне әти-әниләр».
«Ә зиһен аеклыгы, фикер тирәнлегенә килгәндә?» «Халыкара, ил, республика яңалыкларын даими тыңлап-карап барам. Сәясәт белән кызыксынам, — дип аңлата Мөсәвәрә Сөнәгатуллина. — Татарча сериаллар карыйм. Һәр нәрсәгә төгәл вакыт бүлергә омтылам. График сыман. Шулай җиңелрәккә туры килә. Хәтерне дә тәртиптә тотарга булыша. Элек-электән шигърият, җыр-моңга гашыйкмын. Әйткәндәй, сыйныфташым, туганым-ахирәтем Зәйтүнә Әбрарова да һәвәскәр шагыйрә. Ифрат ошый миңа аның иҗаты. Үткәннәргә кире кайтара кебек...»
Ханым кисәк уйчанланып китә, алчак йөзенә моңсулык йөгерә. Аңлашыла да, чордашлар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара ич. Үз авылларында сугыш беткән елны җиденче сыйныф тәмамлаган 24 кешедән бүген нибары өчәү калганнар. Вакыт аяусыз... Күптән түгел Мөсәвәрә Шәрифулла кызына тантаналы рәвештә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырганнар. Бихисап медаль-бүләкләргә яңасы, кадерлеләрдән-кадерлесе өстәлгән. Әйе, Бөек Җиңүгә — 75 ел. Азатлык өчен корбан булганнар хөрмәтенә һәйкәлләр, обелисклар куела, исемнәре алтын хәрефләр белән тарих битләренә теркәлә. Батырлар үлемсезлеккә таба атлый...
«Мәктәпкә, клубка, авыл советына чакырып кына торалар, онытмыйлар. Моңарчы гел сөйли идем сугыш елларында кичергәннәрне, баштан узган михнәтләрне. Хәзер булмый, шундук күңелем тула, йөрәк сыкрый. Сөйләмим башкача...» Мөсәвәрә апа ирексездән тулган күз яшьләрен сөртеп ала. Ә мин янә өстәлдәге фотосурәтләргә караш салам. Ерак-томанлы еллар аша чал чәчле, олпат әңгәмәдәшемнең газиз туганнары, якыннары бага ул сурәтләрдән. Кабатланмас хатирәләр шаһитлары белән күзгә-күз әңгәмәбез дәвам итә...
Читайте нас: